Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру

Программ эчтәлек: 1. Төрле биеклектәге элементларны тәртип буенча бер рәткә тезү; биш төрле предметның биеклекләре арту, ки-мүгә бәйле рәвештә аларны бер рәткә тезәргә өйрәтү; «иң биек», «иң тәбәнәк», «биегрәк», «тәбәнәгрәк», «тагын да биек», «тагын да тәбәнәк» сүзләрен һәм аңлатмаларын кулланырга өйрәтү; кайсы предметны кая куярга кирәклеген хәтердә калдырырга күнектерү; авазларны санау күнегүләрен башкару. 2. Пространствода ориентлашуны, конкрет образлы фикерләүне камилләштерүне, тапкырлыкны, активлыкны һәм тәрбияче биргән сорауларга дөрес итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү. 3. Яшьтәшләрең белән бергә өйрәнү теләген тәрбияләү, эстетик күзаллаулар формалаштыру.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: җыелма-лы касса, аңа урнаштырыр өчен төсле рәсемнәр — 5 чыршы (аларның озынлыклары 5 сантиметрга кими бара: 28 сантиметрдан 8 сантиметрга кадәр), металлофон, өчпочмак, барабан, кашыклар, ширма, халык көйләре язылган аудиотасма, смешарикларның уенчыклары. Тарату материалы: һәр балага икешәр итеп бүленгән карточкалар, геометрик фигуралар салынган поднос.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Исәнме!» иртәнге күрешү күнегүе.

Уң кулның бармаклары, чиратлашып, сул кулның бармаклары белән исәнләшеп чыга:

Исәнме, алтын кояш!

Сәлам, зәңгәр күк йөзе!

Исәнме, ирекле җилкәй!

Иркен һәм киң Җир йөзе!

Сәламлибез без сине!

  1. «Биек, тәбәнәк чыршылар» дидактик күнегүе.

(Тәрбияче чыршылар ясалган картинаны күрсәтә.) Картинада нәр­сәләр ясалган? (Чыршылар.) Балалар, бу агачлар бик күп хайваннар өчен оя булып тора. Шуңа да агачларны сакларга һәм яңаларын утыртып торырга кирәк. Смешариклар моны бик яхшы аңлый, шуңа да алар яңа агачлар утыртырга булганнар. Алар нинди агачлар утыртырга булдылар икән? Менә табышмакны тыңлагыз әле:

Нинди уңган кыз соң бу?

Тегүче түгел үзе.

Тик ел буе энәләрдән

Ялт итеп тора үзе. (Чыршы.)

Дөрес, балалар, бу — чыршы! Әйдәгез, смешарикларга чыршыларны утыртырга булышабыз. Башта иң биек чыршыны, аннары аларның буйлары кыскару буенча бер рәткә утыртабыз. Ничә чыршы булды?

(Биш.) (Б. а.) Алар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылып торалар? (Алар биеклекләре буенча аерылып торалар.) (Б. а.) Айгөл, минем яныма кил һәм иң биек чыршыны күрсәт әле. Балалар, Айгөл нинди чыршыны күрсәтте? (Иң биеген.) Камил, хәзер иң тәбәнәк чыршыны күрсәт әле. (Б. а.) Менә Камил безгә иң тәбәнәк чыршыны күрсәтте. Мәрьям, чыршыларны иң биегеннән башлап тәбәнәгенә кадәр тезеп чык әле. Әйдәгез, хәзер чыршыларның зурлыкларын бергәләп кычкырып әйтик. (Иң биек чыршы, тәбәнәгрәк, тагын да тәбәнәк, тагын да тәбәнәк, иң тәбәнәк.) Балалар, чыршыларны башкача тезеп буламы? (Б. җ.) Дөрес, аларны иң тәбәнәк чыршыдан башлап иң биегенә ка-дәр тезеп була. (Берәр баланы чакырып, чыршыларны биеклекләре арта бару тәртибендә тездерә.) Менә безнең агачларыбыз бик матур итеп үсеп утыралар. Бу урманда чыршылар гына үсә икән. Мондый урманны ничек атыйлар әле? (Чыршы урманы.) Дөрес! Чыршылар без сулый торган һаваны да чистарталар, шуңа да алар күбрәк үссә, һава чистарак булачак. Чыршыга охшаган тагын нинди агачны беләсез? (Нарат.) Дөрес! Хәзер ял итеп алыйк!

