Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар

  1. «Чынаякларны сана» дидактик күнегүе.

Материал: 5 чынаякның яссылыктагы рәсеме. Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Өстәлгә нәрсә куйдылар? (Чынаяклар.) Алар ничәү? (Биш.) Бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торалар? (Төсләре белән.) 3 (4, 5) чынаякны санап ал әле. Хәзер нәрсә эшләгәнеңне сөйләп чык. Ни өчен алай эшләдең?

  1. «Балыклар» дидактик күнегүе.

Материал: балага икегә бүленгән карточка бирелә. Карточканың өске юлында бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта 5 балык ябыш-тырылган. Янәшә торган подноста балыклар ята (аларның саны 5 тән күбрәк).

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Өске рәттә ничә балык бар? Подностан нәкъ шулкадәр үк балык ал һәм аларны карточканың аскы юлына тезеп чык. Аскы рәттәге балыкларның өстәге балыклар белән бер үк санда (артыграк, әзрәк) булуы куренеп торсын.

Бәяләү критерийлары:

1 балл — бала тәрбияче ярдәме белән дә биремнәрне үти алмый.

2 балл — бала 5 кә кадәр саный, «Барлыгы ничә?» дигән сорауга җавап бирә ала, исәпләү нигезендә төркемнәрдәге предметларны чагыштыра. Төркемнәрдәге предметларны аерып чыгару аның өчен авыррак. Кайсы предметлар күбрәк, әзрәк, тигез икәнлекне билгели.

3 балл — бала 5 кә кадәр саный, «Барлыгы ничә?» дигән сорауга җавап бирә, исәпләү нигезендә төркемнәрдәге предметларны чагыштыра, шулай ук төркемнәрдән предметларны аерып чыгара һәм аларны парлаштырып чагыштыра белә. Бер төркем предметлар арасыннан билгеле бер сандагы предметларны санап ала белә, үз эшләрен сөйләп бара. Кайсы предметлар күбрәк, әзрәк, тигез икәнлекне билгели.

II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар

1. «Өйләр» дидактик күнегүе.

Материал: төрле зурлыктагы өй рәсемнәре (2 данә). Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Кара әле: ике өйнең дә биеклеге бер дәрәҗәдәме?

Өйләрне биеклекләре кимү тәртибендә тезеп куй әле. Биремне үтәгәндә, «биегрәк», «тәбәнәгрәк» сүзләрен кулланып, нәрсә эшләвеңне сөйләп бар.

2. «Елгаларны чагыштыр» дидактик күнегүе.

Материал: төрле озынлыктагы 2 елга рәсеме, көймә.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Педагог елгаларның озынлыкларын чагыштырып карарга тәкъдим итә: Озын (кыска) елганы күрсәт әле. Елгаларның киңлекләре турында нәрсә әйтеп була? Киң (тар) елганы күрсәт. Көй-мәне тар (киң) елгага җибәр дә: «Йөз көймә киң (тар) елга буйлап!» -диген. Аннары көймәне киң (тар) елгага җибәр һәм тагын: «Йөз көймә киң (тар) елга буйлап!» — диген.

Бәяләү критерийлары:

1 балл- бала 2 предметны янәшә һәм берсе өстенә икенчесен куеп чагыштырганда хаталар җибәрә. «Биегрәк», «тәбәнәгрәк»; «озынрак», «кыскарак» төшенчәләрен аңлап бетерми.

2 балл — бала 2 предметны берсе янына икенчесен һәм берсе өстенә икенчесен куеп карап чагыштыра белә (зуррак — кечерәк, биегрәк -тәбәнәгрәк, озынрак - кыскарак, бер үк төрле, тигез); предметларның зурлыкларын белдергән сүзләрне һәрвакытта да куллана алмый.

3 балл — бала 2 предметны янәшә һәм берсе өстенә икенчесен куеп карамыйча гына чагыштыра белә (зуррак - кечерәк, биегрәк -тәбәнәгрәк, озынрак - кыскарак, бер үк төрле, тигез); предметларның сыйфатларын сүзләр белән белдерә ала.