Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул

Программ эчтәлек: 1. Балаларны 1 һәм 2, 2 һәм 3 предмет тан торган төркемнәрнең предметларын бермә-бер янәшә куйганнан соң аерырга өйрәтү; тәрбияче санап чыкканнан соң, предметларның гомуми санын әйтергә өйрәтү; карап чагыштырганнан соң, кайсы санның зуррак, кайсысының кечерәк булуын әйтеп бирү; үз-үзеңә карап юнәлешләрне билгеләргә өйрәнү (уң, сул куллар, аяк табаннары һ. б.)

Сөйләм, фикерләү, игътибар, тирәлекне кабул итү сәләтен үстерү.

Танып белүгә кызыксыну, дуслык мөнәсәбәтләрен, тырышлык, пөхтәлек, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар : Күрсәтмә материал: смеша-рикларның уенчыклары, җыелмалы касса, помидор һәм кыяр муляжлары. Тарату материалы: тюльпаннар (һәр балага икешәр кызыл һәм сары тюльпан).

Эшчәнлек барышы:

(Балалар түгәрәккә басалар һәм, кычкырып, шигырь укыйлар.)

Кояш белән бергә торабыз без, Кошлар белән бергә җырлыйбыз.

Иртәләр, көннәр хәерле булсын! Шулай бергә без дус яшибез!

Балалар, бер-берегезгә карап, елмаеп алыгыз. Мин сезнең барыгызга да уңышлы көн телим.

  1. «Смешарикларның уңышы» дидактик күнегүе.

Балалар, сезнең бакчагыз бармы? Анда нинди яшелчәләр үсә? (Б. җ.) Түтәлләрдә яшелчәләр каян барлыкка килә соң? (Орлыклардан.) Смешарикларның да үз бакчалары бар. Яз көне алар анда түтәлләр ясадылар, орлыкларны утырттылар, су сиптеләр, утадылар. Көзгә бакчада зур уңыш өлгерде. Копатыч бик тырышты, шуңа да бай уңыш җыеп алды. Копатыч нинди яшелчәләр җыеп алды икән, әйдәгез, менә бу табышмакка җавап биреп, шуны белик әле?

Яшел төстәге яшелчә, Җылыны, дымны ярата,

Мыеклары бар хәтта. Түтәлдә ялтырап ята.

Аны үстерү кыен да, Йә, кем әйтергә кыяр?

Шул ук вакыт ансат та! Соң, әлбәттә, ул — ... (кыяр).

Дөрес, балалар, бу - кыяр. Менә ул. (Тәрбияче җыелмалы кассаның беренче рәтенә бер кыярны урнаштыра.) Аюның бакчасында кыярлар гына түгел, башка яшелчәләр дә өлгергән. Менә тагын бер табышмак-ны тыңлап карагыз әле?

Үзе кызыл, тәмле була,

Җәй җиткәчтен татыйлар...

Әкияттәге шикелле,

«Синьор!» диеп атыйлар. (Помидор)

Дөрес! Белдегез, бу - помидор! Менә ул! (Җыелмалы кассаның аскы рәтенә бер помидор урнаштыра. Помидорны нәкъ кыяр астына куярга кирәк. Шуннан соң помидор һәм кыярларның санын чагыштыралар.) Помидор һәм кыярларның саны турында нәрсә әйтергә була. (Алар тигез. Алар бер ук санда. Помидор һәм кыярлар берәр.) (Б. а.) Балалар, без бүген яшелчәләрне аерырга гына түгел, ә аларның ничә икәнлекләрен дә әйтербез. Сез минем ничек санаганымны игътибар белән карап торыгыз. Копатыч түтәлдән тагын бер кыяр өзеп алды. Кыярлар күпме булды? Помидорлар никадәрле булды? Игътибар белән карагыз, мин кыярларны саныйм: бер, ике — барлыгы ике кыяр. (Тәрбияче исәп нә-тиҗәсен белдергән санны аерым интонация белән әйтә һәм кыярларны кулы белән күрсәтә.) Карагыз әле: нәрсә күбрәк, помидорлармы, әллә кыярлармы? (Балалар артык кыярны күрсәтәләр.) Ә кыярлар ничәү? (Барлыгы ике кыяр.) Ә помидорлар ничәү? (Бер помидор.) Нәрсә күбрәк (әзрәк): помидорлармы, кыярлармы? (Б. җ.) Дөрес, балалар, кыярлар күбрәк, алар икәү, ә помидор берәү генә. Помидор кыярларга караганда әзрәк. Шулай булгач, кайсы сан зуррак була: берме, икеме? Кайсы сан кечерәк була: берме, икеме? Ике бергә караганда зуррак, бер икегә караганда кечерәк. (Б. а.) (Шуннан соң бер помидор өсти.) Помидорлар никадәр булды, исәпләп алыйк әле? (Тәрбияче балалар белән бергә помидорларны саныйлар.) Бер, ике - барлыгы ике помидор. Ничә помидор булды? (Б. җ.) Помидор һәм кыярларның саны тигезме? (Помидор Һәм кыярларның саны тигез.) (Ул, балаларның җавапларын тикшерер өчен, помидор һәм кыярларны яңадан саный.) Ничә кыяр? (Ике.) Ничә помидор? (Ике.) Копатыч түтәлдән тагын бер кыяр өзде, (Җыелмалы кассага тагын бер кыяр өсти.) Кыярлар никадәр булды? Бергә саныйбыз: бер, ике, өч. Барлыгы өч кыяр. (Өч.) Ничә помидор? Кайсылары күбрәк (әзрәк)? (Б. җ.) Кайсы сан күбрәк (әзрәк): берме, икеме? (Б. җ.) Копатыч җәй буе тырышып эшләде, менә аның уңышы. Әйдәгез, Копатычка кул чабыйк! Сез дә бик тырышлар, бик дөрес итеп саный белдегез.

