Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә

Программ эчтәлек:1. Төркемнән билгеле предметларны аерып алу һәм аларны яңадан төркемнәргә берләштерә белү күнекмәләрен ныгыту; төркемдәге барлык предметларга хас сыйфатларны һәм аерым бер предметларга гына хас сыйфатларны табарга өйрәтү, күп һәм аз предметларны таба белү күнекмәләрен булдыру, предметларны зурлыкларына карап чагыштырырга һәм нәтиҗәләрне «зур», «кечкенә», «зуррак», «кечерәк» сүзләре белән атарга өйрәнү. 2. Балаларда игътибарлылыкны, кабул итү һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. 3. Тырышлык, активлык һәм биремнәргә карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: смешарик-лар (Пин, Нюша, Бараш); ике чиләк: берсе буш, икенчесендә балалар санынча эре, вак балыклар; биек һәм тәбәнәк ике тау сурәтләнгән рәсем. Тарату материалы: балалар санынча зур һәм кечкенә конфетларның яссылыктагы рәсемнәре.

Эшчәнлекнең барышы:

  1. «Кулга-кул тотыныштык...» сәламләшүе.

Балалар, түгәрәккә басып, кулга-кул тотынышалар. Шуннан соң бер-берсен сәламлиләр.

Кулга-кул тотыныштык, Без бергә - озын бер тасма.

Без зур да була алабыз, Балалар, кулларын өскә күтәреп.

Кечкенә була алабыз, бер чүгәләп утыралар,

Аерылма, читкә басма. бер басалар.

  1. «Балыклар» уен күнегүе.

Кадерле балалар! Бик еракта серле ил бар, ул күзгә бик кечкенә булып күренә. Әмма чынлыкта анда бик иркен, һәм ул үзенә тугыз дусны сыйдырган. Сез, мөгаен, бу илнең нинди ил булуын һәм без искә алган дусларның кемлеген аңлап та өлгергәнсездер? Дөрес, алар — смешариклар. .Алар — чын дуслык үрнәге. Өстәвенә алар барысы да игелекле, шаян һәм түгәрәк. Бер сүз белән әйткәндә, без дә смешариклар белән дуслашырга тиеш. Шулаймы? Сезнең әле бу дуслар турында телевизордан мультфильмнар да караганыгыз бардыр! Алар турында хәтта китаплар да язалар. Бүген смешариклар безгә кунакка килделәр. (Тәрбияче балаларга смешарикларны күрсәтә.) Менә алар! Безгә кемнәр килгән? (Пин һәм Бараш.) Алар белән исәнләшеп алыйк. (Балалар смешарик-ларны сәламли.) Балалар, Пин һәм Бараш сезнең белән уйнарга тели, алар сезгә дип кызыклы биремнәр дә алып килгәннәр. Беренче биремне Пин әзерләгән. Пин кармаклар һәм төрле тимер-томыр белән уйнарга ярата. Кичә ул балыкка барган. Монда карагыз әле: күпме балык тоткан! (Тәрбияче балаларга балыклар салынган чиләкне күрсәтә.) Пин ничә балык тоткан? (Куп.) (Тәрбияче кулына бер балык ала.) Минем кулда ничә балык? (Балаларның җаваплары. Алга таба — Б. җ.) Ә чиләктә ничә балык? (Б. җ.) Сез бик акыллы лар. Данил, иң зур балыкны күрсәт әле. Афәрин! Мәрьям, ә син иң кечкенә балыкны күрсәт. Дөрес! Балалар, ә кемнең кулындагы балык озынрак? (Данилның кулындагы балык.) (Балаларны активлаштыру. Алга таба - Б. а.) Кемнең балы-гы кыскарак? (Мәрьямнеке.) (Б. а.) Балалар, кемнең балыгы калынрак? (Данилныкы.) (Б. а.) Ә кемнеке нәзегрәк? (Мәрьямнеке.) (Б. а.) Афәрин! (Тәрбияче балаларга берәр балык өләшеп чыга.) Балалар, балыкларыгызга карагыз әле: алар нинди зурлыкта? Зурлармы, әллә, киресенчә, кечкенәләрме? (Җаваплар.) Балалар, зур балыкны икенче төрле эре дип, ә кечкенәсен вак дип атап була. (Б. а.) Алинә, синең балыгың әреме, әллә вакмы? (Вак.) Самат, ә синдәге балык нинди? (Эре.) Марат, синең балыгың озынмы, әллә кыскамы? (Кыска.) Милена, синең балык озынлыгы буенча нинди? (Озын.) Афәрин! (Тәрбияче балыклар турында сөйләшүне дәвам иттерә.) Балалар, карагыз әле: чиләктә ничә балык калган? (Җаваплар.) Дөрес, берәү дә калмаган. (Б. а.) Балалар, безнең чиләктә яңадан балыклар барлыкка килсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Җаваплар.) (Б. а.) Дөрес, һәрберегез чиләккә берәр балык салып чыкса, алар анда күп булачак. Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Алдыгызда ике чиләк тора. Менә бу чиләк зурмы, әллә кечкенәме? (Кечкенә.) Ә бу чиләк нинди? (Зур.) Дөрес! Балалар, хәзер эре, озын, таза балыкларны - зур чиләккә, ә вак, кыска, нәзекләрен кечкенә чиләккә салыгыз. (Балалар балыкларын бер-бер артлы чиләккә салалар.) Булдырдыгыз, балалар! Менә чиләкләрдә балыклар бик күп булды. Алар төрле зурлыкта. Зур чиләктә зур балыклар, ә кечкенә чиләктә кечкенә балыклар. Балыкларның зурлары да, кечкенәләре дә бик күп. (Б. а.) Менә күрдеңме, Пин, безнең балалар бик тә акыллы, барлык биремнәрне дә дөрес эшләделәр.

