Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар

Программ эчтәлек: 1. Балаларда кычкырып санау күнекмәләрен ныгыту; геометрик фигураларны аларның үлчәмнәре арту яки кимүгә бәйле рәвештә бер рәткә тезәргә өйрәтү; «сулдан уңга», «өстән аска», «астан өскә» әйтелмәләрен аңларга өйрәтү; квадрат, өчпочмак һәм турыпочмаклык формасындагы предметларны аерырга өйрәтү, аларны геометрик үрнәкләр белән янәшә куеп карау. 2. Логик фикерләүне, тапкырлыкны, зирәклек сыйфатларын үстерү. 3. Бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Курсәтмә материал: кошлар ясалган рәсем: 5 кош уңда очып бара, 4 кош сулда очып бара; бал кортлары ясалган рәсем: 5 бал корты уңда, 4 бал корты сулда очып бара; камкалар ясалган рәсем: бишесе - үләндә, дүртесе - һавада; тавык башлыгы. Тарату материалы: һәр балага чеби башлыклары, геометрик фигураларның җыелмалары: бишәр квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык (фигураларның зурлыклары 8x8 дән алып 2x2 гә кадәр кечерәя).

Эшчәнлек барышы:

  1. «Сулдамы, ундамы?» дидактик күнегүе.

Балалар, Бараш безгә бик кызыклы карточкалар алып килгән. Менә карагыз әле. (Тәрбияче кошлар, бал кортлары, камкалар ясалган карточкаларны күрсәтә.) Бу рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган? (Б. җ.) Дөрес, кошлар, бал кортлары һәм камкалар ясалган. Ничә кош уңга таба очып бара? (Б. җ.) Дөрес, биш кош уңга таба оча. Ә сулга таба ничә кош очканын күрәсез? (Б. җ.) Дөрес, сулга таба дүрт кош оча. (Б. а.) Кайсы якка таба кошлар күбрәк оча инде? (Б. җ.) (Б. а.) Ә бал кортлары кай-сы якта күбрәк: сулдамы, әллә уңдамы? (Б. җ.) Үләндә ничә камка бар? (Биш.) (Б. а.) Ә ничә камка һавада оча? (Дүрт.) Камкалар кайда күбрәк: үләндәме, әллә һавадамы? (Б. җ.)

  1. «Тавык һәм чебиләр» уены.

Хәзер без тавык һәм чебиләр уенын уйнап алырбыз. (Тәрбияче үзе -тавык башлыгын, ә балаларга чеби башлыкларын кидерә.) Шигырь укый:

Тавык урамга чыккан Тәмле үлән ашарга. Артыннан чебиләре, Сап-сары бәбиләре!

Җим сорыйлар тавыктан, «Чеп-чеп, чеп-чеп, чеп», — диләр, Йөгерешеп йөриләр!

Тәрбияче, җим чүпләгән тавыш чыгарыр өчен, өстәлгә карандаш белән сугып ала, ул ничә тапкыр сукса (бердән 5 кә кадәр), балалар, шулкадәр үк тапкыр «чеп» дип, чеби тавышы чыгарырга тиеш. Балаларны берәм-берәм үз янына чакырып, биремне үтиләр.

  1. «Смешарикларның биремнәре» дидактик күнегүе. (Тарату материалы белән эш.)

Балалар, хәзер уйнап алырбыз. Сезнең алда геометрик фигуралар ята. Аларны сезгә смешариклар алып килгән. Бирем менә мондый: барлык өчпочмакларны да сайлап алыгыз һәм өстән аска бер рәткә тезеп чыгыгыз. Беренче итеп иң кечкенәсен куегыз, аннары зурая бару тәртибендә тезегез. Сез өчпочмакларны ничек тезеп чыктыгыз инде? (Өстән аска, иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына кадәр.) Нәрсә барлыкка килде? (Чыршы.) (Б. а.)

Хәзер квадратларны сайлап алыгыз һәм астан өскә таба тезегез, иң аска иң зур квадратны куегыз. Шуннан квадратлар кечерәя бару тәртибендә аларны өскә таба тезегез. Нәрсә барлыкка килде? (Манара.) (Б. а.)

Өченче бирем дә бар әле. Турыпочмаклыкларны да табыгыз һәм сулдан уңга иң кечкенәсеннән башлап тезеп чыгыгыз. Нинди геоме-трик фигураларны тезеп чыктыгыз? (Турыпочмаклыклар.) Нәрсә барлыкка килде? (Баскыч.)

  1. «Бу предметлар кайсы геометрик фигурага охшаган?» дидактик уены.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.

Бертуктамый йөри ул, Һәрвакыт төгәл үзе. Кайчан йокларга ятасын, Иртән эшкә барасын Иренми сөйли үзе. (Сәгать.)

Дусларым, табышмакның җавабы нинди була инде? (Б. җ.) Сә-гатьләр нинди геометрик фигураларга охшый ала? (Квадрат, түгәрәк, өчпочмак.) (Б. а.) Ә тагын нәрсәләр квадрат була ала? (Б. җ.) Нәрсәләр түгәрәк булырга мөмкин? (Б. җ.) Кайсы предметлар өчпочмакка охшыйлар? (Б. җ.) Ә нәрсәләр квадрат та, түгәрәк тә, өчпочмак та була ала? (Б. җ.) (Көзге, капкач, планшет, торт, печенье, өстәл һ.б.) Афәрин!

  1. Рефлексия.

Тырыш, уңган, акыллы булуыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт! Мин сезнең белән горурланам!

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРДА (УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ) ЭЛЕМЕНТАР МАТЕМАТИК КҮЗАЛЛАУЛАРНЫҢ ҮСЕШ ДӘРӘҖӘСЕН БӘЯЛӘҮ