
- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •Эшчәнлек барышы:
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
Программ эчтәлек: 1. Өч предметны озынлыкларына нисбәтле үзара чагыштырырга өйрәтү; предметларны озынлыклары артуга бәйле рәвештә бер рәткә тездерү; «иң озын», «иң кыска», «озынрак», «кыс-карак» сүзләрен кулланырга өйрәтү; 5 кә кадәр санау. 2. Сөйләмне, фикерләүне, игътибарны, тапкырлыкны үстерү. 3. Балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләре, белем алуга кызыксыну, тырышлык, биремнәрне үтәгәндә пөхтәлек тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Лосяш уенчыгы, фланелеграф, төрле төсләрдәге һәм төрле озынчыклардагы тасмалар (кызыл, сары, зәңгәр), аларның озынлыклары да төрле (20, 25, 30 см.) Тарату материалы: Кюизенер таякчыклары (кишер төсле, зәңгәр, чия төсле), һәр балага 1 һәм 3 кар бөртеге ясалган от-крытка (кар бөртекләре бер-берсеннән төрле ераклыкта урнашкан).
Эшчәнлек барышы:
«Дуслар өчен сөлгеләр» дидактик күнегүе.
Балалар, смешариклар бер-берсенә бүләкләр бирергә яраталар. Бер көнне Лосяш кибеттән ике сөлге сатып алды. (Тәрбияче фланелеграфта төрле озынлыктагы 2 тасма урнаштыра, озынлыктагы аерма 10 см.) Балалар, сөлгеләр нинди төстә? (Б. җ.) Дөрес, алар сары һәм зәңгәр төстә. Лосяш ничә сөлге сатып алган? (Ике.) Аларның озынлыкла-ры турында нәрсә әйтеп була? (Б. җ.) Ничек уйлыйсыз, кайсы сөлге озынрак, ә кайсысы кыскарак? (Зәңгәр сөлге озынрак, ә сарысы кыска-рак) (Б. а.) Кулларыгыз белән сөлгеләрнең озынлыкларын күрсәтегез әле. (Куллар белән сөлгеләрнең озынлыкларын күрсәтәләр.) Дөрес, сез бик игътибарлы икән. Менә Лосяш тагын бер сөлге сатыц алган. (Тәрбияче ике сөлге арасына өченчесен урнаштыра.) Бу сөлге нинди төстә? (Кызыл.) (Б. а.) Хәзер сөлгеләр ничәү булдылар? (Өчәү.) (Б. а.) Балалар, ничек уйлыйсыз, кызыл сөлге өстәге сөлгедән озынракмы, кыскаракмы? (Б. җ.) Дөрес, ул өстәге сөлгедән кыскарак. Ралинә, игътибар белән карап әйт әле: кызыл сөлге астагы сөлгедән озынракмы, әллә кыскаракмы? (Җавап.) Дөрес, ул астагы сөлгегә караганда озынрак. (Б. а.) Афәрин, сез биремне үти алдыгыз.
Сөлгеләр нинди тәртиптә урнашкан? (Б. җ.) Дөрес, алар озыная бару тәртибендә урнаш-кан, башта иң кыска сөлге, аннары озынрагы һәм соңыннан иң озын сөлге эленгән. Нәрсә барлыкка килде? (Баскыч.) Дөрес, сөлгеләрнең бер башлары тигез итеп урнаштырылган, ә икенче башлары баскычны хәтерләтә. Булат, кайсы сөлге иң озыны? (Зәңгәр.) (Б. а.) Булдырдың, Булат! Камил, ә кайсы сөлге зәңгәреннән кыскарак? (Кызыл.) Риваль, иң кыска сөлгене күрсәт әле. (Сары сөлгене күрсәтә.) Дөрес, рәхмәт. Балалар, әйдәгез, хәзер уйнап алыйк. Һавада кулларыгыз белән баскыч ясагыз һәм иң озын, озын һәм кыска дип әйтеп барыгыз. Хәзер баскычтан төшәбез һәм кычкырып әйтәбез: «Озын, кыска, иң кыска». Дөрес, балалар, ничек уйлыйсыз, озын сөлге нәрсә өчен кирәк? (Б. җ.) Дөрес, ул мунча кергәндә, ванна кергәндә, елгада юынганда, кызын-ганда кирәк. Лосяш озын сөлгене Копатычка бүләк иткән, ә кыскарак сөлге нәрсә өчен кулланыла? (Б. җ.) Әйе, бу сөлге битне, кулларны сөртер өчен кирәк. Бу сөлгене Лосяш Нюшага бүләк иткән. Ә иң кыска сөлге ник кирәк соң? (Б. җ.) Дөрес, ул аякларны: сөртергә кирәк. Бу сөлгене Керпегә бүләк иткән.
