
- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •Эшчәнлек барышы:
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
Программ эчтәлек: 1. 1 һәм 2, 2 һәм 3 предметтан торган төркемнәрне аерырга өйрәтү, тәрбияче әйткән сан буенча алдагы предметларның санлы нисбәтен үзгәртү; юнәлешләрне күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту; уңга, сулга, аска, өскә юнәлешләрен аерып белдерү. 2. Балаларда күрү хәтерен, логик фикерләүне, вак моториканы, бирелгән сорауга җавап бирү күнекмәләрен ныгыту. 3. Уку эшчәнлегенә ияләштерә башлау: тәрбиячене һәм җавап бирүче иптәшләреңне бүлдермәскә өйрәтү, урыннан кычкырып утыруның дөрес түгеллеген аңлату.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: җыелмалы касса, өч дуңгыз, өч зонтик (төсле контурлы рәсемнәр); биремнәр белән конвертлар; Нюша, Бараш, Крош уенчыклары. Тарату материалы: ике полосага бүленгән карточкалар; зәңгәр һәм кызыл төстәге өчпочмаклар салынган тәлинкәләр (һәр балага дүртәр кызыл, дүртәр зәңгәр төстәге өчпочмаклар туры килергә тиеш).
Әшчәнлекнең барышы:
«Дуңгызлар һәм зонтиклар» дидактик уены.
Балалар, безгә бүген бик тә кызыклы кунаклар килде. Сез аларның кемнәр икәнен белгәнче, мин сезгә табышмаклар әйтим әле. Игътибар белән тыңлагыз:
Нечкә күңелле шагыйрь ул, Үзе матур, үзе чибәр,
Табигатьне ярата. Чын йолдыз инде менә...
Кайчан гына карасаң да, Хәтта күктәге йолдызлар
Гел шигырь язып ята. (Бараш) Керә аның төшенә. (Нюша)
Колагы озын булса да, Кыяфәте килешле. Кишер ашарга ярата,
Шуңа ул үткен тешле. (Крош)
Дөрес. Менә алар! (Тәрбияче Бараш, Нюша, Крош уенчыкларын күрсәтә.) (Балалар белән исәнләшәләр.) Балалар, миңа смешариклар үзләренә урманда күңелсез була башлауларын, шуңа да сезнең янга кунакка килүләрен әйттеләр. Алар урманда математика фәнен өйрәнәләр. Әмма кайбер биремнәрне үзләре генә эшли алмыйлар. Алар бездән ярдәм сорап килгәннәр. Сез дусларга булышырга әзерме? (Әйе.) Аларның һәрберсендә биремнәр салынган конверт бар. Бу биремнәрне эшләгәндә, урыннан кычкырып утырырга, бер-береңне бүлдерергә ярамый һ. б. Беренче конвертны кемнән алабыз: Бараштанмы, әллә Нюшаданмы, бәлки Крштандыр? (Б. җ.) Бараш һәм Крош Нюшаның конвертын алырга кирәк диләр, ул бит - кыз бала, ә кызларга һәрвакытта да юл бирергә кирәк. Нюша үз конвертыңны миңа бир әле? (Тәрбияче Нюшаның конвертын ала һәм бер дуңгыз рәсемен балаларга күрсәтә.) Бу нәрсә? (Дуңгыз.) (Тәрбияче дуңгызны җыелмалы кассаның беренче рәтенә урнаштыра.) Балалар, урамда хәзер нинди ел фасылы? (Көз.) Көзнең сыйфатларын әйтегез әле? (Салкын, кешеләр җылырак киенә башладылар, агачлар сары яфракларын коя, яңгырлар ява.) Менә дуңгыз урамда йөрергә чыккан, ул көзге һаваны бик тә ярата. Монда ничә дуңгыз бар? (Бер.) (Б. а.) Дөрес, бер дуңгыз. (Б. а.) Көз көне яңгырлар бик еш ява, шуңа да дуңгыз үзе белән зонтик алган. Менә ул. (Тәрбияче, җыелмалы кассада дуңгызның аяк очларына ук туры китереп, зонтик рәсемен урнаштыра.) Ничә зонтик бар? (Бер зонтик.) Дуңгызга күңелсез булып киткән, шуңа ул үзенең дустын кунакка чакырган. Менә аның янына дусты килеп тә җитте. Алар ничәү бул-дылар. Әйдәгез, санап алыйк. (Бергәләп саныйлар.) Бер, ике - барлыгы ике дуңгыз. (Дуңгызлар һәм зонтикларны саныйлар.) Ничә дуңгыз? (Ике.) Ничә зонтик? (Бер.) Балалар, уйлап карагыз әле: дуңгызлар һәм зонтиклар саны тигез булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Ул очракта алар икешәр булачак. (Тәрбияче тагын бер зонтик өстәргә тәкъдим итә.) Икенче дуңгызга да бер зонтик бүләк итик әле. Хәзер дуңгызлар һәм зонтиклар саны ничә икәнне санап алыйк әле. (Бергәләп саный-лар.) Дуңгызлар һәм зонтикларның саны турында нәрсә әйтеп була: (Дуңгызлар һәм зонтиклар саны хәзер тигез булды, алар икешәр) (Б. а.) Дәрес, балалар! Дуңгызлар тагын бер дусларын чакырдылар. Менә ул. (Тәрбияче конверттан тагын бер дуңгыз рәсемен ала.) Кызык: хәзер дуңгызлар никадәр булды икән? Дуңгызларны санарга һәм аларның ничәү икәнлекләрен төгәл белергә була. (Тәрбияче дуңгызларны һәм зонтикларны санап күрсәтә.) Нинди предметлар икәү? (Балалар са-нап күрсәтә.) Дөрес, зонтиклар икәү. Мәрьям, кабатлап күрсәт әле: зонтиклар саны күпме? (Ике.) Дуңгызлар ничәү? (Өч дуңгыз.) Ә ни өчен өч дуңгыз? (Ике дуңгыз бар иде, тагын берәү килде дә алар өчәу булдылар.) (Б. а.) Ни өчен зонтиклар икәү? (Б. җ.) Кайсы күбрәк (әзрәк): дуңгызлармы, әллә зонтиклармы? Кайсы сан зуррак: ике-ме, өчме? (Б. җ.) Зонтиклар саны дуңгызларныкы кадәр үк булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Б. җ.) Дуңгызлар һәм зонтикларның саны тигез булсын өчен, тагын ничә зонтик кирәк? (Бер.) Дамир, хәзер
син әйт әле: тигез булсын өчен, ничә зонтик кирәк? (Бер.) Дөрес, бу дуңгызга да зонтик бүләк итик. Ә хәзер ничә зонтик һәм ничә
дуңгыз бар? (Хәзер дуңгызлар һәм зонтиклар саны үзара тигез — алар өчәү.) Ә зонтиклар һәм дуңгызлар саны кимеп, алар икегә генә калсыннар өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Һәр төркемдәге предметлар саны икегә генә калдырыла.) Афәрин! Балалар, сез Нюша алып килгән
биремне үти алдыгыз, мин сезне котлыйм!
