Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
506
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687 Кб
Скачать
☆

35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау

Программ эчтәлек: 1. Балаларга шар, куб, цилиндрга хас төп үзенчәлекләр турында аңлатма бирү; тотрыклылык һәм тотрыксызлык, почмакларның барлыгы һәм юклыгы; геометрик фигураларның мо-дельләрен капшап карау юлы белән тикшерү; бер әйберне икенчесе янына кую алымы белән озынлыкларны чагыштыру күнекмәләрен ныгыту. 2. Бала фикеренең үзконтроль һәм мөстәкыйльлеген, күзләр координациясен һәм кулларның вак моторикасын тәрбияләү. 3. Мөс-тәкыйльлек, яшьтәшләрең белән бергә өйрәнү теләге, таләпчәнлекне тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: шар, куб, цилиндр, валик модельләре; смешарикларның футбол уйнаган һәм кубиклардан манара төзегән вакытларын сурәтләгән рәсемнәр; шарлар һәм кублар салынган тартма. Тарату материалы: һәр балага төрле озынлыктагы, төрле төстәге 5 тасма.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Шар һәм куб» дидактик күнегүе.

Смешариклар һәрвакытта да кызыклы биремнәр уйлап чыгарып торалар. Йә футбол уйныйлар, йә матур манара төзиләр. Алар футбол уйнаган вакытта, Кар-Карыч судья булып тора. Дусларым, футбол уйнар өчен, нәрсә кирәк әле? (Туп.) (Б. а.) Менә ул туп! Ә манараны нәрсәдән төзиләр? (Кубиклар һәм кирпечләрдән.) Менә кубиклар да монда. Алардан смешариклар иң матур манара төзеделәр. Туп кайсы геометрик фигурага охшаган? (Шар.) (Б. а.) Ә кубикларны нинди геометрик фигураларга охшатасыз? (Кубларга.) Дөрес! Әйдәгез, бергәләп куб дип әйтик. (Б. а.) (Идәндәге тартмага шарлар һәм кублар салынган.) Балалар, тартма янына килегез һәм шар алыгыз. Бер-бе-регезгә комачауламагыз, тәртипле булыгыз, ашыкмагыз. Хәзер шарны тотып капшап карагыз. Шар нинди? (Шома, түгәрәк, кызыл, зәңгәр.) Хәзер шарны ике учыгыз арасында тәгәрәтеп алыгыз. Шар тәгәриме? (Б. җ.) Шар ни өчен тәгәри ала? (Аның почмаклары юк.) (Б. а.) Аны бер урынга куегыз, ул тик торамы? (Юк.) Әйе, ул һәрвакыт тәгәри, менә әз генә этеп җибәрсәң, ул өстәл буйлап та тәгәрәп китә. Ә хәзер шарларны урынына куеп, кубларны алыгыз. (Кубларны да нәкъ шулай ук тикшереп чыгалар.)

  1. «Цилиндр» дидактик күнегүе.

Смешариклар башка геометрик фигуралар белән дә уйнарга яраталар. Мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм, сез аны тыңлагач, нинди геометрик фигура турында сүз баруын миңа әйтерсез. (Тәрбияче шигырь укый.)

Чеби һәм страус бәхәсләште: Чеби валикка манган

Кем койманы җитезрәк, Иң әйбәт буяуларны.

Кем койманы алданрак Валик нәрсәгә охшаган?

Буяп өлгертер икән? Әллә цилиндргамы?

Сез бу шигырьдә кайсы геометрик фигура турында сүз барганын аңлагансыздыр инде? (Б. җ.) Менә валик. Ул цилиндрга охшаганмы? Бу фигура ничек дип атала? (Цилиндр.) Бергәләп цилиндр дип кычкырып әйтик әле! Хәзер тартма янына килегез һәм цилиндрлар алыгыз. Ул нинди? Аны капшап карагыз да сыйфатларын санап чыгыгыз әле. (Шома, каты.) (Б. а.) Аны тәгәрәтеп карагыз әле. Ул тәгәриме? (Әйе, тәгәри.) (Б. а.) Дөрес, аның почмаклары юк, шуңа да ул бик җиңел тәгәри. Хәзер аны бастырып куегыз. Ул тәгәрәп китмиме? (Юк, ул басып тора.) Әйе, аның нигезе бар, шуңа да басып тора ала. Менә аның нигезе. (Күрсәтә.) (Б. а.) Аның ике нигезе бар. Нигезләрен нинди геометрик фигурага охшатасыз? (Түгәрәк.) Дөрес, бу ике түгәрәк ике яктан цилиндрның өслеген тоташтыра. Балалар, цилиндрга охшаган башка предметларны да әйтегез әле. (Б. җ.) Рәхмәт!

  1. «Тасмаларны озынлыкларына карап тезеп чыгыгыз һәм санагыз» дидактик күнегүе. (Тарату материалы белән эш.)

Нюша матур тасмалар алып килгән. Алар сезнең өстәлләрегездә ята. Нюша аларны озынлыкларына карап тезеп чыкмакчы булган, шуңа да сездән ярдәм сорый. Әйдәгез, аңа булышабыз. Барлыгы ничә тасма бар? (Биш.) (Б. а.) Уңда нинди тасма? (Иң озын тасма.) Сулда нинди тасма? (Иң кыска тасма.) Иң озын тасма нинди төстә? (Кызыл.) Иң

кыска таема нинди төстә? (Зәңгәр.) (Б. а.) Хәзер аларны озынлыклары арта бару тәртибендә тезеп чыгыйк. Булдырдыгыз, афәрин! Мин сезнең өчен бик сөендем. Сез тырыш һәм максатчан балалар.

  1. Рефлексия.

Сезгә иң ошаган бирем кайсы булды? Нинди яңа-лыклар белдегез?