Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.

4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак

Программ эчтәлек: 1. Төрлечә урнаштырылган предметларның бер үк санда булуын күрергә өйрәтү; бер рәткә генә тезелгән түгел, ә берәр кызыклы формада урнаштырылган фигураларны санарга өйрәтү; «якын», «ерак» төшенчәләре турында күзаллауларны ныгыту. 2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләүне, кулларның вак моторикасын үстерү. 3. Башкалар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: фланелеграф, яшелчәләр утыртылган түтәлләр; кишерләр турыпочмаклы түтәлдә үсә, алар бер рәткә утыртылган; шалканнар түгәрәк түтәлдә үсәләр, һәм алар түгәрәк итеп утыртылган; финиш сызыгы, жираф һәм страус рәсемнәре. Тарату материалы: һәр балада кызыл, сары, зәңгәр төстәге таякчыклар.

Эшчәнлек барышы:

Хәерле иртә! Мин сезгә хәерле иртә телим! Сез дә бер-берегезгә матур итеп елмаегыз һәм хәерле иртә теләгез! (Балалар бер-берсенә карап елмаялар һәм кулларын болгыйлар.)

Хәзер өстәлләр артына утырышыгыз.

  1. «Шалканнар һәм кишерләр» дидактик күнегүе.

Балалар, сез Копатычның бик тырыш һәм уңган аю икәнлеген беләсез. Ул үз бакчасында тәмле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Әйдәгез, күзләрне йомыйк, ә хәзер ачыйк! Менә карагыз әле: без Копатычның бакчасында. Бу түтәлләрдә яшелчәләр үсеп утыра. Карагыз әле: алар ничек матур итеп ясалган. Бу түтәлдә нинди яшелчәләр үсә? (Тәрбияче турыпочмаклы түтәлне күрсәтә.) (Кишерләр.) Балалар, бу түтәлнең формасы нинди? (Турыпочмаклы.) Үл нинди геоме-трик фигурага охшаган? (Турыпочмаклыкка.) (Б. а.) Анда үсә торган яшелчәләр ничек урнашкан? (Бер рәттә үсәләр.) Башка түтәлдә нинди яшелчәләр үсә? (Шалканнар.) Аның формасы нинди? (Түгәрәк.) (Б. а.) Ул нинди геометрик фигурага охшаган? (Түгәрәккә.) Балалар, ә мондагы яшелчәләр ничек урнашкан? (Түгәрәк буенча.) Дөрес! Балалар, түтәлләрдәге яшелчәләр бертөрле урнашканнармы, әллә төрлечәме? (Төрлечә.) (Б. а.) Кишерләр ничек урнашкан? (Бер рәттә.) Ә шалкан-нар? (Түгәрәк буенча.) Копатыч түтәлләрдәге яшелчәләрнең санын белми. Сез ничек уйлыйсыз, аларның саны тигезме икән? (Б. җ.) Әйдәгез, саныйбыз. (Балалар тәрбияче белән бергә түтәлләрдәге яшелчәләрне саныйлар.) Башта кишерләрне саныйк! (Бер, ике, өч — барлыгы өч ки-шер.) Ничә кишер? (Өч.) Ә шалканнар ничәү? (Бер, ике, өч - барлыгы өч шалкан.) Ничә шалкан? (Өч.) Яшелчәләрнең саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар тигез. Өчәр кишер һәм шалкан бар. Кишерләр никадәр булса, шалканнар да шулкадәр.) Ә алар ничек урнашканнар? (Төрлечә.) Дөрес, алар төрлечә урнашканнар, әмма аларның саны тигез, бертөрле. Балалар, әйдәгез, кишерләр һәм шалканнарны янәшә куйыйк. (Бер баланы үзе янына чакыра.) Ничә кишер һәм ничә шалкан булды? (Б. җ.) Хәзер кишерләрне яңадан үз түгелләренә урнаштырыйк. Балалар, Копатыч янына Нюша кунакка килгән. Ул аңа күчтәнәчкә кишер һәм шалкан алып килгән. Әйдәгез, бу яшелчәләрне дә түтәлләргә утыртабыз. Кишерне кайсы түтәлгә утыртабыз? (Ту-рыпочмаклы.) Дөрес, ә шалканны кайда утыртырга кирәк? (Түгәрәк түтәлгә.) (Тәрбияче берәр баладан яшелчәләрне утыртырга сорый.) Хәзер һәр түтәлдә ничә яшелчә булды? (Тәрбияче белән бергә саныйлар: бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт кишер.) Кишерләр ничәү булды инде? (Дүртәү.) Ә шалканнар? (Дүрт.) Бергәләп саныйбыз. (Бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт шалкан.) Яшелчәләрнең саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар тигез, кишерләр никадәрле булса, шалканнар да шулкадәр үк.) (Тәрбияче берничә тапкыр яшелчәләрнең урнашу фор-масын үзгәртә һәм балалардан яңадан саната.) Балалар, күрдегезме, Копатыч - бик тә тырыш аю. Аның бакчасында мул уңыш өлгерә. Сез дә аннан тырышлыкка өйрәнегез. Хәзер уйнап алабыз!

  1. «Шаян повар» динамик паузасы.

Шаян повар гел саный

Ашка нәрсә салганын,

Һәрчак ныклап тикшерә,

Шуннан гына пешерә.

«Бер - кишер, ике — бәрәңге,

Өч — бераз гына ярма.

Дүрт - суганга да хәтта

Бу ашта урын кала».

(Балалар яшелчәләрне саныйлар һәм бармакларын бөгә баралар.)

  1. «Кюизенер таякчыкларыннан фигуралар төзү». (Тарату материалы белән эшләү.)

Балалар, сезнең алда төрле төстәге таякчыклар ята. Аларның төсләре нинди? (Б. җ.) Дөрес, алар кызыл, сары, зәңгәр төстә. Аларны төсләре буенча аерып чыгыгыз. Хәзер бу таякчыклардан төрле фигура-лар төзергә кирәк. Игътибарлы булыгыз, һәр фигура бары тик бертөсле таякчыклардан гына ясалырга тиеш. (Балалар биремне үтиләр һәм нинди төсләрдән нинди фигуралар ясавын сөйлиләр, ничә таякчык киткәнне саныйлар.) Иң озын таякчыкны табыгыз әле. Иң кыска таяк-чыкны табыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Булдырдыгыз! Мин сезнең белән горурланам.

  1. «Якын, ерак» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар спортны да бик яраталар. Бүген алар тиз йөгерү ярышын карарга килгәннәр. Страус һәм жираф ярыша. (Тәрбияче фланелеграфта страус һәм жираф рәсемнәрен элеп куя.) Балалар, игътибарлы булыгыз, менә жираф һәм страус финишка якынаялар. (Страус алданрак, ә жираф арттанрак йөгергән кебек итеп рәсемнәрне урыннан күчерә.) Балалар, кайсы алданрак чаба, кайсы финишка якынрак? (Б. җ.) (Б. а.) Кайсысы фиништан ераграк? (Б. җ.) Дөрес, страус финишка якынрак, ә жираф ераграк. Бергәләп кычкырып әйтик: «Страус якынрак, жираф ераграк». «Якын» һәм «ерак» сүзләрен өч тапкыр кабатлыйк! Шәп! Сез барлык сорауларга да төгәл

җавап бирдегез!

  1. Рефлексия.

Балалар, бүген сезгә нәрсәләр кызык булды? Без бүген кемнәргә булыштык? Нәрсәләр истә калды? Мин сезне тырыш, актив булуыгыз өчен мактыйм! Әйдәгез, хәзер матур көй тыңлап биеп алыйк!