«Кулларны чәбәкәй итик» динамик паузасы.
Булдырдыгыз, балалар! Ничә биремне үти алдыгыз? Хәтта бик акыллы Лосяш безнең шулкадәр эш эшләвебезгә аптырый. Әйдәгез, ял итеп алыйк әле.
Менә безнең уен нинди:
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Менә сиңа, Менә сиңа,
Менә сиңа Куш кулым.
Хәзер кулларны
Бик-бик өскә күтәрик,
Аннан тезләргә дә
Чәбәкәй итеп алыйк.
Ян-якларны сәламлик.
Сулда, уңда безнең куллар,
Менә сезгә куш куллар!
«Кюизенер таякчыкларыннан баскыч төзү» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
Балалар, смешариклар җәяү йөрергә ярата. Шулай ук йөгерү белән дә шөгыльләнәләр. Моның өчен аларның төрле озынлыктагы юллары бар. Сезнең өстәлләрдә бу юллар бар. Шулай ук төрле төстәге һәм төрле озынлыктагы таякчыкларны да күрә аласыз. Иң озын таякчыкны табыгыз һәм алдыгызга куегыз әле. Ул нинди төстә? (Кишер төсендә.) (Б. а.) Кыскарак таякчыкны табып, беренчесе янына куегыз. Аларның сул як башларын тигез итеп куегыз.
Икенче таякчык нинди төстә? (Зәңгәр.) Дөрес! Хәзер иң кыска таякчыкны табыгыз әле. Аның төсе нинди? (Чия төсендә.) Игътибарлы булыгыз, сул яктан таякчыкларның башларын тигез итеп куярга кирәк. (В. а.) Таякчыклардан нәрсә бар-лыкка килде? (Юллар, баскычлар.) Дөрес, алар хәзер юлга да, баскыч-ка да бик охшаган. Барлыгы ничә юл булды? (Өч.) (Б. а.) Юлларның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? Алар нәрсә белән аерыла? (Б. җ.)
«Парын тап» дидактик күнегүе.
Балалар, Лосяш сезгә Яңа ел открыткалары әзерләгән. Карагыз әле: аларда нинди матур кар бөртекләре ясалган. Әйдәгез, без сезнең белән «Парын тап» уенын уйнап алабыз. Сезгә открыткасында шулкадәр үк предмет ясалган икенче бер иптәшегезне табарга кирәк. Барыгыз да әзерме? Бер, ике, өч - башлыйбыз! (Уен барганда, музыка яңгырый, балалар бер-берсенә пар табалар.) Кәрим, син ни өчен Зәринә белән парлашып бастың? (Б. җ.) Сез бик игътибарлы һәм зирәк икән. Чыннан да, сезнең открыткаларда икешәр кар бөртеге ясалган. (Тәрбияче балаларны карап чыга.) Барыгыз да үзенә пар таптымы? Афәрин! Хәзер музыка яңгырый, барыбыз да парлы итеп биибез. Рәхмәт!
Рефлексия.
Балалар, бүген сезгә нәрсә ошады? Уңышларыгызга сөендегезме? (Б. җ.)