Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста

Программ эчтәлек: 1. Махсус әзерләнгән урында бер һәм күп предметларны табу күнекмәләрен ныгыту (мәсәлән, өстәл өстендә нинди уенчыкларның күп булуын, ә кайсысының берәү генә икәнлеген ачыклау), бер төркем уенчыклар янына шулкадәр үк сандагы башка төрле уенчыкларны куярга өйрәтү, уенчыкларны, уң кулга алып, сулдан уңга күчерергә өйрәтү; тәүлек өлешләре турындагы күзаллауларны тирәнәйтү. 2. Игътибарны, сөйләмне, чагыштыру буенча фикерләү операцияләрен, анализлауны, иҗади мөмкинлекләрен, ориентлашуны үстерү. 3. Дәресләрдә укуга омтылыш тәрбияләү, табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: уенчык смешариклар; яссылыкта сурәтләнгән чәчәкле алан; чәчәкләр (ромашкалар, кашкарыйлар, тукранбаш, кыңгыраулар); бөҗәкләр (кондызлар, камкалар (божья коровка), кырмыскалар, күбәләкләр, энә караклары); күбәләк иллюстрациясе; тәүлекнең төрле вакытын сурәтләгән иллюстрацияләр (иртә, кич, көн, төн). Тарату материалы: балалар санынча чәчәк сурәтләре.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Чәчәкле алан» уен күнегүе.

(Балалар түгәрәккә басалар һәм хор белән шигырь сөйлиләр.)

Кояш белән бергә торабыз без, Кошлар белән бергә җырлыйбыз. Иртәләр, көннәр хәерле булсын! Шулай бергә без дус яшибез!

Балалар, бер-берегезгә карагыз һәм елмаегыз. Мин сезнең барыгызга да бик уңышлы көн телим.

Беләсезме, смешариклар чәчәкле алан буйлап йөгерергә һәм андагы чәчәкләргә сокланырга яраталар. Алар аланда яшәүче бөҗәкләрне күзәтергә дә онытмыйлар. Ә сез нинди бөҗәкләрне беләсез? (Кырмыска, күбәләк, коңгыз, энә карагы). Рәхмәт! (Тәрбияче алдан ук чәчәкле алан күрсәтә, ә аланга балалар санынча чәчәкләр һәм бөҗәкләрнең сурәтләрен беркетә: бер урында бер күбәләк һәм берничә камка; икенче урында: энә карагы, күп кенә коңгызлар; өченче урында: бер коңгыз, берничә бал корты; дүртенче урында: бер камка һәм бик күп кырмыскалар.) Балалар, сез бу аланда нинди бөҗәкләрне күрәсез, алар ничә? (Тәрбияче дүрт баланы чакырып чыгара. Балалар, бөҗәкләрнең исемнәрен әйткәндә, аларның исәбен дә әйтергә тиеш.) Мәрьям, син нинди бөҗәкләр күрәсең, аларның саны күпме? (Бер күбәләк һәм- күп камкалар.) (Б. а.) Самат, син нинди бөҗәкләрне күрәсең, һәм алар ничә? (Бер әнә карагы, күп коңгызлар.) (Б. а.) Ләйлә, ә син ниндиләрне күрәсең? (Бер коңгыз һәм бал кортлары). (Б. а.) Сәмир, ә хәзер син нинди бөҗәкләр күрүең һәм аларның ничә булуы турында сөйлә? (Бер камка һәм күп кырмыскалар.) Афәрин! Балалар, ә бу аланда нәрсәләр үсә? (Чәчәкләр.) Ал арны без ничек атыйбыз? (Кыр чәчәкләре.) (Б. а.) Сез нинди кыр чәчәкләрен беләсез? (Ромашкалар, тукранбашлар, кыңгыраулар.) Аланда чәчәкләр күпме? (Бик күп.) Балалар, бөҗәкләр бик арыганнар, аларның чәчәкләргә кунып ял итеп аласылары килә. Әйдәгез, һәркайсыгыз берәр бөҗәк алыгыз да аларны чәчәкләргә утыр- тып чыгыгыз. Бөҗәкләрне уң кулыгыз белән генә тотыгыз. (Балалар бу биремне башкарганда, тәрбияче аларның кул тотышларына игътибар итәргә тиеш.) Барлык бөҗәкләргә дә чәчәкләр җиттеме? Чәчәкләр һәм бөҗәкләрнең саны турында нәрсә әйтә аласыз? (Чәчәкләр һәм бөҗәкләр саны тигез. Аларның саны бертөрле: ничә чәчәк булса, шуның кадәр үк бөҗәк тә бар.) Балалар, без әле яңа гына нәрсә эшләдек әле? (Бала-лар биремнәрне ничек үтәүләре хакында сөйлиләр. Мин ромашкага бер камканы утырттым.) Балалар, смешариклар чәчәкләрне беркайчан да өзмиләр, бөҗәкләргә дә тимиләр. Сез алардан үрнәк алыгыз.

  1. «Күбәләк» динамик паузасы.

Балалар, күз алдына китерик әле: сез барыгыз да күбәләкләргә әйләндегез, ди. Күз алдына китердегезме? Хәзер, әйдәгез, «Күбәләк» уены уйнап алыйк.

Җиңел, ап-ак күбәләк Балалар әйләнә-әйләнә йөгерәләр.

Оча болынга таба. Кулларын күбәләк канатлары

Чәчәктән чәчәккә кунып, кебек җилпиләр. Чүгәләп утыралар,

Көн буе канат кага. кулларын баш очына кадәр

Төн җиткәч, ул да йоклар, күтәреп очкан кебек җилпиләр.

Иртәгә тагын очар.

Балалар, әйтегез әле: ә күбәләк кайчан йоклый? (Б. җ.) Ә күбәләк көндез нәрсәләр эшли? (Б. җ.) (Тәрбияче коврографка тәүлекнең төрле вакытын сурәтләгән иллюстрацияләр тезә. Аларны карап, ба-лалар төнлә, кич, көндез, иртән эшләнә торган эшләрне сурәтләгән рәсемнәрне сайлыйлар.)

  1. «Кыңгырау кайда чыңлый?» дидактик уены.

Балалар вакытыбыз аз калып бара. Әйдәгез әле, Крошны «Кыңгырау кайда чыңлый? » уенын уйнарга өйрәтәбез. (Балалар ярымтүгәрәк ясап һәм күзләрен йомып басалар. Тәрбияче уенчык Крошны берәр бала янына китерә һәм кыңгырауны чыңлата (алда, артта, өстә яки аста). Бала кыңгырау тавышының кайсы яктан ишетелгәнен белергә тиеш. Күзләрен ачкач, ул дөрес юнәлешне башта куллары белән күрсәтә, аннары гына әйтеп бирә.)

  1. Рефлексия.

Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Балалар, сез бик акыллы! Сез аланда күпме бөҗәк барлыгын белә алдыгыз. Бөҗәкләрне бик сак кына чәчәкләргә утыртып ял иттердегез, күбәләкләргә әйләнеп очып карадыгыз, кыңгырауның кайда чыңлаганын да төгәл әйтеп бирдегез. Крош та сезне тырыш, уңган, төгәл һәм сакчыл булуыгыз өчен чын

күңелдән мактый!