«Уңга һәм сулга борылыгыз!» динамик пауза.
Хәзер Крошның конвертын алырбыз. (Тәрбияче конвертны ача.) Крош сезне уйнарга чакыра. Хәзер без барыбыз да куянкайлар булып физзарядка ясап алырбыз.
Зарядка ясап алыйк, Куллар аста,
Тормыйк әле моңаеп: гәүдәне уңга борабыз,
Уңга, сулга борылыйк, аннары сулга борабыз.
Аннан алга иелик, Гәүдәне алга җибәреп, әзрәк иеләбез,
Аннан басыйк тураеп. тураеп басабыз,
Кулларны өскә күтәрик, кулларны бер өскә күтәрәбез,
Билгә куеп сикерик. бер билгә куябыз, урында сикерәбез,
Кем күккә менеп китәр?
Хәзер сикереп чабыйк... бер-бер артлы, сикерә-сикерә,
Йә, туктыйк инде, җитәр. түгәрәк буйлап йөгерәбез.
«Кызыл һәм зәңгәр өчпочмаклар» дидактик күнегүе.
Балалар, Бараш нинди бирем алып килде икән? (Тәрбияче конвертны ача.) Балалар, безнең дусларыбыз түгәрәк, квадратны аера беләләр, әмма саный белмиләр. Аларга булышабызмы? (Әйе.) Сезнең алда геометрик фигуралар салынган тәлинкәләр тора. Алар ничек дип атала? (Өчпочмаклар.) Алар нинди төстә? (Кызыл һәм зәңгәр өчпочмаклар.) Сезгә өске сызыкка — кызыл өчпочмак, ә аскысына ике зәңгәрне куярга кирәк. Сез өске һәм аскы юлларга ничәшәр өчпочмак куйдыгыз? (Б. җ.) (Тәрбияче, балалар янына килеп, аларның тәлинкәләрендәге өчпочмакларны яңадан саный.) Кайсы өчпочмаклар күбрәк, кайсылары әзрәк? (Б. җ.) Кайсы сан зуррак (кечерәк): берме, икеме? (Б. җ.) Өчпочмаклар саны тигезләнсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Б. җ.) (Балалар өске юлга тагын бер кызыл өчпочмак өстиләр.) Кызыл һәм зәңгәр өчпочмакларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Б. җ.) Бер юлда өчпочмаклар саны өчкә әйләнсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Б. җ.) (Тәрбияче яки бер бала өске юлга бер кызыл өчпочмак өсти.) Өске юлда ничә өчпочмак булды? (Б. җ.) Өчпочмаклар саны тигезләшсен һәм өчешәр булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Б. җ.) (Балалар аскы юлга тагын бер зәңгәр өчпочмак урнаштыралар.) Кызыл һәм зәңгәр өчпочмакларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Б. җ.) Нәр юлда өчпочмаклар саны ничә булды? (Өчәр.) Өчпочмаклар саны икешәр генә калсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Балалар башта өске юлдан бер өчпочмакны алып куялар һәм өчпочмакларның санын чагыштыралар.) Өске юлда ничә өчпочмак булды? (Ике.) Аскы юлда ничәү? (Өч.) Кайсы өчпочмаклар күбрәк, әзрәк? Кайсы сан зуррак (кечерәк): өчме, икеме? (Б. җ.) Дөрес, дусларыбыз алып килгән
биремнәрне дөрес итеп үти алдыгыз. Афәрин!
Рефлексия.
Балалар, безгә кемнәр кунакка килгән иде? Бүген сез нәрсәләргә өйрәндегез? Нинди саннар турында сөйләштек? Ничек уйлыйсың, син бүген нәрсәләргә ирештең? (Б. а.) Барыгыз да бик әйбәт эшләдегез. Булдырдыгыз! Смешариклар сезгә зур рәхмәт белдерә. Сез дә бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм кул чабып алыгыз!