Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар

Программ эчтәлек: Балаларны өчкә кадәр санарга өйрәтү, саннарны тәртип буенча атау, предметларны тәртип буенча күрсәтә белү. Соңгы санның бөтен төркемгә каравын һәм аның барлык предметларның гомуми санын белдерүен аңлату; предметларны уң кул белән тотып санау һәм аны сулдан уңга күчереп куярга өйрәтү. Геометрик фигуралардан Крошның (махсус үрнәк буенча) рәсемен җыю, геометрик фигураларны танырга өйрәтү. 2. Сөйләмне, фикерләүне, күзаллауны, игътибарны, сенсор мөмкинлекләрне үстерү. 3. Балаларда танып белүгә кызыксыну, дуслык, тырышлыкка хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: флане-леграф, җыелмалы касса; рәсемнәр (Крош, Керпе, Ябалак, Нюша, Бараш, Лосяш); кешеләр уңыш җыйганны сурәтләгән рәсем; өч саны ясалган карточка; геометрик фигуралар җыелмасы, светофор, песи һәм тычкан сурәтләнгән рәсемнәр. Тарату материалы: рәсемнәр (керпеләр, гөмбәләр, кишер, борыч); санлы фигуралар (1, 2, 3); һәр балага геометрик фигуралар җыелмасы.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Кроштан хат» дидактик уены.

Балалар, өстәлдә кемдер конверт калдырган. Менә ул. (Күрсәтә.) Конверт эчендә нәрсә булырга мөмкин? (Хат.) Дөрес, монда сезгә дип аталган хат бар. Хәзер мин аны укып чыгам: «Дусларым, сезгә сюрприз ясарга уйладым һәм качтым. Әгәр дә мине табасыгыз килсә, смешариклар янына барыгыз һәм барлык биремнәрне дә үтәгез». Балалар, сезгә Крошның кая качуы кызыкмы? Карагыз әле: менә монда схема да бар. (Тәрбияче белән бергәләп схеманы карыйлар.) Юнәлеш угы безгә Ябалак янына барырга кирәк дип күрсәтә. Балалар, хәзер нинди ел фасылы әле? (Көз.) Ә көз көне кешеләр нишлиләр? (Бак-чалардагы уңышны җыеп алалар, кышка әзерләнәләр.) (Тәрбияче кешеләрнең уңыш җыйганын сурәтләгән рәсемне күрсәтә.) Ябалак та үз бакчасындагы уңышны җыя. Менә бүген көн бик әйбәт түгел, озакламый яңгыр явачак, шуңа да Ябалакка ашыгырга кирәк. Ябалакка булышабызмы? (Әйе.) (Тәрбияче җыелмалы кассаның өске юлына ике кишер беркетә, нәкъ кишерләр астына ике борычны урнаштыра.) Ничә кишер, ничә борыч күрәсез? Моны ничек тикшерергә була? (Б. җ.) Әйе, яшелчәләрне санарга кирәк. Бүген без сезнең белән санарга өйрәнербез. Игътибар белән карагыз һәм исегездә калдырыгыз. Санны әйтергә һәм предметларга бер-бер артлы күрсәтеп барырга кирәк. (Кишер, борычларны саныйлар.) Бер, ике - барлыгы ике кишер. Ничә кишер? (Ике.) Ничә борыч? Бер, ике - барлыгы ике борыч. Кишер һәм борычларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар тигез, икешәр. Кишерләр никадәр булса, борычлар да шулкадәр.) Ябалак тагын бер борыч өзде. (Тәрбияче тагын бер борыч өсти.) Бер, ике, өч — барлыгы өч борыч. Хәзер сез санап әйтегез әле: ничә борыч бар? (Балалар бергә саныйлар.) Өченче борыч каян барлыкка килде? (Борычлар икәү иде, Ябалак тагын бер борыч өзде дә, аларның саны өч булды.) (Б. а.) Хәзер игътибар белән карап әйтегез әле: кишерләр күбрәкме, әллә борычлармы? (Борычлар.) Ә хәзер нәрсәнең әзрәк булуын әйтегез. (Кишерләр.) Дөрес, борычлар күбрәк, алар өчәү, кишерләр әзрәк, алар ике генә. Өч икегә караганда зуррак.

