Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар

Программ эчтәлек: 1. Ике төрле җыелманың кайсысында предметларның күбрәк (әзрәк) булуын берсе өстенә икенчесен куеп карап, чагыштырып аерырга өйрәтү; предметларны уң кулга алып сулдан уңга күчереп кую күнекмәләрен камилләштерү; түгәрәк һәм квадратларны аерырга һәм дөрес итеп атый белергә өйрәтү; балаларны «никадәр», «шулкадәр», «тигез», «күбрәк», «әзрәк» сүзләрен кулланырга өйрәтү; авазларны һәм хәрәкәтләрне, санамыйча гына, өчәр тапкыр кабатларга күнектерү. 2. Логик фикерләүне, тапкырлыкны, игътибарны, ритмны тоемлау сәләтен үстерү. 3. Тирә-юньдәгеләргә ярдәмләшү теләген тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Уенчык-смешариклар (Керпе, Ябалак, Копатыч, Крош), ике сызыклы өч карточка: беренчесендә — 3 керпе, икенчесендә — 3 ябалак, өченчесендә 3 аю ясалган; гөмбәләр, китаплар, бал тәпәннәре ясалган контурлы рәсемнәр; барабан, ширма. Тарату материалы: карточкалар җыел-масы (карточканың өске өлешенә, дүрт кызыл түгәрәк ясалган, аскы өлеше буш) һәм тартма. Тартмага башка төрле төсле буялган 5 түгәрәк, 5 квадрат, 3 уенчык рәсеме ясалган карточкалар.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Урмандагы балалар бакчасы» дидактик уен күнегүе.

Балалар, әйдәгез, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басыгыз әле. Хәзер сул ягыгызда торган күршегезгә карап елмаегыз, аннары уң як күршегезгә карап елмаегыз. Сез бер-берегезгә күтәренке кәеф бүләк иттегез. Хәзер, өстәлләр артына утырышып, үз урыннарыгызны алыгыз. Балалар, безнең дусларыбыз - Керпе, Ябалак һәм Копатыч — (тәрбияче уенчыкларны күрсәтә) урмандагы балалар бакчасына барырга булганнар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ул бакчага кемнәр йөри икән? (Кечкенә керпеләр, куяннар, тиеннәр, аюлар, ябалаклар һ.б.) Аларны бер сүз белән ничек атап булыр иде? (Кыргый хайваннар.)

Смешариклар балалар бакчасына буш кул белән килмәгәннәр. Алар кечкенә дусларга бүләкләр әзерләгәннәр. Әмма алар бүләкләр барлык хайваннарга да эләгәчәкме-юкмы икәнлеген белмиләр. Сме-шарикларга булышып алыйк әле? (Тәрбияче өч керпе ясалган карточ-каны махсус тактага беркетә.) Балалар, сез рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Керпеләр.) Дөрес! Балалар, монда ничә керпе бар? (Күп.) (Б. а.) Керпе, нәни керпекәйләрне сөендерергә дип, гөмбәләр алып килгән. (Тәрбияче бер баланы такта янына чакыра.) Ралинә, минем янга кил һәм һәр керпе баласына берәр гөмбә биреп чык. Менә бу керпекәйгә, монысына да, тегесенә дә. Балалар, гөмбәләрне уң кул белән алырга һәм сулдан уңга өләшергә кирәк, сул кул белән рәсемнәрне тотып торыгыз. (Әгәр дә бала сулагай түгел икән, предметларны уң кулы белән алып, рәсемнәрнең берсен дә калдырмыйча, сулдан уңга берсе өстенә икенчесен куеп барырга тиеш.) Ралинә, син нәрсә эшләдең? (Мин һәрбер керпегә берәр гөмбә бирдем.) Балалар, Ралинә ничәшәр гөмбә бирде? (Берәр.) Димәк, гөмбәләр саны никадәр булган? (Керпеләр никадәр булса, гөмбәләр дә шулхәтле!) Балалар, карагыз әле: гөмбәләр барысына да җиттеме? (Әйе, җитте. Хәзер һәр керпенең дә берәр гөмбәсе бар) Керпеләр гөмбәләрне кышка дип яшереп куярга уйлаганнар. (Тәрбияче икенче баланы чакыра.) Ләйлә, гөмбәләрне өстән аскы юлга кучереп куй әле, алар нәкъ керпеләрнең аяк очына туры килсен. Ләйлә, син әле генә нәрсә эшләдең? (Мин һәр керпе астына берәр гөмбә куеп чыктым.) Керпеләр никадәрле булса, гөмбәләр дә шулкадәрлеме? (Әйе, керпеләр никадәрле булса, гөмбәләр дә шулкадәрле.)

