Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау

Программ эчтәлек: 1. 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Озынлыклары кимү һәм үсүгә карап, предметларны бер рәткә урнаштыру, бу очракта бер кагыйдәгә нигезләнергә: калганнар арасыннан иң озын (кыска) предметларны тәртип буенча сайлап алырга кирәк; предметларның озынлыгын билгеләү өчен, бер предмет янына икенчесен куеп карау юлын куллану күнекмәләрен ныгыту; балалар сөйләмендә «иң озын», «иң кыска», «озынрак», «кыскарак», «озынлык» сүзләрен активлаштыру; предметлар саны аларның урнашу формасына бәйле түгеллеген аңлату, төрле ысуллар белән урнаштырылган предметларны санарга өйрәтү, геометрик фигураларны аерырга өйрәтә торган күнегүләрне эшләү. 2. Кулларның вак моторикасын, ирекле игътибарны, тоемлауны, логик фикерләүне, тапкырлыкны үстерү. 3. Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Пин уенчыгы, төрле төсле 5 линейка (кызыл, кишер төсле, сары, яшел, зәңгәр), аларның озынлыклары төрле (30 дан алып 10 сантиметрга кадәр); 3 тәлинкә, 15 җиләк-җимеш. Тарату материалы: төрле озынлыктагы һәм төрле төстәге (кызыл, кишер төсле, сары, яшел, зәңгәр) 5 суалчан салынган конверт, һәр балага берәр геометрик фигура.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Пин линейкалары» дидактик күнегүе.

Балалар, сез барыгыз да Пинның сызымнар ясарга яратуын беләсез. Моның өчен ул төрле төсле линейкалар куллана. Менә алар! (Тәрбияче линейкаларны, күрсәтеп, өстәлгә тезә.) Без дә сызым сызарга өйрәнербез. Иң башта бу линейкаларны тәртип белән тезеп куярбыз. Алдан иң озын линейканы куегыз, аннары озынлыклары кими бару тәртибендә рәттән тезегез. Балалар, иң алдан кайсы линейканы куябыз булып чыкты инде? (Б. җ.) Дөрес, иң озын линейканы табып куйганнан соң, калган линейкалар арасыннан тагын иң озынын табабыз. Әйдәгез, башлыйбыз! (Балалар биремне үтиләр.) Беренче иң озын линейка нинди төстә булып чыкты? (Кызыл.) (Б. а.) Чираттагы озын линейка кайсы икән? Моны белү өчен, линейкаларны янәшә куеп чагыштырып барыгыз. Икенче линейка нинди төстә? (Кишер төсендә.) (Б. а.) Дөрес! Хәзер кызыл һәм кишер төсле линейкаларның озынлыклары турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Б. җ.) Азамат, калган линейкалар арасыннан иң озынын тап әле. Ул нинди төстә? (Сары.) (Б. а.) Сары һәм кишер төсле линейкаларның озынлыклары турында нәрсә әйтергә була? (Б. җ.) Әйе, кишер төсле линейка сары линейкага караганда озынрак. Эмиль, хәзер син калган линейкалар арасыннан иң озынын тап. Ул нинди төстә? (Яшел.) (Б. а.) Яшел һәм сары линейкаларның озынлыклары турында нәрсә әйтеп була? (Б. җ.) Сары линейка озын, яшел линейка кыскарак. (Б. а.) Латыйфа, син дә иң озын линейканы тап әле. Аның төсе нинди? (Зәңгәр.) (Б. а.) Яшел һәм зәңгәр линейкаларның озынлыклары ту-рында нәрсә әйтеп була? (Б. җ.) Балалар, барлык линейкаларны да нинди, тәртиптә тезеп чыктык инде? (Балалар тәрбияче белән бергә линейкаларны урнашу тәртибендә атап чыгалар: иң кыска, озынрак, тагын да озынрак, тагын да озынрак, иң озын.)

  1. «Күңелле суалчаннар» дидактик күнегүе. (Тарату материалы белән эш.)

