Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Радлов.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
29.36 Кб
Скачать

“ Белек” дәреслегенең тарихи кыйммәте.

Моннан 127 ел элек төзелгән “Белек” дәреслегенең тарихи кыйммәте түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. “Белек” – сабый балалар өчен төзелгән беренче басма уку дәреслеге. Ул сабый балаларга атап, саф татар телендә укырга, язарга өйрәтү һәм аларның сөйләү телләрен үстерү максаты белән төзелгән.

  2. “Белек” – татар халкының күпчелеге үзара сөйләшә торган саф татар телендәге фольклорын, әдәбиятын укып өйрәнү аша укучыларның сөйләү телләрен үстерүгә дә юнәлеш бирерлек беренче дәреслек.

  3. В. Радлов “Белек” дәреслегендә сабый балаларга дини-әхлакый тәрбия бирүне беренче бурычы итеп куйган. “Белек”не төзүче дәреслекне “Бисмилла” сүзе белән ачып җибәрә дә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге турында укучыларга саф татарча аңлатып бирә. Аннан соң ата-анага ихтирамлы, өлкәннәргә һәм зәгыфьләргә ярдәмчел булу һәм кечкенәләрне кыерсытмау, аларга ярдәм итү турында гыйбрәтле хикәяләр белән дини-әхлакый тәрбия бирүне тормышка ашыру үрнәкләрен күрсәтә.

  4. В. Радлов укучыларга дөньяви фәннәр – табигать, тарих, географиядән башлангыч белем бирә. Тормыштагы хәлләр турында сабыйлар да аңларлык телдә кызыклы, мавыктыргыч хикәяләр сөйләп, һәр темада укучыларга белем бирелүен исәпкә алган.

  5. В. Радлов – “Белек” дәреслегенә эчтәлеге кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле хикәя-очерклар сайланган. Бу – укучыларда әдәби әсәрләр укуга теләк уятуны һәм әсәрнең эчтәлеген аңлап дөрес, йөгерек укуга ирешү максатын күздә тота.

  6. “ Белек” – укучыларга дөньви-фәнни һәм дини-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән дәреслек. Шулай да мәктәпләрдә укытучылар бу дәреслек белән укытмаганнар. Чөнки дәреслекне төзүченең исем-фамилиясе мөселман булмагач, аңа шикләнеп караганнар, диннән яздыручы кеше дип куркканнар.

Халык шагыйре Габдулла Тукай 1910 елда “ Мәктәпләрдә милли әдәбият дәресләре” дигән дәреслекне төзегәндә В. Радлов дәреслегеннән дә файдалана. Радлов дәреслеге үрнәгендә тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр турында мәкаләләр биргән.

Шуны да искәртү урынлы булыр, XX йөз башларында күтәрелгән татар язучылары (М. Гафури, Г. Тукай, М. Укмаси һ.б.) “Белек” дәреслегенә кергән әдәбият-фольклор материалларыннан файдаланалар. Алар үрнәгендә үзләренең иҗатларын җәелдерәләр.

“Төрки телләр сүзлек тәҗрибәсе”

(1893 – 1911)

“ Төрки телләр сүзлек тәҗрибәсе” дип аталган лексикографик хезмәте В. В. Радловның 50 елга якын фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Әлеге хезмәт 4 томда басылып чыга:

Радлов В. Опыт словаря тюркских наречий. Том 1. Часть 1. 1893 Радлов В. Опыт словаря тюркских наречий. Том 1. Часть 2. 1893 Радлов В. Опыт словаря тюркских наречий. Том 2. Часть 1. 1899 Радлов В. Опыт словаря тюркских наречий. Том 2. Часть 2. 1899

Әлеге хезмәтләр күпсанлы төрки халыкларының лексикасын һәм фразеологиясен күрсәткән бай хезмәт булып тора. Үз заманында

В. В. Радловның бу сүзлекләре төрки халыкларның лексик материалын киң күрсәткән бердән-бер хезмәт булган һәм бүгенге көндә дә төрки телләрне чагыштырма планда булган бердән-бер сүзлек булып санала. “ Төрки телләр сүзлек тәҗрибәсе” дип аталган лексикографик хезмәт 1888 елдан башлап 1911 елга кадәр нәшер ителә. Соңгы басмалары 8 китап булып басылып чыккан ( һәр томга 2 китап). Укучыларга аңлаешлы булсын өчен һәр китапның башында хәрефләрне транскрипциядә күрсәткән таблица бирелгән.

Күрүебезчә, галимнең фәнни-иҗади эшчәнлеге күпкырлы. 1866 елдан башлап һәр елны аның Себер, Алтай, Урта Азия һәм Идел буе төркиләренең лингвистикасына, этнография, география, археологиясенә багышланган, яңа мәгълүматларны эченә алган энциклопедик хезмәтләре барлыкка килә һәм басылып чыга. Үзенең фәнни эшчәнлегендә В. Радлов тюркологиясенең күптөрле өлкәләрен колачлый: диалектография һәм диалектология, лексикография һәм лексикология, төрки телләрнең тарихи чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасы, төрки текстология, рун, уйгыр һәм гарәп алфавиты белән язылган төрки этнография һәм археология.

В. Радлов зур коллективлар эшли торган эшне берүзе башкарып чыга. Ул хезмәтләре белән яңа тюркологиянең нигезләрен сала, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Радлов хезмәтләре бүген дә онытылмый, аның традицияләре яши һәм дәвам итә.