Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек

Программ эчтәлек: 1. Үрнәккә карап, бишкә кадәр санау кү-негүләрен башкару; предметларны геометрик үрнәкләргә охшатып сайлап алырга өйрәтү; предметларны киңлекләре арту буенча бер рәткә тезәргә өйрәтү күнегүләрен дәвам итү. 2. Логик фикерләүне, игътибарны үстерү. 3. Башкаларга ярдәм итү теләген һәм пөхтәлекне тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Кар-Ка-рыч уенчыгы, боз кисәкләренең контурлы рәсемнәре, ватманда ясалган өй («Өйнең коймасы» аппликациясен ясар өчен), клей, кисточкалар, салфеткалар. Тарату материалы: санлы фигуралар (1, 2, 3, 4, 5); һәр балада өчәр тасма, аларның озынлыклары тигез, ә киңлекләре эзлекле рәвештә 3 сантиметрга кими бара (10 см, 7 см, 4 см).

Эшчәнлек барышы:

  1. «Үз бозыңны тап» уен күнегүе.

Балалар, карагыз әле: бүген нинди матур көн, урамда кояш елмая! Кулларыгызны кояшка таба сузыгыз әле, ул сезне үз нурлары белән җылытсын. «Сәлам кояш, бу мин!» — диегез әле! (Ишеккә шакыганнары ишетелә.) Кем шакый икән? (Ишек ачыла һәм бүлмәгә Кар-Карыч очып керә.) Балалар, бу кем? (Кар-Карыч.) Балалар, Кар-Карыч бик борчылган. Нәрсә булды синең белән, безгә дә сөйләп бир әле. Кар-Карыч һәрвакыт кыш булган яктан очып килгән, үзе белән менә бу тылсымлы тартманы да алган. Анда ул юлда эрергә мөмкин булган предметларны салган. Шуңа да ул борчылган. Нәрсә икән соң анда? Табышмакны игътибар белән тыңлап, җавабын әйтсәгез — белерсез.

Тышта салкын юлларны Кар көртләре каплады. Кичә генә тамчы идем, Бүген пыялаландым! Мин — кар бөртегенә туган, Икебез дә бер судан. (Боз.)

Менә ул боз кисәкләре. Алар төрле формада. Игътибар белән

карагыз әле. (Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык.) Өстәлләрегездә бердән бишкә кадәр төрле геометрик фигуралар сурәтләнгән карточкалар бар. Һәркайсыгыз үз карточкасына карасын һәм анда нинди геометрик фигуралар ясалганлыгын әйтеп бирсен әле. (Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, туры почмаклык.) Карточкаларыгызда ничә геометрик фигура бар? (Һәр бала үзенең карточкасында ничә фигура барлыгын әйтә. Кемнеңдер 1, кемнеңдер 2 һ.б.) Хәзер карточкаларыгыздагы кебек фигуралы боз кисәкләрен сайлап алыгыз. (Балалар биремне үти.) Вәсилә, әйт әле: син нинди фигуралы бозларны үзеңә алдың? (Мин түгәрәк формасындагы биш боз кисәге алдым.) Ни өчен алай эшләдең? (Чөнки минем карточкамда биш түгәрәк ясалган.) (Б. а.) Афәрин! Кар-Карычка карагыз әле: ул хәзер чын күңелдән сөенә. Ул боз кисәкләрен алып килеп өлгерде, сез дә аларның төрле формада булганнарын белдегез. Хәзер Кар-Карыч сезнең белән уйнарга тели.

  1. «Бармаклар» бармаклар өчен гимнастикасы.

Бармаклар йокларга ятты,

Бер йодрыкка йомарланды.

Бер!

Ике!

Өч!

Дүрт!

Биш!

Уяндылар көн җиткәч!

(1, 2, 3, 4, б дип санаганда, бармакларны берәм-берәм бөгә барырга кирәк. «Уяндылар көн җиткәч» дип әйткәндә, аларны җәеп Җибәрәләр.)

Кар-Карычка сезнең уеныгыз бик тә ошады. Ә хәзер кызыклы би-ремнәр эшләвебезне дәвам итик.

  1. «Өй янында койма яса» уен күнегүе.

Балалар, Кар-Карыч өй явында койма ясарга булган. Менә ул. (Өй рәсемен күрсәтә.) Балалар, бу рәсемдә нәрсә ясалган? (Өй.) Дөрес! Кар-Карыч койманы үзе төзи башлаган, әмма ахырына кадәр җиткермәгән. Рәсемгә карагыз әле: койманы нәрсәләрдән ясыйлар? (Тактадан.) Аларның киңлекләре нинди була ала? (Киң, тар.) (Б. а.) Кар-Карыч тар такталардан ясарга уйлаган, әмма иң тар такталарны таба алмаган. Әйдәгез, аңа булышабызмы? Өстәлләрегездә тасмалар бар, алар арасыннан иң тарын табыгыз әле. Моның өчен тасмаларны иң киңеннән башлап иң тарына кадәр тезеп чыгарга кирәк. Такталарның киңлекләрен чагыштырыр өчен, аларны бер-бере янына куеп карагыз. Тасмаларның иң тарын иң өскә куегыз, аннары бераз гына киңрәген, ә иң киңен иң аска куегыз. Хәзер ик тар тасманы миңа күрсәтегез әле. Дөрес! Менә шушы тар тасмалардан Кар-Карыч өчен койма ясарга кирәк. Башта кызлар, аннары гына малайлар килсен. Ашыкмагыз!

Пөхтә генә итеп тасмага клей сөртегез, аннары аны өй янына ябыш-тырып куегыз.

  1. Рефлексия.

Коймабыз бик матур булды! Кар-Карыч тагын да ныграк сөенде. Хәзер ул да тар тасма-такталарны таба беләчәк. Балалар, койма ясаганда, без нинди киңлектәге тасмаларны кулландык әле? Сезгә бүген нәрсәләр бик тә ошады?