Балалар, Пин күңелле суалчаннар гаиләсе белән очрашкан. Алар сезнең өстәлләрегездәге конвертлар эчендә ята. Конвертны ачып, суалчаннарны аннан алыгыз. Хәзер иң озын суалчанны табыгыз. Ул нинди төстә? (Зәңгәр.) Бу суалчан гаиләдә кем булыр икән? (Б. җ.) Дөрес, ул әти суалчан. Ә хәзер әти суалчаннан кыскарак суалчанны табыгыз. Ул нинди төстә? (Кызыл.) Бу суалчан гаиләдә кем була ала? (Б. җ.) Дөрес, ул әни суалчан. Аны әти суалчан янына куегыз. Хәзер аларның малай суалчаннарын табыгыз. Ул әни суалчаннан кыскарак. Аның төсе нинди? (Яшел.) Бу суалчан әни һәм әти суалчаннан кыскарак. Аны әни суалчан белән янәшә куегыз. Бу гаиләдә тагын ике кечкенә кызчык та бар. Ул малай суалчаннан кыскарак. Аларның төсләре нинди? (Берсенең сары, берсенең кишер төсле.) Кайсы кыз суалчан озынрак? (Сары.) Дөрес, аны малай суалчан янына куегыз. Хәзер иң нәни суалчан кызчыкны да апасы янына куегыз. Бу гаиләдә барлыгы ничә суалчан бар инде? (Биш.) Дөрес! Аларның озынлыкларын бергәләп кычкырып әйтик: иң озын, кыскарак, тагын да кыскарак, тагын да кыскарак, иң кыска. Менә хәзер бөтен гаилә бергә җыелды. Алар -бик: дуслар һәм киң күңелле суалчаннар!

  1. «Фигураны бел» динамик паузасы.

Пин төрле геометрик фигуралар сызды һәм аларны кисеп алды. Бүген ул шул фигураларны сезгә дә күрсәтергә тели, сез аларны аера белерсезме икән? Әмма мин биремне бераз катлауландырырга булдым. Сез күзләрегезне йомып торыгыз. Мин, һәрберегез янына килеп, сезнең кулларыгызга, фигуралар бирермен. Сез аларны бармакларыгыз белән капшап карап кына танырга тиеш буласыз. (Балалар күзләрен йомып торалар, тәрбияче һәрберсенә берәр геометрик фигура өләшеп чыга.) Балалар, бу фигураларның нинди фигура булын белә алдыгызмы? Хәзер күзләрегезне ачыгыз да үзегезне тикшереп карагыз. Кем күзен йомган килеш фигураны белә алган, шул кулын күтәрсен. (Тәрбияче һәр баладан геометрик фигураның атамасын сорап чыга.) Ә күзләрне йомган килеш аларның төсен белеп булыр идеме? Ничек уйлыйсыз? (Б. җ.) Рәхмәт, сез бу биремне бик уңышлы үтәдегез.

  1. «Җиләк-җимешне төрлечә урнаштыр» дидактик күнегүе.

Әйдәгез, Пинны җиләк-җимеш белән сөендереп алыйк әле. Мин үз яныма Әмир, Самат һәм Зөһрәне чакырам. Менә сезгә тәлинкәләр, анда биш төрле җиләк-жимеш куегыз. Җиләк-җимешләрне төрлечә урнаштырыгыз, әниләрегез өстәл көйләгәндә аларны ничек тезгәннәрен искә төшерсәгез дә була. (Балалар биремне үтиләр.) Зөһрә, син ничә һәм нинди җиләк-җимешләрне тәлинкәңә куйдың? (Җавап.) Дөрес, син бер мандарин, бер апельсин, бер лимон, бер алма, бер грушаны алгансың. Бик матур итеп тезгәнсең, афәрин! Балалар, ә Әмир нинди җиләк-җимешләрне сайлаган? (Балалар бергә саныйлар.) Самат, син дә үз җиләк-җимешләрең турында сөйлә инде. (Җавап.) Балалар, һәр тәлинкәдә ничәшәр җиләк-җимеш? Дөрес, бишәр. Зөһрә, Самат, Әмир бик тырышлар! Алар, тәлинкәләргә җиләк-җимешләрне төрлечә урнаштырсалар да, һәркайсы бишәр җиләк-җимеш сайлап алды.

  1. Рефлексия.

Балалар, бүген сезгә биремнәр кызыклы булдымы? Иң истә калганы нәрсә булды? Мин сезгә акыллы, тырыш, актив булуыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Хәзер матур музыка тыңлап алыйк. (Музыка яңгырый.)