Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.

5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак

Программ эчтәлек: 1. Төрлечә урнаштырылган предметларның

бер ук санда булуын күрергә өйрәтү; нинди дә булса фигура барлыкка китергән предметларның исәбен алып барырга һәм шул ук сандагы предметларны бер рәткә яки башка фигура сыйфатында тезәргә өйрәтү; предметларның озынлыгын чагыштыру һәм «озынрак», «кыскарак», «ераграк», «якынрак» кебек төрле төрдәге мөнәсәбәтләр арасында бәйләнешләр булдыру күнекмәләрен ныгыту. 2. Игътибарны, сөйләмне, фикерләүне, иҗатка булган сәләтне үстерү. 3. Мөстәкыйльлек, пөхтәлек, бер-береңә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: чәчәкле клумбалар (ромашкалар, кыңгыраулар); ромашкалар турыпочмаклы клумбада үсәләр һәм алар бер рәттә генә урнашкан, ә кыңгыраулар өчпочмак клумбада үсәләр, алар өчпочмакның почмакларына утыртылган; А3 форматындагы кәгазьдә ясалган гәрәбә рәсеме, яшел һәм сары төстәге төрле озынлыктагы тасмалар. Тарату материалы: һәр балада өчкә бүленгән карточка: карточканың беренче юлында 3 яшел түгәрәк ясалган, икенче юлда, түгәрәкләрне урнаштырыр өчен, гори-зонталь сызык сызылган, өченче юл буш; төрле төсле (кызыл, зәңгәр, сары) 5 түгәрәк салынган тәлинкәләр; А5 форматындагы кәгазь, анда гәрәбә тезү өчен ясалган җеп, клей, кисточка, салфеткалар.

Эшчәнлек барышы:

Хәерле иртә! Мин сезне бик яратам! Сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз, кәефегез күтәрелгәнен сизми дә калырсыз! Хәзер өстәлләр артына утырыйк.

  1. «Ромашкалар һәм кыңгыраулар» дидактик күнегүе.

Балалар, смешарикларның исемнәрен әйтегез әле. (Нюша, Крош, Бараш, Керпе, Копатыч, Ябалак, Пин, Кар-Карыч.) Дөрес! Балалар, әйтегез әле: кем ул Копатыч? (Аю.) Копатыч — бик тырыш аю. Ул һәрвакыт бакчада эшли. Менә хәзер күзләрне ачып йомабыз да без дә аның бакчасында барлыкка килербез. Җөй көне Копатыч үз бакчасында чәчәкләр дә үстерә. Менә аның нинди матур клумбалары бар. (Балалар тәрбияче белән бергә клумбаларны карыйлар.) Монда нинди чәчәкләр үсә? (Тәрбияче турыпочмаклык формасындагы клумбаны күрсәтә.) (Ромашкалар.) Клумбаның формасы нинди? (Турыпочмаклык.) Ул нинди геометрик фигураны хәтерләтә? (Турыпочмаклыкны.) (Б. а.) Ә андагы чәчәкләр ничек урнашкан? (Бер рәттә.) Икенче клумбада нинди чәчәкләр үсә? (Кыңгыраулар.) Клумбаның формасы нинди? (Өчпочмак.) (Б. а.) Ә ул нинди геометрик фигурага ошаган? (Өчпочмак.) (Б. а.) Андагы чәчәкләр ничек урнашкан соң? (Клумбаның почмакларында.) Дөрес! Бу клумбалардагы чәчәкләр бертөрле итеп урнашканмы? (Төрлечә.) (Б. а.) Ничек төрлечә урнашкан соң алар? (Ромашкалар бер рәттә, ә кыңгыраулар почмакларда үсәләр.) Копатыч

