Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гулина ислед.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
08.09.2019
Размер:
2.06 Mб
Скачать

2.3 Терминология

Ономастика – лексикологияның ялгызак исемнәренең төрләрен өйрәнүче тармагы.Ономастика топонимика, антропонимика һ.б тармакларга бүленә

Топонимика –ономастиканың географик объектларын өйрәнүче тармагы.

гидронимия ойконимия оронимия

Антропонимика – ономастиканың кеше исемнәре белән бәйле атамаларыни өйрәнүче тармагы.

Гидронимия – су(елга, күл,инеш,чишмә,диңгез) исемнәрен туплый .

Ойконимия – торак, авыл, шәһәр исемнәрен туплый.

Оронимия – җир өстендәге күренешләрнең, әйберләрнең исемнәрен туплый.

2.4 Авыл тирәсендәге су чыганаклары(гидронимия).

1.“Изге чишмә” - авылыбыз уртасында урнашкан. Беренче кешеләр нәкъ менә шушы чишмә янына килеп утырганнар. Чишмәләрдән агып чыккан су, башта беренче күлгә агып төшкән, аннан икенчесенә, ә икенчесеннән урам аша түбәнгә, болынга агып зур күл ясалган.Бу күлләрнең берсе генә калган,чишмәләр саеккан. Хәзер чишмәләр чыга торган урынны чүп-чар төшмәслек итеп агач корылма белән әйләндереп алдылар, бизәкле пыялалар куеп матурладылар. Изге чишмәнең суы тимер торбадан агып чыга да, төсле ташлар белән бизәлгән түбәнлеккә агып төшә. Шунда ук өстәл һәм утыргычлар куелган.. Яз көне мәктәп укучылары чишмә тирәсенә чәчәкләр утыртаталар. Менә дигән ял урыны ул безнең. 2.Иж елгасы - Авылның көнчыгыш ягыннан ага, бераз түбән төшеп тау астында Чулманга килеп кушыла да, күз күреме җитмәслек булып киңәеп китә. Тау өстеннән караганда, искитмәле манзара ачыла: су өстендә акчарлаклар оча, пароходлар, катерлар, көймәләр йөзә, дулкыннар ярга бәреп уйный

3.Чигер елгасы - авылның көньягында,Барҗы-Умга авылыннан агып төшүче Барҗы суын безнең авыл кешеләре Чигер диләр. Чигер турыннан су элеккеге Кичкутанга Коры Барҗы чокырларыннан аккан булырга тиеш. Атаманың килеп чыгышына килгәндә, суны “чигереп”, юлын борганга шулай аталадыр дигән фикер белән килешергә була.

4.Чияле елгасы - авылның төньягында, Удмуртиянең Алнаш районы Чияле авылы ягыннан агып килә дә, Иж елгасына кушыла. Аның башы Удмуртиянең Барҗыбаш авылында. Чынлыкта ул Барҗы суы. Халык телендә авыл исеме белән Чияле елгасы дип атала.

2.5 Кеше исеме белән бәйле атамалар (антропонимика). 1.Әмәт буасы - Авылдан көньяк-көнбатышта урнашкан. Әмәт исемле кешенең җире булганлыктан, җир хуҗасы исеме белән йөртелә. Ике чишмәсеннән агып төшкән суны малларны эчерү өчен буганнар “Әмәт буасы” яры өстендә таш чыгарыла, йорт җиткерүчеләр фундамент салу өчен таш алганнар. Хәзер печәнлек җире. 2.Каһир капкасы - Авылдан төньяк-көнбатышта урнашкан . (Каһир карт әтием ягыннан миңа карт бабай тиешле).Авыл халкы Каһир картның җирләре аша югары басуга атлар белән узып йөриләр. Биләмәсен таптатмас өчен Каһир карт үз җиренә челтәрләп капка эшләп куя. Ул капка күптән юк инде,Шуннан исеме генә калган. 3.Кәни тавы - коесы, ял урыны булган. Авылдан 1,5 км. чамасы таудан төшкән вакытта арба тәгәрмәчләрен бәйләп төшә торган булалар, хәзер ул тигезләнгән. “Кәни тавы” атамасы гына калган, ул Кәни исемле кеше белән бәйле булуы ихтимал. 4.Нугай чокыры - Авылдан көньяк-көнбатышта урнашкан, Нугай исемле кеше бу чокырда әрлән аулаганда алтын-көмеш тәнкәләр таба, баеп китә. Аның исеме белән йөртелә.Элек тирән чокыр була, төшкән вакытта ат арбалары бәйләп төшерелә, хәзер сөзәкләнгән. 5.Мортыйныкылар тавы – Барҗы-Умга авылыннан агып килә торган су буена, кешеләр 18 нче йөзләрне килеп урнашалар, су тегермәне дә җиткерәләр. 1935 елларда 10-15 хуҗалык була, 1941 елларны Барҗы –Умга авылына күчеп утыралар. Тау буендагы ике катлы йортны Барҗы-Умга авылына күчереп салалар – колхоз конторасы итеп тотыла. 6.Фәррах тавы – 20 гектар чамасы, чокырдан агып чыга торган чишмәсе дә бар. Фәррахның өч улы урманны чистартып, яндырып, ашлык чәчкәннәр. Удмуртиянең Алнаш районына кергән Варзи-Ятчәдән Куҗабайга бара торган юл өстендә 7. Шәйхи коесы – Авылдан көньяк-көнбатышта урнашкан, Шәйхи исемле кешенең җире, шунда өе булган, чишмәсенә бура төшерелгән, суы хәзер дә агып тора. Урып-җыю вакытында монда колхозчыларга аш әзерләү өчен вагон торган. 8.Якуп чокыры - Авылдан төньяк-көнбатышта урнашкан.Җир хуҗасының исеме белән йәртелә. Якупныкылар урманнарны кисеп, яндырып, чәчүлек җире ясаганнар. Чокыр эчендә ага торган чишмәсе дә бар. Суы салкын, тәмле. Монда җир җиләге бик уңа. Җиләк җыеп арыгач, Якуп чишмәсендә юынып хәл алабыз, эчеп сусынны басабыз.Чокырдан агып чыга торган чишмә Казак буасына коя. Хәзер авыл халкының печән чабу урыны.