
- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •Эшчәнлек барышы:
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
Программ эчтәлек: 1. Балаларны алдан әйтелгән санга кадәр исәпләргә һәм аны хәтердә калдырырга, тигез сандагы уенчыкларны табарга өйрәтү; турыпочмаклык, квадрат, өчпочмак һәм түгәрәкне (аларның зур модельләре тәкъдим ителгәндә) аера белү күнекмәләрен ныгыту. 2. Тәэсирле кабул итү, пространствода ориентлашу, конкрет образлы фикерләү, тизлек, җитезлекне тикшерү. 3. Смешариклар һәм аларның дәресләренә кызыксыну уяту, дуслыкка хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: 2 гөмбә, 3 алма, 4 кишер, 5 җиләк ясалган 4 карточка; 2 тиен, 3 керпе, 4 куян, 5 аюның контурлы рәсемнәре; 4 озын җеп. Тарату материалы: уртасында берәр геометрик фигура (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, туры-почмаклык) ясалган пропеллерлар.
Эшчәнлек барышы:
«Предметларны санау» дидактик күнегүе.
Балалар, смешариклар рәсем ясарга, кәгазьдән төрле матур уенчыкларны кисеп эшләргә яраталар. Алар сезнең өчен менә мондый уенчыклар һәм матур рәсемнәр ясаганнар. (Карточкаларны күрсәтә.) Алар менә бу карточкаларда ясалган кадәр үк сандагы предметларны санап алырга өйрәнүегезне телиләр. (Тәрбияче 2 гөмбә ясалган карточканы күрсәтә.) Балалар, бу карточкада нәрсәләр ясалган? (Гөмбәләр.) (Б. а.) Ничә гөмбә бар? (Ике.) (Б. а.) Сиринә, ике тиенне ал да менә монда өстәлгә алып кил әле. Карина, Сиринә ничә тиен алып килде? (Ике.) Аларның саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар тигез. Гөмбәләр, никадәрле булса, тиеннәр дә шулкадәр.) (Башка карточкалар белән дә шундый ук биремнәр үтәлә. Балалар керпе, куян һәм аюларны алып киләләр.) Афәрин, балалар, сез биремне бик әйбәт итеп үти алдыгыз! Смешарикларга рәхмәт!
«Самолетлар» уены.
Балалар, без хәзер самолетлар уенын уйнарбыз. (Тәрбияче балаларга геометрик фигуралар - пропеллерлар өләшә. Идәндә озын җеп-тән түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык ясап куела.) Мин «Старт!» дип әйтүгә, сез самолёт-пропеллер- ларыгызны һавада очырта башлагыз. (Балалар бүлмә буйлап йөгерәләр.)
Самолетлар күктә оча, Кинәт зур болыт килде,
Җиргә алар сәлам бирә. Күккә караңгы иңде.
Җилдән дә җитез алар, Самолетлар, тизрәк-тизрәк,
Бер-берсен уза гына! Аэропорт көтә сезне!
«Аэродромга» дигән сигнал булу белән, һәр бала үз пропеллерын җептән ясалган тиешле фигурага кертә.
Рефлексия.
Афәрин, балалар! Сез бик җитез, уңган, чын дус та була беләсез! Әйдәгез, үз-үзебезне мактап кул чабып алыйк!
33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
Программ эчтәлек: 1. Балаларны 5 төрле предметның киңлекләре арту, кимүгә бәйле рәвештә аларны бер рәткә тезәргә өйрәтү; предметларның киңлекләрен чагыштыру өчен, бер әйберне икенчесе янына куеп карау алымын куллану; «иң киң», «иң тар», «киң-рәк», «таррак», «тагын да таррак», «тагын да киңрәк» сүзләрен кулланырга күнектерү; предметларны бармаклар белән капшап санарга өйрәнү. 2. Кулларның вак моторикасын, күзләр координациясен, мөс-тәкыйльлекне, активлыкны, игътибарлылыкны үстерү. 3. Пөхтәлек һәм дуслыкка хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: конверт, озынлыклары бер үк, ә киңлекләре төрле булган 5 тасма (киңлек 15 тән 3 сантиметрга кадәр кечерәя). Бердән бишкә кадәр конфет са-лынган капчыклар, Крош, «Өч аю» әкиятеннән аю рәсемнәре. Тарату материалы: тигез озынлыктагы 3 тасма салынган конверт (озынлык 12 см, киңлек 10 нан 4 сантиметрга кадәр).