Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү

Программ эчтәлек: 1. Өч предметны калынлыкларына карап

чагыштыру, калынлыклары арта бару нисбәтле аларны бер рәткә тезү. «Бик калын (нечкә)», «калынрак (нечкәрәк)», «иң нечкә» сүзләре белән төрле зурлыкларны билгеләү; предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләүне өйрәтү эшен дәвам итү, 2. Игътибарны, хәтерне, тапкырлыкны, сөйләмне, күз белән карап предметларның үлчәмен билгеләү сәләтен, фикерләүне үстерү. 3. Математика белән кызыксыну, үзара ярдәмләшү, җавап бирү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Копатыч уенчыгы, хат салынган конверт, төрле төсле өч тәпән (иң калыны кы-зыл, төстә, таррагы - яшел, иң тары - зәңгәр), имән, каен рәсемнәре, әкияти өй һәм анда яшәүчеләр (аларның рәсемнәре), тозлы камырдан ясалган төрле калынлыктагы 3 коймак, төрле калынлыктагы 3 таякчык (утын). Тарату материалы: һәр бала санынча төрле төсле һәм төрле калынлыктагы 3 җеп.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Кемгә нинди коймак?» дидактик күнегүе.

Балалар, Копатыч килде һәм хат алып килде. (Хат тоткан Копатыч

чыга.) Бу хат - табышмак. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Урман аланында, Бер матур өйдә Өч дус яшиләр, ди,

Күптәннән менә.

Өч урындык, өч кәсә... —

Үзем җавап бирермен,

Берегез дә белмәсә! (Өч аю әкияте)

Дөрес! Конатычның дуслары — өч аю — сезне үзләренә кунакка чакыра. Нәрсәгә утырып кунакка барырбыз икән? (Б. җ.) Әйдәгез, сәяхәт итүнең яңа бер ысулын кулланып карыйк. Ул бик кызык исемле — «Телепортация» дип атала. (Б. а.) Телепортация сүзенең нәрсә аңлатканлыгын хәзер белербез! Болай хәрәкәт иткәндә, кеше бик тиз арада пространствода хәрәкәт итә ала. Монда машиналарга да, поезд, самолетка да утырырга кирәкми. Бу тор белән хәрәкәтләнү - бик кызыклы күренеш. Ә кунакка барганда, күчтәнәчкә нәрсә алабыз? Аюлар нәрсә ашарга ярата? (Бал.) Ярар, чыннан да, бал иң яхшы күчтәнәч булачак. Хәзер туры итеп басыгыз, кулларыгызны өскә күтәрегез, тагын да өскәрәк! Ә кулларыгызны аска төшергәндә: «У-у-у-х-х!» -дип әйтегез. Афәрин! Күзләрегезне ачсагыз да була. Карагыз әле: без нинди матур аланда. Сезнең алда агачлар. Монда ничә агач бар? (Ике.) Аларны ничек дип атыйлар? (Имән, каен.) (Б. а.) Игътибар белән агачларны карагыз әле. Аларның калынлыклары төрле. Кайсы агач калынрак? (Имән.) Кайсы нәзегрәк? (Каен.) Дөрес, имән каенга караганда калынрак. (Б. а.) Балалар, имән артында нәрсәдер бар. Игътибар белән карагыз әле: нәрсә ул? (Өй.) Дөрес, ә анда кемнәр яши әле? Дөрес, монда сез тычканны, куянны, бүрене күрәсез. Алар бик тә дус яшиләр. Тәмле коймаклар пешерәләр. (Тәрбияче тозлы камырдан ясалган коймакларны күрсәтә.) Игътибар белән карап әйтегез әле: бу коймакларның калынлыклары турында нәрсә әйтеп була? (Берсе калын, кайберләре нәзегрәк.) Балалар, әйдәгез, бу коймакларны урман хайваннарына бирик. Иң калын коймакны кем ашар икән? (Бүре.) Ни өчен? (Ул иң зурысы.) Ә нәзегрәк коймакны кайсына бирәбез? (Куянга.) Дөрес! Иң нәзек коймак кайсына калды инде? (Тычканга.) Дөрес, бүре зур, куан кечерәк, ә тычкан иң кечкенәсе. Сез мине сөендердегез. Ә хә-зер, әйдәгез, урман хайваннарына кышка утын әзерләргә булышыйк.

  1. «Утыннарны урнаштырыйк» дидактик күнегүе.

