
- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •Эшчәнлек барышы:
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
Программ эчтәлек: 1. Үрнәктәге түгәрәкләр санынча предметларны санап алырга өйрәтү; түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык һәм өчпочмакны аера белү буенча күнегүләрне башкаруны дәвам итү. 2. Игътибарны, зирәклекне, уйлап табуны, фикерләүне, сөйләмне үстерү. 3. Кызларда - нәзакәтлелек, матурлык, малайларда кыюлык, батырлык, пөхтәлек, тырышлык тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Нюша уенчыгы, бизәнү әйберләре салынган шкатулка (гәрәбә, беләзек, тасмалар, йөзекләр, бишәр чәч каптыргыч). Тарату материалы'. төсле кәгазьдән ясалган геометрик фигуралар (өчпочмак, квадрат, түгәрәк, турыпочмаклык) салынган конвертлар, сан фигуралар, клей, кисточкалар, салфеткалар, балалар санынча кәгазь битләре.
Эшчәнлек барышы:
Хәерле иртә, балалар! Мин сезнең барыгызны да яратам. Мин сезгә үз яратуымны һәм игътибарымны бүләк итәм, ә сез аны бер-берегезгә бүләк итегез. Без бер түгәрәккә җыелдык. Мин синең дустың, син минем дустым! Кулга кул тотыныштык һәм елмайдык. Мин сезгә елмаям, ә сез бер-берегезгә елмаегыз, кәефебез күтәрелгәнен сизми дә калырбыз, көнебез дә уңышлы үтәр. (Балалар бер-берсенә елмая.) Хәзер өстәлләр артына утырышыйк.
«Нюшаның бизәнү әйберләре» дидактик күнегүе.
Бүген безгә иң модалы смешарик килде. Кем ул? (Нюша.) Менә ул! (Нюша уенчыгын күрсәтә.) Ул бик матур! Ул бизәнү әйберләрен бик ярата. Сез нинди бизәнү әйберләрен беләсез? (Гәрәбә, муенса, йөзек, чәч каптыргыч, тасмалар, беләзекләр һ. б.) Дөрес! Нюша үз байлыгын шкатулкада алып килгән. Балалар, әйдәгез, бу матур савытны ачыйк һәм барлык әйберләрне дә өстәлгә тезик. Хәзер аларны санап алыйк. Сезнең өстәлләрдә санлы карточкалар бар. Наилә, үз өстәлеңдә ничә түгәрәк бар, гәрәбәдән шулкадәр үк сәйләнне санап ал әле. (Бала саный.) Наилә, әйт әле: син санап алдыңмы, әллә санап куштыңмы? (Санап алдым.) Ничә сәйләнне санап алдың? (Биш.) Ни өчен? (Минем карточкада биш түгәрәк бар.) Ләйлә, өстәлдә ничә чәч каптыргычы бар? Хәзер үзеңнең карточкаңда ничә фигура күрәсең, шуның кадәр үк чәч каптыргычын да санап ал. (Бала саный.) Ләйлә, син ничә чәч каптыргычы санап алдың? (Дүрт.) Самат, Ләйлә дөрес санадымы икән? (Самат Ләйләнең карточкасындагы фигураларны һәм чәч каптыргыч-ларны яңадан санап чыга.) (Шул рәвешле, калган бизәнү әйберләрен дә санап чыгалар.) Бу биремне дә уңышлы үтәдегез! Котлыйм! Нюша да хәзер үзенең матур әйберләре санын б – елә. Ул аларны бик ярата, һәрвакыт матур итеп киенеп, бизәнеп йөри.
«Көчле һәм кыю бул!» динамик паузасы.
Балалар, кызларны матурлык бизәсә, малайларга көчле һәм кыю була белергә кирәк. Хәзерге күнегү вакытында, малайлар, сез көчле һәм кыю булуыгызны күрсәтегез, ә кызлар матур һәм нәзакәтле булсыннар. Башладык!
Бишкә кадәр саныйбыз!
Герләрне күтәрәбез! Аякларны җилкә киңлегенә куеп басабыз.