(Тәрбияче махсус җыелмалы кассага өч ябалак ясалган карточкалар-ны тезә.) Балалар, карточкаларда нәрсә ясалган? (Ябалаклар.) Безнең дустыбыз Ябалак бу кечкенә ябалакларга китаплар алып килгән, ул аларның бик тә акыллы булуларын тели. (Тәрбияче бер баланы ча-кыра. Керпеләр һәм гөмбәләр белән башкарылган кебек үк биремне үтиләр.) Мәрьям, һәр кечкенә ябалакка берәр китап биреп чык әле, монысына да, тегесенә дә. Ничә китап булды? (Ябалаклар никадәр, шулкадәр китап та бар.) Балалар, карагыз әле: китаплар һәр ябалакка да җиттеме? (Әйе, һәр ябалакның да берәр китабы булды.) Ябалаклар китапларын папкаларга җыеп куярга булдылар. Китапларны өске сы-зыктан аска күчерегез әле, алар нәкъ менә ябалакларның аяк очында булсыннар. (Алга таба бирем аналогик рәвештә аюлар белән дә башка-рыла. Тәрбияче махсус тактага аю рәсемнәре сурәтләнгән карточкалар-ны тезә.) Карточкаларда нәрсә ясалган? (Аюлар.) Әйе, бу аю балаларын сөендерер өчен, Копатыч аларга да күчтәнәч алып килгән. Игътибар белән карагыз әле: сез нәрсәләр күрәсез? (Тәрбияче бал тәпәннәренең контурлы рәсемнәрен күрсәтә. Бу бирем дә алдагы эшләр аналогиясе буенча башкарыла. Балаларга, бал тәпәннәрен алган вакытта, аларны уң кул белән тотарга һәм сулдан уңга куярга кирәклеген искә төшерү мәҗбүри.) Афәрин, балалар, сез биремнәрне бик әйбәт итеп үтәдегез!

  1. «Түгәрәкләр һәм квадратлар» дидактик күнегүе.

Балалар, Смёшариклар бәләкәй дусларын геометрик фигураларны танып белергә һәм аерырга өйрәтмәкче булалар. Менә бу геометрик фигуралар: түгәрәк һәм квадрат. Әмма алар үзләре бу фигураларны аера белмиләр: ни өчен түгәрәк тәгәри, ә квадрат юк. Өйрәтәбезме аларны? Мин сезгә бер геометрик фигура турында табышмак әйтергә телим. Игътибар белән тыңлагыз әле? (Табышмакны укый.)

Минем почмакларым юк, Табага охшаганмын, Тәлинкәгә, капкачка, Божрага, тәгәрмәчкә. Нәрсә соң мин, дусларым? (Түгәрәк)

Дөрес, бу — түгәрәк. Түгәрәкне кулларыгызга алыгыз һәм имән бармагыгыз белән аның контуры буенча йөртегез. Менә шулай. Бармагыгызның түгәрәк буйлап ничек хәрәкәтләнгәнен яхшылап тоегыз. Ничек хәрәкәтләнә? (Бармак йөгерә генә, аңа бернинди дә киртәләр юк.) Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм. Тыңлагыз! (Табышмакны укый.)

Мин бит түгәрәк түгел, Өчпочмакка якын зат, Турыпочмаклык абыйсы, Исемем минем... (квадрат).

