Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау

Программ эчтәлек: 1. Өч предметны киңлекләренә карап чагыштыру, киңлекләре арта бару нисбәтле, аларны бер рәткә тезү. «Иң тар», «бераз киңрәк», «иң киң» төшенчәләрен аңлату; 5 кә кадәр саварга өйрәтү. 2. Игътибарны, күз белән карап үлчәү күнекмәләрен ныгыту. 3. Әйберләргә карата игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Нюша, Ябалак, Крош, Лосяш, Пин, Копатыч, ләк-ләк, төрле киңлектәге кы-зыл, сары, яшел төстәге тартмалар. Тарату материалы: һәр балада төрле төсле һәм төрле киңлектәге өчәр тасма, аларның киңлекләре эзлекле рәвештә арта бара (5 сантиметрдан 13 сантиметрга кадәр); һәр балага карточкалар салынган конвертлар, карточкаларга 1 дән 5 кә кадәр төрлечә урнаштырылган түгәрәкләр ясалган.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Иң тар, киңрәк, иң киң» дидактик күнегүе.

Балалар, уңайлы иттереп утырыгыз, аркаларыгызны төз итеп тотыгыз. Матур итеп елмаегыз, кәефләрегез күтәрелеп китсен!

Балалар, Нюша үзенә кибеттән матур билбаулар алган. Аларның киңлекләре төрле. Аларны, киңлекләренә карап, төрле тартмаларга тутырырга кирәк. Нюша үзе белән матур тартмалар да алып килгән. Менә алар! (Тартмаларны күрсәтә.) Иң тар тартмага иң тар билбауны, киңрәгенә киңрәкне, иң киң тартмага иң киң билбауны салып куярга кирәк. Менә бу - иң киң тартма, сез аңа кайсы билбауны салырсыз икән? (Иң киң билбауны.) Ни өчен? (Чөнки без иң киң тартмага иң киң билбауны салырга сөйләштек.) Ә монысына кайсы билбауны салырга кирәк? (Уртача киңлектәгесен.) Ә иң тар билбауны кая куярбыз? (Аны иң тар тартмага салабыз.) Балалар, сезнең өстәлләрдә өч төрле билбау ята. Аларның нинди киңлектә икәнлекләрен кайдан белергә соң? (Чагыштырып карарга кирәк.) Әйдәгез, без аларга кулларны куеп, киңлекләрен билгелик. Ә хәзер аларны янәшә тезеп чыгыйк. Билбауларның бер башлары тигез торырга тиеш. Аларның киңлекләре үсә бару тәртибендә янәшә итеп тезегез. (Б. а.) Самат, хәзер син билбауларны киңлекләре арта баруга бәйле рәвештә атап чык. (Иң тар, киң, иң киң.) Мәрьям, хәзер син кабатла. (Иң тар, киң, иң киң.) Кәримә, иң тар билбау нинди тестә? (Кызыл.) Ә киңрәк билбау нинди төстә? (Сары.) Иң киң билбауның төсе нинди? (Яшел.) Балалар, билбаулар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылып торалар? (Киңлекләре һәм төсләре белән.) (Б. а.) Барыбыз бергә аларны киңлекләре буенча урнашу тәртибендә атап чыгыйк! (Иң тар, киң, иң киң.) Хәзер иң тар билбауны иң тар тартмага салыгыз, ул да кызыл төстә. Киңрәк билбауны сары тартмага, ә иң киң билбауны яшел тартмага салыгыз. (Балалар билбауларны тартмаларга урнаштыралар.) Булдырдыгыз, балалар! Сез барыгыз да бик пөхтә һәм тырыш икән. Нюша да пөхтә, ул беркайчан да әйберләрен теләсә кая ташламый, аларны саклап кына тота.

  1. «Ләк-ләк» динамик паузасы.

Балалар, Нюша үзе белән ләк-ләк кошын алып килгән. Ул сезнең белән уйнарга тели. (Балалар шигырь текстында әйтелгән хәрәкәтләрне кабатлыйлар.)

Ләк-ләк, ләк-ләк, озынаяк,

Өйгә юлны күрсәт әле.

Аның җавабы болайрак:

Уң аякта сикереп ал,

Аннары сулда сикер,

Шуннан атла уң аяктан,

Ә сулында туктап кал!

Шуннан атла сул аяктан

Һәм уңында син туктал!

Игътибар белән кара:

Өең каршыңда тора!

  1. «Бишкә кадәр сана» дидактик күнегүе.

Балалар, Нюша сездән бишкә кадәр санап күрсәтүегезне сорый. Өстәлдә Ябалак, Крош, Лосяш, Пин, Копатыч тора. Нюша сезнең барыгызга да карточкалар алып килгән. Бу карточкаларда бердән бишкә кадәр түгәрәкләр ясалган. Өстәлегездә яткан конвертлардан карточкалар һәм санлы фигураларны алыгыз. Карточкаларны аларда ясалган түгәрәкләрнең саны арта бару тәртибендә тезеп чыгыгыз. Хәзер смешарикларның ничә булуларын санагыз һәм җавапка туры килгән карточканы күтәрегез. (Балалар 5 түгәрәк ясалган карточканы күрсәтәләр.) Ни өчен сез бу карточканы күрсәттегез? (Б. җ.) Дөрес, карточкада биш түгәрәк ясалган, смешарикларның да саны шулкадәр үк. Хәзер күзләрегезне ябып торыгыз. (Тәрбияче бер смешарик уенчыгын алып куя.) Ачыгыз да игътибар белән карагыз әле: уенчыклар саны кимегәнме, әллә артканмы? (Б. җ.) Кайсы уенчык юк? (Копатыч.) Хәзер уенчыкларның бу санына туры килә торган карточканы күрсәтегез әле. (Балалар дүрт түгәрәк ясалган карточканы күрсәтәләр. Шуннан тәрбияче тагын бер уенчыкны алып куя. Балалар тиешле карточканы күрсәтәләр. Шулай итеп бергә кадәр эшләнә.)

Афәрин! Нюша сезгә бу биремне бик әйбәт үтәвегез өчен зур рәхмәт

әйтә.

  1. Рефлексия.

Бүген сез нинди яңалыклар белдегез? Нюша бе-лән уйнарга рәхәт булдымы? Өйгә кайткач, кайсы яңалыкларны сөй-ләрсез?