Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
471
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге

Программ эчтәлек: 1. Төрле зурлыктагы предметларның тигез саннардагы төркемнәрен булдыру, балаларга предметларның саны аларның зурлыкларына бәйле түгеллеген аңлату; 5 кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; предметларны иңе, буе, биеклеге һәм күләмнәренә карап чагыштыру күнегүләрен башкару. 2. Игътибарлылыкны, хәрәкәтчән осталыкны, логик фикерләүне ныгыту. 3. Шөгыльләнүгә, башкаларга ярдәм итүгә теләк тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Сме-шарик-уенчыклар: Крош, Керпе, Лосяш; эленеп торган сөлгеләр су-рәтләнгән рәсемнәр; бер-берсенә бик якын урнашкан 4 сөлге һәм бер-берсеннән ерактарак урнашкан 4 сөлге; кечкенә һәм зур алмалары булган алмагач рәсеме. Тарату материалы: ике өлешкә бүленгән кар-точкалар, 4 зур һәм 4 кечкенә алманың яссылыктагы рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Керпе һәм Крошның ничә сөлгесе бар?» дидактик күнегүе.

Крош һәм Керпе сөлгеләрен юганнар һәм киптерергә элгәннәр. Менә бу рәсемдә сез аларны күрәсез. Балалар, бу рәсемдә сез Крошның сөлгеләрен күрәсез, алар бер-берсенә ничек эленгән? (Якын.) Ә бу рәсемдә Керпенең сөлгеләре, ул аларны ничек итеп элгән? (Бер-берсеннән ерак итеп.) Алар сөлгеләргә караганнар да бәхәсләшә башлаганнар, кем күбрәк сөлге юганын һич белә алмыйлар икән. Балалар, ничә сөлге барлыгын белү өчен нишләргә кирәк соң? (Санарга.) Айбулат, Крош ничә сөлге юган, санап әйт әле. (Дүрт.) Ә Керпе ничә сөлге юган? Илзирә, әйтеп бир әле. (Дүрт.) Аларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Алар тигез, дүртешәр.) (Б. а.) Ник соң, алайса, Керпенең сөлгеләре күбрәк кебек? (Алар бер-берсеннән ерак урнашкан.) Дөрес, алар күбрәк урынны алып торалар, шуңа да күбрәк булып күренәләр. Крош үз сөлгеләрен якын итеп элгән, алар әзрәк урынны алып торалар, шуңа да әзрәк булып күренәләр. Чынлыкта алар тигез.

  1. Динамик пауза.

Хәзер бераз ял итеп алыйк. Игътибар белән тыңлагыз.

Түгәрәктә ничә нокта,

Шулкадәрле кулларны

Бик-бик өскә күтәрик!

Ничә яшел чыршы булса,

Шулкадәрле кулларны

Алга таба без сузыйк!

Турыпочмаклык санынча

Чүгәләп тә алыйк без.

Бер, ике, өч - аптырап калма!

Бас тизрәк урыныңа!

  1. «Зур һәм кечкенә алмалар» дидактик күнегүе.

Лосяшның бакчасында алмагач үсә. (Тәрбияче алмагач рәсемен күрсәтә.) Алмагачта нәрсәләр үсә? (Алмалар.) Алмалар барысы да тигезме? (Б. җ.) Лосяшның ничә кечкенә һәм ничә зур алма барлыгын беләсе килә. Сезнең өстәлләрдә карточкалар, зур һәм кечкенә алмаларның контурлы рәсемнәре бар. Карточканың өске юлына зур алмаларны, ә аскы юлына кечкенә алмаларны тезеп чыгыгыз. Алмаларның саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез, дүртешәр.) Ә хәзер бер зур алманы алыгыз да тәлинкәгә куегыз. Калган алмаларның урыннарын алмаштырыгыз - аскы юлга зур алмаларны, ә өске юлга кечкенә алмаларны тезеп чыгыгыз. Саныйк әле, зур алмалар ничәү икән? (Өчәү.) (Б. а.) Ничә кечкенә алма? (Дүрт.) Кайсы алмалар күбрәк, кайсы алмалар әзрәк? (Зур алмалар әзрәк, кечкенә алмалар күбрәк) Дөрес, балалар, предметлар кечкенә булсалар да, аларның саны күбрәк була ала. Зурлар, зур булсалар да, әзрәк булырга мөмкиннәр. Предметларның саны аларның зурлыгына бәйле түгел.

  1. Рефлексия.

Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Сез Крош, Керпе һәм Лосяшка нәрсәләр эшләргә булыштыгыз? Афәрин, башкаларга булышып, сез үзегез дә бик күп яңалык белдегез. Лосяш, тырыш булганыгыз өчен, сезгә алмалар бүләк итеп калдырды. Тәмле булсын! (Тәрбияче балаларга алмалар таратып чыга.)