Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе

Программ эчтәлек: 1. Балаларны турыпочмаклык белән таныштыру һәм аларны турыпочмаклык, квадрат, өчпочмакны аерырга өйрәтү; балалар белән 5 кә кадәр санауны дәвам итү; балаларны күз белән карап һәм бер әйберне икенчесе янына куеп карау юлы белән иңе, буе бер үк булган предметларны табарга өйрәтү. 2. Балалардагы игътибарлылыкны һәм иҗади сәләтне үстерү. 3. Башланган эшне ахы-рына кадәр җиткерә белү сәләтен һәм тырышлык тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: хат салынган конверт, геометрик фигуралар (турыпочмаклык, квадрат, өч-почмак), Смешарик Керпе уенчыгы, чыршы бизәү өчен уенчык рәсемнәре, түгәрәк формасындагы карточка, анда 5 төртке ясалган,

чыршы ясалган карточка, 4 турыпочмак ясалган карточка. Тарату материалы: һәр балага бер үк киңлектәге, ләкин төрле озынлыктагы һәм төрле төстәге тасмалар; төрле «йөз»ләр төшерелгән геометрик фигуралар.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Керпе чыршыны геометрик фигуралар белән бизи» дидактик күнегүе.

Балалар, бүген нинди матур көн. Бер-берегезгә елмаегыз һәм игътибар белән мине тыңлагыз! Бүген, мин сезнең янга килгәндә, яныма хат ташучы килде һәм миңа хат тапшырды. Менә ул! (Хатны күрсәтә.) Сезнең бу хатны кем җибәргәнен беләсегез киләме? (Керпе ясалган рәсемне чыгара.) Кем бу? (Керпе.) Ул кайда яши? (Смешариклар илен-дә.) Дөрес, Керпе смешариклар илендә яши һәм сезгә хат язган. Ул бо-лан: дигән: «Балалар, тиздән Яңа ел. Мин үз чыршымны геометрик фигуралар белән бизәргә булдым. Кызганыч, мин геометрик фигураларны белмим һәм алар миндә юк. Чыршыны сезгә җибәрәм. Миңа аны бизәргә булышыгыз әле». Балалар, сез Керпегә булышырга әзерме? (Б. җ.) Һәркемнең өстәлендә геометрик фигуралар ята. Аларның нинди геометрик фигуралар икәнен әйтегез әле. (Квадратлар, өчпочмаклар, турыпочмаклыклар.) (Б. а.) Алар нинди төстә? (Квадратлар кызыл, өчпочмаклар сары, турыпочмаклыклар яшел.) Дөрес! Тактадагы геометрик фигура нәрсә? (Квадрат.) Ул нинди төстә? (Кызыл.) Сезнең өстәлләрегездә дә квадрат бар. Ул нинди төстә? (Кызыл.) Ә минем квадрат сезнең квадратлардан нәрсәсе белән аерыла? (Зурлыгы белән.) Дөрес. Ә квадрат белән өчпочмакның аермасы нидә? (Төстә.) Ә та-гын нинди аерма күрәсез? (Өчпочмакның 3 почмагы, ә квадратның

почмагы бар.) (Б. а.) Балалар, ә бу нинди фигура? (Балаларга турыпочмаклыкны күрсәтә, аларның җавапларын тыңлый.) Хәзер мин аның контурларын тикшереп чыгам. Игътибарлы булыгыз! (Тәрбияче турыпочмаклыкның контурын балаларга күрсәтеп чыга.) Балалар, сез бу фигураның ничек аталганын беләсезме? (Балалар җавап бирмәсә, тәрбияче үзе бу фигураньң турыпочмаклык булуын әйтә.) (Б. а.) Балалар, һавада турыпочмаклык контурын ясагыз һәм бармакның кая хәрәкәт иткәнен сөйләп барыгыз: сулдан уңга, өстән аска, аннары уңнан сулга һәм астан өскә. Хәзер аның ничә почмагы барлыгын бергәләп саныйк әле. (Дүрт.) Ә квадратның ничә почмагы бар? (Дүрт.) Ә алар үзара нәрсәләре белән аерыла соң? (Б. җ.) Менә квадрат һәм турыпочмаклык. Квадратны турыпочмаклыкның өстенә куям.

