Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
500
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге

Программ эчтәлек: 1. Төрле үлчәмдәге предметларны үз эченә алган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлек билгеләрен куярга өйрәнү; балаларга предметларның саны аларның зурлыгына бәйле түгеллеген аңлату; предметларны аларның иңенә, буена карап чагыштырырга өйрәтү; төрле төрдәге зурлыкларны үзара чагыштырып карау.

Игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, күзаллауны үстерү.

Белем алуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: магнитлы такта, ракеталар һәм смешарикларның рәсемнәре (5 әр), биремнән белән тартма, сызым кәгазенә язылган хат салынган конверт, уенчык Пин. Тарату материалы: икегә бүленгән карточкалар, зур һәм кечкенә гайка рәсемнәре, берсе ак, берсе яшел төстәге ике конверт, аларда төрле төстәге, озынлыктагы, киңлектәге өчәр тасма (сары, кызыл, зәңгәр.)

Эшчәнлек барышы:

  1. Көнне каршылау мизгеле.

(Балалар түгәрәккә басалар.)

Иртәдән кояш чыга, Балалар кулларын өскә күтәрәләр,

Нурын сибә басуга, бармаклары белән

Урманга, болыннарга... - кояш нурларын ясыйлар.

Ямь бирә ул аларга. Бер-берсенә борылып караганда,

Кояш елмая, көлә, кулларын як-якка җәяләр.

Сөенеч алып килә. Сары күлмәк киябез, «Саумы, кояш!» — диябез.

Ул да безгә елмаер, Кулларын каш өстенә

Кич җиткәч кенә баер. куеп, кояшка карыйлар,

Тик әле кичкә кадәр бер-берләренә елмаялар.

Елмаешып, көлешеп, Кулга-кул тотынышып,

Шатланып, йөгерешеп әйлән-бәйлән уйныйлар.

Уйнарбыз бергә-бергә Гөлбакчада — шушында, Шат кояш яктысында!

(Л.Шәех)

  1. «Смешариклар ракетада очалар» дидактик күнегүе.

(Телефон шалтырый. Пин шалтырата. Тәрбияче трубканы ала да Пин белән сөйләшә.) Исәнме, Пин! Синең тартманы алдым. Балаларга да синең нәрсә җибәргәнеңне белү бик кызык булыр дип уйлыйм. Балалар, миңа әле генә Пин шалтыратты, аның безгә нәрсә җибәргәнен беләсегез киләме? (Әйе, кызык.) (Тәрбияче тартманы ача, аннан сызым битенә язылган хатны ала.) Балалар, Пин уйлап чыгарырга бик тә ярата, ул хәтта хатны да гадәти булмаган кәгазьгә язган. Бу кәгазь сызым кәгазе дип атала. (Тәрбияче хатны укый.) Игътибар белән тыңлагыз: «Исәнмесез, кадерле балалар! Минем исемем Пин. Мин төрле кызык әйберләр уйлап чыгарырга бик тә яратам. Ә сез уйлап чыгарырга яратасызмы? Сезнең фантазиягезне тикшерер өчен, мин сезгә бер бирем җибәрдем. Әгәр аны уңышлы үтәсәгез, мин сезне «Уйлап чыгаручы-лар» утравына чакырачакмын». Балалар, сез Пинның биремен үтәргә әзерме? (Әйе.) Карагыз әле. (Тәрбияче тартмадан зур конверт ала.) Менә беренче зур конверт. Конвертта нәрсә бар? (Ракета рәсемнәрен һәм смешарикларны күрсәтә.) (Ракеталар һәм смешариклар.) Дөрес! (Тәрбияче ракеталар һәм смешарикларның рәсемнәрен магнитлы тактага йә җыелмалы кассага беркетә: дүрт зур ракета һәм өч кечерәк сме-шарик.) Балалар, һәр ракетада бер генә смешарик оча ала. Сез ничек уйлыйсыз, барлык смешарикларга да ракеталар җитәрме? (Балалар ракеталарны һәм смешарикларны саныйлар, аннары һәр смешарикны ракетага таба күчерәләр. Тигезсезлекне күреп, балалар артык ракетаны алып куялар.) Балалар, ракеталар һәм смешарикларның саны турында нәрсә әйтеп була? (Ракеталар ничәү булса, смешариклар да шулкадәр. Алар тигез. Ракета һәм смешариклар өчәр.) Дөрес! Сез шундый акыл-лы! Пинның беренче биремен сез бик яхшы үтәдегез.

  1. «Зур һәм кечкенә гайкалар» дидактик күнегүе.