Кулларны йодрыкларга йомарлаган килеш әкрен
генә өскә күтәрәбез. 5 тапкыр.
– Барабанга ничә тапкыр сугам,
Шулкадәр утын ярам! Аякларны җилкә киңлегенә куеп басабыз,
кулларны, йозакка куеп, өскә күтәрәбез.
Алга таба иеләбез.
– Аяк очларына басып, түшәмгә кадәр җитәбез!
Кулларны билгә куеп
басабыз. Аяк очларына басканда, кулларны өскә
күтәрәбез.
– Саныйбыз һәм гөмбә җыябыз!
(Аяклар җилкә киңлегендә, бер алга иеләбез, бер
тураеп басабыз. 5 тапкыр.)
Ничә түгәрәк күрсәтсәм, шулкадәр үк сикереп куегыз!
Кулларны билгә куеп басабыз, бишәр тапкыр бер
урында сикерәбез. Бу күнегү 3 тапкыр кабатлана.
«Өй төзибез» дидактик күнегүе.
Балалар, өстәлләр артына утырышыгыз! Нюша сезгә төрле геометрик фигуралар салынган конвертлар алып килгән. Әйдәгез, игътибар белән табышмакларны тыңлыйк һәм аларның нинди фигуралар икәнлеген белик.
Өч почмагы, өч ягы бар, Төрле озынлыкта да Була алалар алар. Бу фигураның исемен Игътибарлы булганнар Табышмактан ук табар! (Өчпочмак.)
Дөрес, балалар бу - өчпочмак. Хәзер икенче табышмакны тыңлагыз!
Почмакларым юк минем,
Тәлинкәгә охшаган,
Кояшка да охшаталар,
Йөзеккә, тәгәрмәчкә.
Нигә әле исемемне
Тизрәк әйтеп бирмәскә? (Түгәрәк.)
Дөрес, бу - түгәрәк. Ә җавапны ничек белдегез? (Б. җ.) Алдагы
табышмак мондый:
Дүрт почмагым, дүрт ягым бар,
Барысы да тип-тигез.
Беркайчан да тәгәрәмим,
Исемемне әйтегез. (Квадрат.)
Дөрес, балалар бу - квадрат. Ә сез аның квадрат икәнлеген кайдан белдегез? (Б. җ.) Дөрес! Нюша менә шушы геометрик фигуралардан өй салырга тели. Бу өйләр әкияти өйләр булачак. Өйнең нәрсәләре була? (Стеналары, түбәсе, тәрәзәләре, ишеге.) Дөрес, балалар! Әйдәгез, кәгазь уртасына квадрат ябыштырып куйыйк. Бу — өйнең стеналары булачак. (Фланелеграфта күрсәтә.) Өйнең тагын нәрсәләре була? (Б. җ.) Дөрес, өйнең түбәсе дә бар. Менә бу өчпочмакны ябыштырып куйыйк! Аны нәкъ квадрат өстенә урнаштырыгыз. Менә шулай! Һәр өйнең дә тәрәзәсе була. Миңа түгәрәк табып күрсәтегез әле. Менә бу түгәрәкләр тәрәзә булыр, аларны квадрат өстенә ябыштырыгыз. Тагын нәрсә ясыйсыбыз калды? (Ишек.) Ул нинди формада? (Турыпочмаклык.) Аны да квадрат өстенә ябыштырыйк. Менә шулай. (Күрсәтә.) Булды да! Бу өйдә кемнәр яши ала? (Б. җ.) Дөрес, монда әкияти геройлар яшәр. Хәзер һәркайсыгыз бу эшне үз өстәлендә эшләсен, сезнең алда клей, кисточка һәм салфеткалар бар, эшләгәндә, пөхтә һәм игътибарлы булыгыз. (Балалар геометрик фигуралардан өй ябыштыра, тәрбияче игътибар белән аларны күзәтә.)
Рефлексия.
Балалар, бер-берегезгә үз өйләрегезне күрсәтегез. Сез шатмы? (Б. җ.) Матур өйләрне котлап кул чабыйк! Рәхмәт!