Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә

Программ эчтәлек: 1. Балаларны предметларны капшап са-нарга, аларның исәбен билгеләргә өйрәтү; предметларның калынлыкларына карап, аларны чагыштыру. 2. Күрсәтмәле-тәэсирле фикерләүне үстерү, уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту, вак моторика күнегүләрен уздыру. 3. Башкаларга карата игелекле мөнәсәбәт һәм ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Крош уенчыгы, кәрзин. Тарату материалы: тукымадан тегелгән алмалар (сары, кызыл, яшел), аларның эчендә төшләре урынына бердән бишкә кадәр фасольләр салынган, һәр балага берәр алма, бердән бишкә кадәр түгәрәкләр ясалган карточкалар, һәр балага тигез озынлыктагы, төрле калынлыктагы өчәр карандаш; балалар санынча буярга дип ясалган кишер рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Капшап санау» дидактик күнегүе.

Балалар, кемдер шакый. (Ишек шакыган тавыш.) Кем шакый икән, карап керим әле. (Тәрбияче ишек артына чыга һәм кулына Крошны тотып керә.) Безгә кунакка кем килгән? (Крош.) Балалар, әйдәгез, Крош белән исәнләшик! (Исәнме, Крош!) Ә рус телендә исәнләшсәк ничек була? (Здравствуй, Крош!) Афәрин! Балалар, менә ничек әйбәт, сез татар телендә дә, рус телендә дә исәнләшә беләсез! Балалар, Крош сезгә менә нәрсә дип әйтә: «Балалар, мин сезгә алмалар салынган кәрзиннәр алып килдем. Алар эчендә биремнәр бар. Сез кулларыгызга күзләрегез белән ярдәм итеп саный беләсез инде. Ә менә кулларыгыз белән генә санасагыз, ничегрәк булыр икән? Болай эшләү бик файдалы. Сез яхшырак яза башларсыз, укуыгыз да алга китәр. Мин үзем, һәрвакыт шулай санал, төрле биремнәрне эшлим». Балалар, мин сезгә Крош алып килгән алмаларны өләшәм. Сез алар эчендәге төшләрне тотып карагыз әле. Тоясызмы, алмалар эчендә төшләр бар. Һәрберегезнең дә алмасы эчендә төшләре бармы? (Әйе.) (Б. а.) Хәзер аларны санап чыгарга кирәк. Әмма санаганда игътибарлы булыгыз, һәр төшне бармакларыгыз белән капшап чыгыгыз. Ничә төш барлыгын исегездә калдырыгыз. (Балалар са-ныйлар.) Санадыгызмы? (Б. җ.) Алисә, синең алмаң эчендә ничә төш бар? Марат, ә синең алмаңда ничә төш? (Шул рәвешле тәрбияче һәр баладан алмаларында ничә төш булуын сорап чыга.) Балалар, сезнең өстәлләрдә саннар язылган карточкалар тора. Алмаларыгызда ничә төш булса, шул сан язылган карточканы миңа күрсәтегез әле. Хәзер алмаларыгызны алышыгыз һәм яңадан саныйбыз. (Бу күнегүне берничә тапкыр кабатларга мөмкин.)

  1. Динамик пауза.

Бер — без тезелешеп бастык, Ике — иелдек, турайдык.

Өч — өч тапкыр чәбәкләгәч,

Башны өч кат селкедек.

Дүрт — кулларны киң иттереп

Җәйдек, кочакны ачтык.

Биш — кулларны болгый-болгый,

Урыныбызга бастык.

  1. «Тәртип буенча тез» дидактик уены.

Крош монда тагын нәрсәдер алып килгән. Игътибар белән карагыз әле. (Күрсәтә.) Дөрес, карандашлар. Һәркайсыгыз үзенә өчәр карандаш алсын. Аннары Крошка аларны калынлыкларына карап аера белгәнебезне күрсәтербез. Өстәл артына утырышыгыз һәм карандашларны алдыгызга куегыз. (Һәр балада тигез озынлыктагы, әмма төрле калынлыктагы өчәр карандаш.) Балалар, карандашларның озынлыклары тигезме? (Әйе.) Ә аларның калынлыклары нинди? (Б. җ.) Дөрес, алар төрле калынлыкта. (Б. а.) Балалар, бу карандашларны калынлыклары арта бару тәртибендә тезеп чыгыгыз әле. Дәринә, син аларны ничек тездең? (Башта иң нечкә карандашны куйдым, аннары калынын, шуннан иң калын карандашны куйдым.) (Тәрбияче тагын берничә баладан сорый.) Балалар, хәзер бергә «иң калын, нечкә, иң нечкә» дип кычкырып әйтик әле. Бергәләп шул ук сүзләрне җырлыйк. (Җырлыйлар.) Хәзер иң калын карандаштан башлап иң нечкәсенә кадәр тезеп чыгыгыз. Азалия, син карандашларыңны ничек тездең? (Башта иң калынын, аннары нечкәсен, шуннан соң иң нечкәсен куй-дым.) Афәрин! Әйдәгез, хәзер бергәләп иң калын, нечкә, иң нечкә дип пышылдап кына әйтик. Хәзер шушы ук сүзләрне җырлыйк. Крош хәзер биремне дөрес эшләгәнбезме, юкмы икәнлекне тикшереп чыгар. Барысын да дөрес эшләгәнсез. Афәрин!

  1. «Крош өчен кишер» дидактик күнегүе.

Балалар, Крош сезнең өчен шундый кызыклы биремнәр әзерләгән. Аңа рәхмәт әйтик һәм аны кунак итеп алыйк әле. Ничек уйлыйсыз, Крош нәрсә ашарга ярата икән? (Б. җ.) Дөрес, ул кишер ашарга ярата. Кем кишер турында табышмак белә? (Б. җ.) Сезнең өстәлләрдә кишер ясалган кәгазьләр бар. Андагы кишерләрне матур итеп буярга кирәк. Кирәкле карандашны алыгыз һәм кишерне буягыз. Кишер нинди төстә була? (Кызыл-сары.) Дөрес! Әзер рәсемнәрегезне Крошка бүләк итегез. Крош сезнең уңган, тырыш һәм зирәк булуыгызга шаккатты, ул бик сөенде!

  1. Рефлексия.

Без бүген нәрсәләр эшләдек? Иң күбе сезгә нәрсә ошады? Ни өчен? Нинди яңалыклар белдегез? Афәрин!