Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
506
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687 Кб
Скачать
☆

Эшчәнлек барышы:

  1. «Исәнме!» иртәнге күрешү күнегүе.

Уң кулның бармаклары, чиратлашып, сул кулның бармаклары белән исәнләшеп чыга:

Исәнме, алтын кояш!

Сәлам, зәңгәр күк йөзе!

Исәнме, ирекле җилкәй!

Иркен һәм киң Җир йөзе!

Сәламлибез без сине!

  1. «Киң һәм тар тасмалар» дидактик күнегүе.

Крош урман хайваннарының балалар бакчасында кунакта булып кайтты. Урман хайваннарына шундый бирем биргәннәр, алар өчен ул катлаулырак икән. Крош сезнең акыллырак булуыгызны белә, шуңа да ул бу биремне сезгә алып килгән. Ярдәм итәбезме? (Әйе.) Менә ул конверт, аның эчендә бирем бар. (Тәрбияче, конвертны ачып, тасмаларны ала һәм фланелеграфта урнаштыра.) Игътибар белән карагыз әле: алар бертигезме? (Б. җ.) Алар нәрсәләре белән аерыла? (Аларның киңлекләре төрле.) Алсу, иң киң тасманы күрсәт әле. (Күрсәтә.) Алинә, иң тар тасманы күрсәт әле. (Күрсәтә.) Алсу һәм Алинә нинди тасмаларны күрсәттеләр? (Иң киң һәм иң тар тасмаларны күрсәттеләр.) Ислам, тасмаларны иң киңеннән башлап иң тарына кадәр тезеп чык әле. Аларны тәртип буенча тезәр өчен, һәр сайлаган саен, иң киң тасманы табарга кирәк. Ислам, син тасмаларны тезә бар һәм нәрсә эшләгәнеңне беагә сөйлә. (Иң киң тасма, таррак тасма, монысы тагын да таррак, монысы тагын да таррак һәм иң тар тасма.) Балалар, әйдәгез, бергә тикшерик. (Тикшерәләр.) (Б. а.) Афәрин, Ислам! Син бу тасмаларны бик пөхтә итеп тездең. Хәят, бу тасмаларны тагын ничек итеп тезеп булыр иде? (Иң тарыннан башлап иң киңенә кадәр тезеп булыр иде.) Әйдә, тезеп чык әле. Хәят, тасмаларны ничек тезгәнеңне сөйләп чык әле. (Һәр сайлаган саен, иң киң тасманы таптым.) Балалар, хәзер бөтенегез бергә тасмаларны тезелү тәртибендә атап чыгыйк. Тар, киңрәк, тагын да киңрәк, тагын да киңрәк, иң киң. Афәрин, балалар, биремне бик әйбәт итеп үтәдегез. Тасмалардан кала тагын нәрсәләр киңрәк була ала? (Елга, шарф, билбау, сукмак, китап һ.б.) Балалар, сезнең ничек тырышып эшләгәнегезне күреп, Крош бик шатланды, ул хәзер урман хайваннарына да барысын да күрсәтә алачак.

  1. «Өч аю» физкультминуткасы.

Өч аю өйгә кайта: Балалар бер урында атлыйлар.

Әтиләре иң зуры, Кулларын өскә күтәрәләр,

Әниләре кечерәк, алга сузалар, чүгәләп, аю баласы булып

Ә малай бәби икән. атлыйлар. Басалар һәм шалтыравык

Кулында шалтыравык, чыңлаткан кебек

Дең-дең, дең-дең иткән! кулларын болгыйлар.

  1. «Иң киң һәм иң тар» дидактик күнегүе.

Аюлар өйгә кайткан. Аларның ашыйсылары килгән. Ә ашар алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (Кулларны юарга һәм сөлгегә сөртергә.) (Б. а.) Дөрес, аюларның өендә өч сөлге бар икән. Аларның киңлекләре төрле. Иң киң сөлге кайсы аюныкы дип уйлыйсыз? (Әти аюныкы.) (Б. а.) Ә әти аюның сөлгесеннән бераз гына таррак сөлге кемнеке? (Әни аюныкы.) Дөрес! Бәби аюга нинди сөлге кала инде? (Иң тар сөлге.) Өстәлләрегездә төрле киңлектәге тасмалар салынган конвертлар бар. Аларны иң тарыннан иң киңенә кадәр тезеп чыгыгыз әле. Һәр аюга берәр сөлге булсын. Афәрин! Ничек тездек инде? (Иң киң сөлге, аннары таррак сөлге һәм иң тар сөлге.) Хәзер сөлгеләрне башкачарак тезеп чыгыгыз. Алдан иң тар сөлгене куегыз. (Балалар биремне үтиләр.) Әйтеп чыгыйк әле. (Иң тар сөлге, киңрәк сөлге, иң киң сөлге.) (Б. а.) Булдырдыгыз, балалар! Аюлар, кулларын юып сөлгеләргә сөртеп, ашарга утырдылар. Бик тәмләп сыйландылар.

  1. «Конфетлар — ирисләр» дидактик күнегүе.

Һәр смешарикның өендә конфетлар саклана. Бүген Крош безгә конфетлар — ирисләр салынган кечкенә капчыклар алып килде. Артур, капчыкта ничә ирис бар икәнен санап күрсәт әле. (Тагын берничә баланы чакырып, ирисләрне капшап карап саната.) Афәрин! Артур, син ничә конфет санадың? (Башка балаларга да шул ук сорауны бирә.) (Б. җ.) Дусларым, сез бик яхшы итеп саный беләсез икән. Мин бик сөендем! (Ахырда Крош балаларны ирисләр белән сыйлый.)

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә нәрсәләр ошады? Иң истә калган бирем кайсы булды?