  1. Динамик пауза. «Бакча» уены.

Копатыч сезгә ял итәргә тәкъдим итә. (Тәрбияче балаларга басарга куша.)

Бакчада басып торабыз. Кулларын як-якка җәяләр һәм

Табигатькә сокланып. уң куллары белән сул

Монда салат, укроп, кишер... үкчәләренә тотыналар, аннары

Ник торабыз тукталып? сул куллары белән

Бергәләп эшләп алыйк, уң үкчәләренә кагылалар. Чүп үләннәрен йолкыйк — Тамыры белән йолкыйк,

Яхшылабрак чүгәлик. Чүгәлиләр.

Әнә койма буенда Башта уң кулларын, аннары

Кычыткан баш калкытты. сул кулларын як-якка җәяләр.

Без аңа тимик әле,

Кулны болай да чакты. Кулларын алга сузалар.

Барсына да су сиптек,

Эскәмиягә утырдык. Утыралар.

  1. «Кызыл, сары тюльпаннар» дидактик күнегүе.

(Тарату материалы белән эшләү.) Смешариклар чәчәк үстерергә яраталар, тырышып бакчада эшлиләр. Балалар, чәчәкләр кайда үсә? (Клумбада.) Сез бакчада, клумбада үсүче нинди чәчәкләрне беләсез? (Роза, астра, георгин, пион, тюльпан һ.б.) (Б. а.) Бакчада үсә торган чәчәкләрне ничек дип атыйбыз? (Бакча чәчәкләре дип.) Бакча чәчәкләреннән кала тагын нинди чәчәкләр була әле? (Кыр, урман чәчәкләре.) Нюшаның бакчасында тюльпаннар үскән. Өстәлдәге вазада Нюшаның бакчасындагы төсле тюльпаннар утыра. Алар нинди төстә? (Сары, кызыл.) Алар ничәү? (Күп.) (Тәрбияче балаларга уң һәм сул кулларын күрсәтергә тәкъдим итә. Өстәлдә кызыл һәм сары төстәге тюльпаннар таратылган була.) Балалар, сул кулыгызга — кызыл төстәге тюльпан, ә уң кулыгызга сары тюльпан алыгыз. Уң кулыгызда сары төстәге ничә тюльпан бар? (Б. җ.) Сул кулыгызда ничә кызыл тюльпан бар? (Б. җ.) Кызыл һәм сары тюльпаннарны тигез күләмдә алдыгызмы? (Б. җ.) Алар ничәшәр? (Б. җ.) (Кызыл һәм сары төстәге тюльпаннарны берәрне алдык.) Хәзер уң кулыгызга сары төстәге тагын бер тюльпан алыгыз. Нинди төстәге тюльпаннар күбрәк булды? Кайсылары әзрәк? (Б. җ.) Алар ничәшәр? (Б. җ.) Хәзер кызыл төстәге тюльпаннарны сул кулыгызга алыгыз. Сары һәм кызыл төстәге тюльпаннар ничәшәр булды? (Б. җ.) Аларның исәбе турында нәрсә әйтергә була. (Алар тигез. Кызыл һәм сары тюльпаннар тигез күләмдә. Кызыл тюльпаннар никадәр булса, сары тюльпаннар да шулкадәр.) Афәрин, балалар! Игътибар белән карап әйтегез әле: тюльпаннарның сабаклары нинди? (Аларның сабаклары тигез калынлыкта.) Әгәр аларның сабаклары төрле калынлыкта булса, алар турында нәрсә әйтергә була? (Калынрак, нәзегрәк.) (Б. җ.) Балалар чәчәкләрне өзәргә ярыймы? (Юк.) Ни өчен? (Б. җ.) Смешариклар чәчәкләргә карата бик сак мөнәсәбәттә, алар чәчәкләрне беркайчан да өзмиләр, бары тик сокланып карап кына торалар. Чәчәкләрне өзәргә ярамый. Алар безнең тирә-юнебездә күбрәк булсыннар, җиребезне бизәсеннәр!

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә нәрсә күбрәк ошады? Уйлап карагыз әле: бүген нәрсә уңышлы килеп чыкты? (Б. җ.) Булдырдыгыз, сез барлык биремнәрне дә бик әйбәт итеп үти алдыгыз!