Балалар, әйдәгез, өстәлләрегездә яткан утын-таякчыкларны тәртип белән тезеп чыгыйк. Башта иң калын таякны, аннары нәзегрәген, соңыннан иң нәзеген куегыз. Хәзер аларны бүре, куян һәм тычканга бирик. Алар бу таякчыкларны, өйләренә алып кереп, коры урынга куйсыннар. Бүрегә кайсы утынны бирәбез? (Иң калынын.) Дөрес, ул зур һәм көчле! Ә куянга? (Нәзегрәк утынны бирәбез.) Шулай! Тычканга нинди утын калды инде? (Иң нәзек утын.) Әйе, алар арасында тычкан иң кечкенәсе шул. Менә булды да. Хәзер алар кыш көне туңып утырмаслар.

  1. «Ак кар» динамик паузасы.

Кайсы ел фасылында балалар чаңгы шуалар? (Кыш көне.) Хәзер сез дә миңа чаңгы шуып күрсәтегез әле.

Ап-ак кар, ап-ак кар

Явадыр көне-төне!

Балалар чаңгыга басты,

Көннең иң кызган мәле!

Балалар кулларын болгыйлар, чаңгыда йөргән хәрәкәтләр ясыйлар. (Берничә тапкыр кабатлана.)

  1. «Өч аюга күчтәнәч» дидактик күнегүе.

Әйдәгез, хәзер Копатычның дуслары янына барып җитик. Алар көтә-көтә зарыгып беткәннәрдер. (Аюлар: «Исәнмесез, балалар, хуш киләсез!») Балалар, аюлар белән исәнләшегез! Исәнмесез, әти аю, өни аю һәм бәби аю! Без сезгә күчтәнәч алып килдек! Балалар, әйдәгез, аюларга бал тәпәннәрен өләшеп чыгыйк. Менә бу зур, юан тәпән кемгә булыр икән? (Әти аюга.) Ни өчен? (Ул иң зуры.) Дөрес! (Тәрбияче берәр баланы үзе янына чакыра һәм иң зур тәпәнне, табып, җыелмалы касса-га урнаштырырга куша.) Менә ул иң зур тәпән! Ул нинди төстә? (Кы-зыл.) Ә әни аюга нинди тәпән бирербез? (Кечерәк тәпәнне.) (Икенче баланы чакыра, Һәм ул кечерәк тәпәнне, табып, җыелмалы кассага урнаштыра.) Бу тәпәннең төсе нинди? (Яшел.) Ә бәби аюга кайсы тәпән? (Иң кечкенәсен.) (Бер бала, чыгып, иң кечкенә тәпәнне таба, шулай ук җыелмалы кассага урнаштыра.) Балалар, хәзер, әйдәгез, тәпәннәрнең урнашу тәртибендә аларның зурлыкларын әйтеп чыгыйк әле. (Иң зур, кечерәк, иң кечкенә.) (Б. а.) Афәрин! Аюлар балны бик яраттылар, күчтәнәчебез ал арга ошады.

  1. «Җепләрне сүтәбез» дидактик күнегүе. (Тарату материалы белән эш.)

Балалар, Копатыч бездән ярдәм сорый. Аның кәрзинендә җепләр

буталып беткән. Ул аларны Ябалакка алып бара торган булган, кышка барыбызга да шарф бәйләтергә теләгән. Тик менә җепләр генә буталган. Копатычка булышабызмы? (Әйе.) (Балалар, төсләренә һәм калынлыкларына карап, җепләрне сүтәләр, аралыйлар.) Балалар, җеп-ләрне тезгәндә, башта иң калын җепне куегыз, аннары нәзегрәкләрен тезеп чыгыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Хәзер җепләрнең урнашу тәртибен аңлатып китегез әле. (Б. җ.) Рәхмәт, без Копатычка булыштык, хәзер Ябалак рәхәтләнеп шарфлар бәйли алачак. Копатычка рәхмәт әйтик, ул безне монда чакырмаган булса, кышкы урманны кайчан күрә алган булыр идек әле. Ә хәзер безгә яңадан балалар бакчасына кайтырга кирәк. Телепортация юлы белән хәрәкәт итүне искә төшерегез әле. Күзләрне йомдык, кулларны өскә күтәрдек! Кулларны аска төшердек: «У-у-у-х-х-х!» Менә без үз бүлмәбездә.

  1. Рефлексия.

Балалар, сезнең өчен бүген иң кызыгы нәрсә булды? (Б. җ.) Сез Копатычның биремнәрен бик әйбәт итеп үтәдегез. Мин сезнең барыгызга да рәхмәт әйтәм! Сез дә, үз-үзегезгә рәхмәт әйтеп, кул чабып алыгыз! (Кул чабалар.)