Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гулина ислед.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
08.09.2019
Размер:
2.06 Mб
Скачать

III. Йомгаклау.

Авылым тирәсендәге атамаларның килеп чыгышы гаять кызыклы булуы ачыкланды. Борынгы бабаларыбыз элек-электән ирекле булганнар, игенчелек ,терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, солы ,күбрәк арыш үстергәннәр, киндер чәчкәннәр. Халыкның чәчүлек җире күп булган, арткан ашлыкны Петербургтан килгән сәүдәгәр Стахеев килеп җыеп йөргән.. Кичкутан халкы үстергән ашлык су юлы белән Германиягә, Франциягә, Англиягә озатылган. Киндердән май алганнар, эрләп киндер тукыма тукыганнар. Минзәлә базарында киндер тукыманы бик теләп алганнар, чөнки ул сыйфаты белән башкалардан аерылып торган.

Нәтиҗә. Әлеге эзләнү эшен төгәлләп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: 1. Атамаларнын күпчелеге төрки халыкларның исемнәреннән килеп чыккан. Моны шуның белән аңлатырга була, Кичкутан авылы якын-тирә авыллар арасында ирекле булып саналган, алпавытларга буйсынмаган, шуңа күрә һәр хуҗалык аерым җиргә ия булган.Әлеге җирләр бүгенге көндә дә аларның исемнәре белән йөртелә. 2.Авылыбыз Удмурия республикасы белән чиктәш булганлыктан, фин-угыр теленнән кергән атамалар да бар. Мәсәлән: авыл исеме Кичкутан, Тирәншур , Ефрим чокыры шуның ачык дәлиле. 3.Рус теленнән кергән атамалар да очрый: Луч болыны, Чисна (Честный) чокыры. 4.Авыл тарихы ил тарихы белән, хәтта Европа илләре тарихы белән дә бәйле икәнлеге ачыкланды. Беренчедән, безнең җирләрне 1774 елдагы тарихи вакыйгалар читләтеп узмаган. Пугачев отрядларына кушылып безнең якташлар да ил тарихына күпмедер өлеш керткән. Икенчедән, 1918 елда якташларыбызга Колчак армиясенең ерткычлыгы, Азин дивизиясенең батырлыгы шаһиты булырга туры килә.Өченчедән, туган җиребездә үскән икмәк, сәүдәгәр Стахеев тырышлыгы белән, Европа илләренә кадәр барып җиткән.

Кулланылган әдәбият:

1. З.Ш. Фәррахов. “Кичкетаңым – гүзәл ягым” Казан,“Идел-Пресс”, 2010 ел.

2. Р.Ф.Мәрданов “Әгерҗе төбәге тарихы”, Казан, 2000 ел

3.В..Имамов. “Яшерелгән тарих”,”Яр Чаллы”, 1993 ел.

4. М.Г. Атаманов,История удмуртии в географических названиях,Ижевск,1997 год.

5. М.Г.Худяков,Очерки по истории Казанского ханства.(1923 елгы материалның яңадан басылган варианты), Казань, 1990 год.

Авылыбыз уртасыннан агучы “Изге чишмә”

Кичкетаң авылының бүгенге күренеше.

Чигер елгасы.

Иж елгасының Чулман елгасына койган урыны.

Бэлэкэй болыннан Кичкетаң авылының гомуми күренеше.

Каһир капкасы булган урын.

Иж суларын мәңге онытмассың, ярларын бер әгәр буйласаң!

17