Балалар Ябалак тагын бер кишер өзде. (Тәрбияче тагын бер кишер өсти.) Кишерләр ничә булды? (Бергәләп саныйлар.) Өченче кишер каян барлыкка килде? (Ике кишер бар иде, Ябалак тагын бер кишер өзде дә, алар өчкә әйләнде.) Кишерләр хәзер күбрәкме, әзрәкме? (Кишерләр хәзер күбрәк.) Барлыгы ничә кишер һәм борыч булды соң? (Алар тигез, өчешәр. Кишерләр никадәр булса, борычлар да шулкадәр. Алар бер үк санда.) Бер кишерне Ябалак Крошка бирде. (Тәрбияче бер кишерне алып куя.) Хәзер кишерләр ничәү калдылар? Сәмир, санап әйт әле? (Бер, ике - барлыгы ике кишер.) Хәзер ничә кишер һәм ничә борыч бар инде? Кайсылары күбрәк (әзрәк)? Ни өчен? Кайсы сан зуррак (кечерәк): өчме, әллә икеме? (Б. җ.) Афәрин!

  1. «Эндәшмибез» уены.

Схемага карагыз әле: ук безне Бараш янына алып килде. Ул безгә «Эндәшмибез» уенын уйнарга тәкъдим итә. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәчәкмен һәм аннары сораулар бирермен, ә сез, җавап биргәндә, саннарны гына күрсәтерсез. Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. Светофорның ничә күзе бар? (Өч.) Тычканның ничә колагы бар? (Ике.) Песинең ничә койрыгы бар? (Бер.) Афәрин, балалар!

  1. «Кем күбрәк җиләк-җимеш җыячак?» дидактик күнегүе.

Карагыз әле: безнең юлыбыз Нюшага таба бара. Нюша «Кем күбрәк

җиләк-җимеш җыячак?» уенын уйнарга тәкъдим итә. (Балалар ике төркемгә бүленәләр һәм берсе артына берсе тезелеп басалар. Бүлмәнең каршы ягында төрле җиләк-җимешләр һәм төрле формадагы предметлар салынган поднослар тора. Тәрбияче хәбәр итүгә, командадан бер кеше поднослар янына килә һәм түгәрәк формасында җиләк - җимешне алып килә. Икенче команданың беренче уенчысы овал формасындагы җиләк-җимешне алырга тиеш. Уенчылар бары тик җиләк-җимешләрне генә сайлап алырга тиеш. Киләсе уенчы, алдагы иптәше аның янына килеп җиткәч кенә, подносларга таба йөгерә ала. Билгеле формадагы җиләк-җимешләрне иң беренче булып җыеп бетергән команда җиңүче була.) Афәрин, булдырдыгыз!

  1. «Куянның фигурасын җыю» уены.

Балалар, игътибар белән карагыз әле: монда нәрсә рәсеме?(Куян.)

Куянның башы, гәүдәсе, колаклары, аяклары, койрыгы нинди геометрик фигуралардан җыелган? (Башы - түгәрәктән, гәүдәсе - овалдан, колаклары - оваллардан, аяклары — өчпочмаклардан, койрыгы түгәрәктән җыелган.) Балалар кайсы түгәрәк зуррак: башмы, әллә койрыкмы? (Баш.) Колаклар ничә овалдан ясалган? (Ике.) Аларньң зурлыклары берүкме? (Әйе.) Куянның гәүдәсе булып торган овалның үлчәме нинди: зурмы, кечкенәме? (Зур.) Куянның аяклары нинди геометрик фигуралардан куелган? (Өчпочмак.) Ничә өчпочмак бар? (Ике.) Бу өчпочмакларның үлчәмнәре турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Алар үзара тигез.) Ә хәзер үзегезнең геометрик фигуралар җыелмасы алыгыз да шулай ук куянны җыеп карагыз әле. (Фигура җыелып беткәннән соң, тәрбияче балаларга аларның бу эшне ничек башкару-ларын сөйләргә тәкъдим итә.) Сез бик акыллы һәм тырыш балалар! Куянны бик дөрес итеп җыеп та куйдыгыз. Крош, үз дусларын күргәч, бик тә сөенер инде. Ул бит сездән качкан иде. Әйдәгез, аның үзен ча-кырыйк инде. Крош, син кайда? (Крош чыга.) Крош, кара әле: менә синең никадәр дусларың җыелды монда!

  1. Рефлексия.

Балалар, Крошка үзегезнең ничек итеп яңа куяннар ясавыгыз турында сөйләгез әле? (Балалар сөйлиләр, Крош аларның эшләрен игътибар белән карап чыга.) Сез биремне бик төгәл үти алгансыз. Бүген сезгә нәрсә күбрәк ошады? Иң җиңел эшләнгән эш кайсы булды? Ә кайсын үтәү авыррак тоелды?