Кызык, ә Пин безгә тагын нәрсә җибәрде икән? Карагыз: бу - гайкалар. (Тәрбияче төрле зурлыктагы гайкалар салынган үтә күренмәле тартманы күрсәтә.) Балалар, сезнең һәркайсыгызның өстәлендә сызык белән икегә бүленгән карточкалар бар. Сез нәни уйлап табучылар булырсыз. Зур гайкаларны сайлап алыгыз һәм аларны аскы юлга, ә кечкенәләрен карточканың өске юлына куегыз. Зур һәм кечкенә гайкаларның тигезлеге күренеп торырлык итеп урнаштырырга кирәк. (Балалар гайкаларны урнаштыргач, аларны санап чыгалар. Тәрбияче 2-3 балага һәр юлда ничә зур һәм ничә кечкенә гайка барлыгын әйтергә куша.) Дөрес! Зур һәм кечкенә гайкаларның саны тигез, алар бишәр. Балалар, зинһар өчен, бер зур гайканы алып куегыз. Нинди гайкалар күбрәк калды? (Кечкенә гайкалар күбрәк.) Кайсы гайкалар әзрәк? (Зур гайкалар әзрәк калды.) Дөрес, балалар, сез кечкенә предметларның күбрәк, ә зур предметларның әзрәк булуын күрә һәм аңлый алдыгыз. Зур һәм кечкенә гайкалар тигез булсын өчен, нәрсә эшләргә? (Кечкенә гайканы алып куярга кирәк.) (Балалар биремне үтиләр, гайкаларны саныйлар, аннары аларның санын чагыштыралар.) Афәрин, балалар, хәзер зур һәм кечкенә предметларның саны тигез булды.

  1. «Ракета» динамик паузасы.

Сез биремнәрне бик яхшы үтәдегез. Әйдәгез, хәзер әзрәк физкуль-тура ясап алыйк, очышка әзерләник. Кемгә ничек уңайлы, шул урынга басыгыз. (Балалар таралып басалар.) Алан уртасында ракета булган. Менә шундый тәбәнәк (балалар чүгәлиләр), ракета биеккә-биеккә күтәрелә башлады (балалар тураеп басалар һәм кулларын өскә күтәрәләр), ракетаның канатлары менә шундый кыска булган (балалар кулларын бераз гына кырыйга сузалар), ракета очып киткәч, канат-лары җәелгән һәм озын-озын булган (кулларны як-якка киң итеп сузарга кирәк).

  1. «Пирамиданы һәм манараны җый» уен күнегүе.

Балалар, Пин төрле тасмалардан предметлар җыярга ярата. Көчле җил искән һәм тасмаларны бутаган. Пин сездән ярдәм көтә. Әйдәгез, аңа тасмаларны җыярга ярдәм итик. Сезнең өстәлләрдәге конвертларда төрле төстәге тасмалар салынган. Яшел конвертны алыгыз, аның эчендәге тасмалар нинди төстә? (Сары, кызыл, зәңгәр.) Аларның үл-чәмнәре дә тигезме? (Б. җ.) Дөрес, алар төрле төстә һәм төрле үлчәмдә. Иң озын тасманы табыгыз һәм алдыгызга куегыз. Ул нинди төстә? (Сары.) Хәзер кыскарак тасманы табыгыз, ул нинди төстә? (Кызыл.) Аны озын тасманың, янына куегыз. Иң кыска тасманы табыгыз, ул нинди төстә? (Зәңгәр.) Аны икенче тасма янына куегыз. Нәрсә барлыкка килде? (Пирамида.) Төрле озынлыктагы тасмалардан сез пи-рамида җыйдыгыз, афәрин! Ак конверттагы тасмаларны алыгыз әле. Алар нинди төстә? (Сары, кызыл, зәңгәр.) Аларның киңлекләре бертөрлеме? (Б. җ.) Дөрес, алар төрле төсле һәм киңлекләре дә төрле. Иң киң тасманы табып, алдыгызга куегыз әле. Ул нинди төстә? (Сары.) Хәзер таррак тасманы табыгыз һәм аны киң тасма янына куегыз. Ул нинди төстә? (Кызыл.) Иң тар тасманы табыгыз әле. Ул нинди төстә? (Зәңгәр.) Аны алдагы ике тасма янына урнаштырыгыз. Нәрсә барлык-ка килде? (Манара.) Ул ничек барлыкка килде? (Б. җ.) Пирамида һәм манараның биеклекләре турында нәрсә әйтеп була? (Б. җ.) Дөрес, аларның биеклекләре төрле. (Б. а.) Пин сезгә үз осталыгын өйрәтте, аңа рәхмәт әйтик.

  1. Рефлексия.

Пин, сез аңа ярдәм иткәнегез өчен, сезгә бик рәхмәтле. Сезгә аның кайсы биреме аеруча ошады? Кайсы бирем катлаулырак булды? Өйгә кайткач, әниегезгә нәрсәләр сөйләрсез? Пин җибәргән зур тартмада кечкенә генә бер шкатулка да бар. Аның эчендә матур йол- дызлар. (Тәрбияче һәр балага берәр йолдыз өләшеп чыга.) Пин аларны сезгә бүләк итә. Һәркайсыгыз чын күңелдән берәр теләк теләгез, ул, һичшиксез, тормышка ашар.