  1. «Ничә конфет?» уен күнегүе.

Балалар, смешар ик ларның өйләрендә конфетлар саклана. Бараш үзенең конфетларын Нюша белән уртаклашырга булды. Конфетларын, барысын бергә җыеп, чиләккә салды. Бараш чиләккә ничә конфет салды икән? Әйдәгез әле, бергәләп карыйк, конфетларның нинди икәннәрен дә белик. (Тәрбияче чиләктәге конфетларны өстәлгә бушата. Балалар, тәрбияче белән берлектә, ничә конфет барлыгын һәм аларның нинди икәнлекләрен ачыклыйлар: берничә карамель, бер ирис, бик күп шоколадлы, бер җимешле конфет.) Балалар, конфетларның зурлыклары бертөрлеме? Иң зур конфетны табыгыз әле. (Балалар табып күрсәтә.) Сез тапкан конфет нинди әле? (Зур.) Хәзер иң кечкенә конфетны табып күрсәтегез әле. (Б. а.) Әйдәгез, зур конфетларны — уң кулга, ә кечкенәсен сулга тотыйк. Зур конфет белән чагыштырсак, кечкенәсе турын-да нәрсә әйтеп була? (Кечкенә конфет зурысыннан кечерәк.) (Б. а.) Ә зур конфет кечкенәсе белән чагыштырганда нинди? (Зур конфет кечкенәсеннән зуррак.) Дөрес, балалар, булдырдыгыз! Сез бөтен биремнәрне дә дөрес эшләдегез, шуңа да Нюша сезне конфетлар белән сыйлаячак.

  1. Рефлексия.

Балалар, сез бүген нәрсә белән шөгыльләндегез? Нинди яңалыклар белдегез? Иң ошаган бирем кайсы булды? Сез бүген бик тырыш булдыгыз, шуның белән мине сөендердегез. Мин дә сезне сөендерергә телим. Хәзер иң күңелле бию көенә биеп алыйк!