  1. «Нарат» динамик паузасы.

Урамда чыршы үскән, Алар чайкалып торган,

Башлары күккә тигән. Бер алга, артка киткән.

Янында тупыл икән, Бергәләп чүгәлибез:

Озынрак булыйм дигән. Бер, ике, өч, дүрт, биш дибез!

Кинәт көчле җил искән, Тәннәребезне яздык,

Агачларны селкеткән. Урыннарга утырдык!

Балалар бер аякта баскан килеш өскә үреләләр, аннары, икенче аякта басып, өскә үреләләр. Алга, артка иеләләр, кулларны алга сузып чүгәлиләр. Урыннарда басып атлыйлар.

  1. «Квадратлар һәм түгәрәкләрне санагыз» дидактик күнегүе.

Балалар, урыннарыгызга утырыгыз әле. Сезнең өстәлләрегездә карточкалар һәм геометрик фигуралар салынган поднослар бар. Алар нинди фигуралар икән? (Квадратлар һәм түгәрәкләр.) (Б. а.) Крош сезгә ике сан алып килгән. Ләкин ул аларның исемнәрен оныткан. (Җыелмалы кассага 4 һәм 5 саннары урнаштырыла.) Балалар, бу саннарның исемнәрен әйтик әле. (4 һәм 5.) Хәзер подностан 4 түгәрәкне санап алыгыз да карточкагызның өске юлына, уң якка урнаштырыгыз. Ә хәзер биш квадратны санап алыгыз һәм карточкаларыгызның аскы юлына, сул якка куегыз. Булды! Барлыгы ничә түгәрәкне санап алдыгыз әле? (Дүрт.) Ә ничә квадрат санадыгыз? (Биш.) Түгәрәкләрне кая куй-дыгыз? (Карточканың өске юлына уң якка.) Ә квадратларны кая куйдыгыз? (Карточканың аскы юлына сул якка.) Кайсы фигуралар күбрәк? (Квадратлар.) Ни өчен? (Биш — дүрткә караганда зуррак сан.) Дөрес, биш — зуррак сан. Афәрин, Крош сезгә зур рәхмәт әйтә!

  1. «Музыкант смешариклар» дидактик күнегүе.

Смешариклар үзләренең оркестрларын булдырганнар. Кар-Ка-рыч — дирижёр. Металлофонда - Копатыч, өчпочмакларда - Ябалак, барабанда - Пин, кашыкларда Крош уйнаган. Балалар, кем дирижёр булган? (Кар-Карыч.) Кем металлофонда уйнаган? (Копатыч.) Карагыз әле: бу окрал нинди тавышлар чыгара. (Тәрбияче металлофонга бер тапкыр сугып ала.) Ничә аваз ишеттегез? (Бер.) Барабанда кем уйнаган? (Пин.) (Тәрбияче барабанга ике тапкыр суга.) Барабанда суккан ничә аваз ишеттегез? (Ике.) Өчпочмакларда кем уйнаган? (Ябалак.) (Тәрбияче өчпочмакларга өч тапкыр суга.) Ничә аваз булды? (Өч.) Кашыкларда кем уйный? (Крош.) (Тәрбияче кашыкларны бер-берсенә бер тапкыр суга.) Балалар, сез бик игътибарлы һәм зирәк, ритмны да тоя беләсез. Афәрин! Хәзер чын оркестрның ничек уйнаганын тыңлап алыйк. (Оркестр башкаруында милли көйләр яңгырый.)

  1. Рефлексия.

Сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Иң ошаганы кайсы бирем булды?