Турыпочмаклыкның ике ягы квадратның ике ягына тигез, ә калган ике ягы кыскарак. (Б. а.) Әгәр квадратның ике ягы турыпочмаклыкка караганда кыскарак икән, димәк, турыпочмаклыкның ике ягы озынрак дигән сүз. Турыпочмаклыкның озын һәм кыска яклары бар. Квадратның барлык яклары да үзара тигез. (Б. а.) (Тәрбияче берничә баланы, үзе янына чакырып, квадрат һәм турыпочмаклыкның яклары турында сөйләтә.) Дөрес, балалар, турыпочмаклыкның капма-каршы булган икешәр яклары гына үзара тигез, ә квадратның барлык яклары да бер-берсенә тигез. Булдырдыгыз, рәхмәт!

  1. «Чыршы бизибез» дидактик күнегүе.

Миндә чыршы бар. Аны безгә Керпе җибәрде. (Чыршының контур-лы рәсемен күрсәтә.) Чыршыны геометрик фигуралар белән бизәргә кирәк. Менә бу конвертта чыршыны бизи торган фигуралар салынган. (Тәрбияченең өстәлендә кызыклы йөзләр сурәтләнгән геометрик фи-гуралар таратылган.) Балалар, үзегезгә ошаган фигураны алыгыз һәм чыршыга беркетегез. (Балалар чыршы бизиләр.) Һәр бала үзе сайла-ган фигураның исемен әйтергә тиеш. Мәсәлән, мин чыршыны кызык өчпочмак белән бизәдем дип. Нинди матур геометрик чыршы булды бу! Математик чыршы! Без аны Керпегә җибәрербез, ул бик сөенер! Ә хәзер ял итеп алыйк!

  1. «Минем кебек эшлә» динамик паузасы.

Түгәрәктә ничә нокта, Шулкадәрле кулларны Бик-бик өскә күтәрик! Ничә яшел чыршы булса, Шулкадәрле кулларны Алга таба без сузыйк! Турыпочмаклык санынча Чүгәләп тә алыйк без. Бер, ике, өч — аптырап калма! Бас тизрәк урыныңа!

  1. «Крошка бүләк» дидактик күнегүе.

Керпе үзенең дусты Крош өчен Яңа ел бүләге әзерләде. (Тартманы күрсәтә.) Тик ул, бүләк тартмасын бизәр өчен, тасма сайлап алалмый. Без аңа булышыйк әле. Тасмалар сезнең алда ята. Алар нинди төстә? (Кызыл һәм сары.) Аларны озынлыклары буенча чагыштырыгыз әле. Кайсы озынрак? Кайсы кыскарак? Моны ничек тикшереп була? (Бер тасманы икенчесе янына куеп карарга кирәк.) Дөрес, сез аны ничек эшләячәксез? Тасмаларның бер башларын тигез итеп куярга кирәк. (Күрсәтә.) Кайсы тасма озынрак? (Сары.) Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Аның бер башы чыгып тора.) Дөрес. Ә кайсы тасма кыскарак? (Кызыл.) Кайсы тасманы сайлап алабыз? (Озынын.) Булдырдыгыз, хәзер Керне үзенең бүләген матур иттереп бизи дә алачак инде. Тасманың буеннан-буена бармакларыгыз белән сулдан уңга йөртеп чыгыгыз әле. Ә аның киңлеге кайда? (Балалар тасманың озынлыгын һәм киңлеген күрсәтәләр.) Балалар, тасманың озынлыгы зурракмы, әллә киңлегеме? (Озынлыгы зуррак, киңлеге кечерәк.) Дөрес, рәхмәт, балалар, ә хәзер, әйдәгез, Керпегә бүләген матур итеп бизәргә булышыйк!

  1. Рефлексия.

Балалар, бер-берегезгә матур итеп елмаегыз Һәм Яңа ел биюен биегез! Бу бию сезнең кәефегезне тагын да күтәрер!