Дәрес, бу — квадрат. Аны кулларыгызга алыгыз һәм шулай ук имән бармагыгыз белән контурлары буенча йөртеп чыгыгыз. Бармагыгыз ничек йөри? (Алга, аннары почмак, аска, аннары тагын почмак.) Хәзер түгәрәк һәм квадратны алыгыз да аларны тәгәрәтеп карагыз. Ни өчен түгәрәк тәгәри, ә квадрат юк. (Квадратның почмаклары бар, ә түгәрәкнең юк.) Балалар, булдырдыгыз! Хәзер смешариклар ни өчен түгәрәк тәгәрәгәнен, ә квадратның тәгәрәмәгәнен беләләр, кечкенә дусларына да барысын да аңлата алачаклар. Сезнең алда бер карточка бар, ул икегә бүленгән. Бу карточкада нәрсәләр ясалган? (Түгәрәкләр.) Түгәрәкләр кайда ясалган: өстәге юлдамы, әллә астагы юлдамы? (Өстәге юлда.) Аскы юлга зәңгәр түгәрәкләр тезеп чыгыйк әле, аларның саны өстәгеләренең санына тигез булсын. (Өстәге түгәрәкләр никадәр булса, астагы түгәрәкләр дә шулкадәр.) Өстәге һәм астагы түгәрәкләрнең саны тигезме? (Әйе, тигез. Кызыл түгәрәкләр никадәрле булса, зәңгәр түгәрәкләр дә шулкадәр үк.) Хәзер аскы юлдан зәңгәр түгәрәкләрнең берсен алып куегыз. Ничек уйлыйсыз, хәзер зәңгәр түгәрәкләр саны әзрәк калдымы, әллә күбрәкме? (Зәңгәр түгәрәкләрнең саны әзрәк калды.) Ни өчен зәңгәр түгәрәкләр әзрәк калды? (Чөнки бер зәңгәр түгәрәкне алып куйдык.) Түгәрәкләр кайда күбрәк, өстәме, астамы? (Өстә түгәрәкләр күбрәк.) Кайда әзрәк? (Астагы юлда түгәрәкләр әзрәк.) (Б. а.) (Шундый ук эшне квадратлар белән дә уздырырга мөмкин.) Афәрин, балалар. Сез барыгыз да бик тырышлар, уңганнар, бер-берегезгә ярдәм дә итәсез.

  1. «Крош барабанда уйный» дидактик күнегүе.

Һәр кешенең дә яраткан шөгыле була: кемдер китап укырга ярата, кемдер тимераякта шуарга, кемдер рәсем ясарга һәм музыка уен коралларында уйнарга ярата. Балалар, сезнең дә яраткан шөгыльләрегез бармы? (Балалар үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйлиләр.) Рәхмәт, үзегезнең дә сизгәнегез бардыр, яраткан эшебезне эшли алганда, безгә бик тә рәхәт була, кәефебез күтәрелә. Көр смешарикның да үз яраткан шөгыле бар бит. Ничек уйлыйсыз, Бараш нәрсә эшләргә ярата? (Шигырь язарга.) Ә Пин? (Машиналар һәм аларның детальләрен төзәтергә ярата һ. б.) Сез беләсезме, Крошның яраткан эшләреннән берсе — барабанда уйнау. Хәзер ул сезгә уйнап та күрсәтер әле. Ә сез игътибар белән тыңлагыз. (Башта Крош барабанга гына кага, ә ан­нары ширма артына качып тавыш ишеттерәчәк, башта бер генә тавыш ишетелә. Балалар биремнең мәгънәсен аңлагач, 1 тавыштан 3 тавышка кадәр ишетеләчәк.) Крош барабанга сукканда, сез өстәлгә Крош барабанга суккан кадәр үк шакылдатып алыгыз. (Крош бер тапкыр суга.) Сез ничә тапкыр суктыгыз? (Бер тапкыр.) Сез ни өчен шулкадәр суктыгыз? (Чөнки Кроил та бер тапкыр гына сукты.) Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер Крош ширма артына кереп кача, һәм бара-банга кагачак, сез бик игътибарлы булып тыңлагыз. Сезнең алда төрле уенчыклар ясалган карточкалар тора. Крош барабанга сугу белән үк, бармагыгыз белән бер рәсемгә тотыныгыз, икенче тапкыр суккач, бармакларыгызны икенче рәсемгә күчерегез. Кемнең карточкасында Крош барабанга суккан кадәр үк уенчыклар ясалган булса, шул рәсемен күтәреп күрсәтсен. (Тәрбияче, ширма артына кереп, барабанга бер таш кыр, аннары тагын бер тапкыр, бераздан тагын бер тапкыр сугып ала. Әз генә паузалар белән ритмлы итеп суга.) Балалар, сез ритмны бик яхшы тойдыгыз, биремне дә әйбәт итеп үтәдегез, киләчәктә сездән талантлы музыкантлар чыгарга мөмкин.

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә бүгенге дәрестә иң ошаганы нәрсә бул-ды? Нәсимә (Самат, Салих, Кәримә, Вәсилә һ. б.), ничек уйлыйсың, син бүген кайсы биремнәрне әйбәт итеп эшли алдың? (Б. а.) Сез мине бүген бик сөендердегез, барлык биремнәрне дә җиренә җиткереп үтәдегез. Сме-шарикларга булышып, үзегез дә бик күп кызыклы яңалыклар белдегез.