чәчәкләрнең санын белми. Сез ничек уйлыйсыз, чәчәкләр тигезме? (Б. җ.) Әйдәгез, һәр клумбадагы чәчәкләрне санап чыгыйк әле. (Балалар тәрбияче белән бергәләп чәчәкләрне санап чыгалар.) Ромашкаларны саныйбыз! (Бер, ике, өч — барлыгы өч ромашка.) Ничә ромашка? (Өч.) Кыңгырауларны да саныйк! (Бер, ике, өч — барлыгы өч кыңгырау.) Ничә кыңгырау булды? (Өч.) Аларның саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез, өчәр. Ромашкалар никадәр булса, кыңгыраулар да шулкадәр.) Алар ничек урнашкан? (Төрлечә.) Дөрес, алар төрлечә урнашкан, әмма аларның саны тигез. Балалар, Копатыч янына Нюша кунакка килгән. Ул аңа бүләккә бер ромашка һәм бер кыңгырау алып килгән. Әйдәгез әле, Нюшага аның чәчәкләрен дә клумбага утыртышырга булышыйк. Ромашканы кайсы клумбага утыртабыз? (Турыпочмаклы клумбага.) Ә кыңгырауны? (Өчпочмак клумбага.) Балалар, хәзер клумбаларда ничәшәр чәчәк булды? (Балалар тәрбияче белән бергәләп саныйлар. Бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт ромашка.) Ничә ромашка санадык? (Дүрт.) Ә кыңгыраулар ничә? (Бер, ике, өч, дүрт — барлыгы дүрт кың-гырау.) Чәчәкләрнең саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Алар тигез, ромашкалар никадәрле булса, кыңгыраулар да шулкадәр.) Балалар, сез бик тырышып эшләдегез, әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк!

  1. «Ал чәчәкләр» динамик паузасы.

Безнең алсу чәчәкләр,

Кояшка таба карап,

Таҗларын да ачканнар.

Бераз гына җил искәч,

Алар тизрәк таҗларын

Ябып куйганнар икән.

Башларын чайкаганнар

Һәм йокыга талганнар.

  1. «Гәрәбә» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш.)

Балалар, без хәзер Нюшага кунакка килдек. Нюша үзенә төрле төсле сәйләннәрдән торган гәрәбә тезәргә уйлаган. Ул сәйләннәр сезнең өстәлләрегездә ята. Алар нинди геометрик фигураларга охшаган? (Б. җ.) Дөрес, алар түгәрәк. Сәйләннәрдән кала өстәлләрегездә карточкалар да бар. Аның өске юлына яшел төстәге өч сәйлән куегыз. Бергәләп санап әйтик әле: ничә яшел сәйләнне өске юлга урнаштыр-дык икән? (Бер, ике, өч — барлыгы өч сәйлән.) Дөрес, өч сәйлән. Хәзер шулай ук өч кызыл сәйләнне эзләп табыгыз һәм аларны карточкада яшел сәйләннәрнең өстенә куегыз. Сәйләннәрне уң кулыгыз белән алыгыз һәм сулдан уңга куегыз. Булдырдыгыз! Барысын да бик дөрес эшлисез! Искиткеч! Ничә кызыл сәйлән булды? (Өч. Кызыл сәйләннәр никадәрле булса, яшел сәйләннәр дә шулкадәрле.) (Б. а.) Нюшада зәңгәр сәйләннәр бар. Кызыл сәйләннәр кадәр үк зәңгәрләрен дә алыгыз һәм аларны алдагы сәйләннәр белән бер юлга урнаштырыгыз. Игътибарлы булыгыз. Кызыл сәйләннәрне санагыз әле. (Алар өчәү.) (Б. а.) Зәңгәр сәйләннәрне санагыз. (Алар да өчәү.) (Б. а.) Балалар, сәйләннәрнең саны турында нәрсә әйтергә була? (Алар тигез, өчәр.) (Б. а.) Тагын ничек дип әйтеп була? (Кызыл сәйләннәр никадәрле булса, зәңгәр сәйләннәр дә шулкадәрле.) (Б. а.) Балалар, хәзер сәйләннәрнең урыннарын алышты-рыйк: зәңгәр сәйләннәрне яшел сәйләннәр өстенә тезик, ә кызылларын бер рәткә тезик. Артык сәйләннәр калмадымы? Алар тигезме? Карточкада өченче юл буш тора. Анда сары сәйләннәрне тезегез. Балалар, сәйләннәрне уң кулыгыз белән генә алыгыз һәм сулдан уңга тезегез. Афәрин! Барыгыз да дөрес итеп сары сәйләннәрне тезеп чыкты. Ничә сары сәйлән булды инде? (Өч.) (Б. а.) Яшел сәйләннәр ничәү? (Өч.) Кызыллары күпме? (Өч.) Зәңгәрләре? (Өч.) Һәр төстән ничә сәйлән булды? (Өчәр сәйлән булды.) Карагыз әле: Нюшаның никадәрле матур гәрәбәләре барлыкка килде! Алар нинди төстә? (Яшел, кызыл, зәңгәр, сары.) (Б. а.) Дөрес, алар яшел, кызыл, зәңгәр, сары төстә. Аларның төсләре төрле. (Б. а.) Балалар, сезнең алда җеп ясалган кәгазь бите тора. Бу кәгазьгә сәйләннәрне ничек телисез, шулай тезә аласыз. Аннан соң аларны ябыштырып чыгарсыз. Һәркайсыгызның да клей, кисточка һәм салфеткалары бар. Эшләгәндә, пөхтә булыгыз, тырышып эшләгез. Сезнең гәрәбәләр барлык кешегә дә ошарга тиеш. Менә ничек матур булды, (һәр баланың эше күрсәтелә.)

  1. «Кемнең өе якынрак, кемнең өе ераграк?» дидактик күнегүе.

Беркөнне Керпе һәм Пин Копатычка кунакка килделәр. Кайтыр юлга чыккач, кемнең өе якынрак, ә кемнең өе ераграк дип бәхәсләшә башладылар. Кем өенә тизрәк кайтып җитәр икән? Балалар, аларга ярдәм итик, бәхәсләренә нокта куйыйк. Миндә кызыл һәм сары төстәге ике тасма бар. Кызыл тасма Пин өенә кадәр юл озынлыгын күрсәтә, сары тасма Керпе өенә илтә торган юлны күрсәтә. Мин ике кыз һәм ике малайны үз яныма чакырам. Айзат һәм Кәрим, кызыл тасманы кулларыгызга алыгыз һәм бер-берегездән ераккарак китеп басыгыз, кызыл тасма юл булып сузылачак. Әминә һәм Гүзәл, сез са-ры тасманың ике башыннан тотыгыз һәм шулай ук бер-берегездән ераккарак китеп басыгыз. Кемнәр бер-берсенә якынрак тора? (Әминә һәм, Гузәл бер-берсенә якынрак торалар.) Кемнәр бер-берсеннән ераграк тора? (Айзат һәм Кәрим бер-берсеннән ераграк тора.) Ни өчен кызлар бер-берсенә якынрак? (Чөнки алар тоткан тасма кыскарак.) (Б. а.) Ә ни өчен малайлар бер-берсеннән ерак? (Аларның тасмасы озынрак.) (Б. а.) Балалар, кызыл тасма Пин өенә илтә, ә сарысы Керпе өенә. Ни-чек уйлыйсыз, кем өенә алданрак кайтып җитәр икән? (Б. җ.) Дөрес, Керпе үз өенә алданрак кайтып җитәчәк. Ә Пин ни өчен соңрак кайтып җитәр икән? (Аның өе ераграк.) (Б. а.) Булдырдыгыз, балалар! Сез Керпе һәм Пинга бик ярдәм иттегез. Алар бу мәсьәләдә бәхәсләшмәсәләр дә була иде. Дус булып яшәргә кирәк!

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә бүгенге дәрес кызыклы булдымы? Иң истә калган бирем кайсы булды? Тырыш, уңган, акыллы, актив булганыгыз өчен, сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Мин сезгә күңелле музыка куям, рәхәтләнеп биеп алыйк. (Музыка яңгырый.)