Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк

Программ эчтәлек: 1. Чагыштыруларга нигезләнеп, балаларны предметларның озынлыгын билгеләргә өйрәтү; предметларның зурлык-лары турындагы күзаллауларны формалаштыру (озынрак, кыскарак, озын, кыска, озынлык); «озынрак», «кыскарак», «озын», «кыска» «озынлык» сүзләре кергән күнегүләрне эшләү; санарга өйрәтүне дәвам итү. 2. Логик фикерләүне, хәтерне, игътибарны үстерү. 3. Ярдәмчеллек, пөхтәлек, математикага кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: 2 такта кисәге (аларның киңлекләре тигез, әмма берсе 10 сантиметрга озынрак булырга тиеш); агачка кунган кошлар сурәтләнгән рәсем. Тарату материалы: һәр балада төрле озынлыктагы 2 тасма (озынлыктагы аерма — 5 см) һәм картоннан ясалган түгәрәкләр.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Крош һәм аның дуслары өчен утыргычлар» дидактик күнегүе.

Балалар, уңайлы итеп утырыгыз, аркаларыгызны туры тотыгыз! Бер-берегезгә карап, матур итеп елмаегыз! Беләсезме, Крош үзенең дус-ларына утыргычлар ясап бүләк итмәкче булган. Кирәкле такталарны; сайлап алган. Карагыз әле: алар нинди төстә? (Берсе ак, берсе зәңгәр.) Аларның озынлыклары тигезме? (Юк, зәңгәр такта озынрак.) Ә кайсы кыскарак? (Ак такта кыскарак.) Дөрес, зәңгәр такта озынрак, ә ак такта кыскарак. (Бу сүзләрне әйткәндә, тәрбияче такталарның озынлыкларын кулы белән күрсәтә.)

  1. «Озын, кыска энәләр һәм ботаклар» дидактик күнегүе.

Бүген без сезнең белән предметларның озынлыгын чагыштырырга

өйрәнербез. Кичә, урамга саф һава суларга чыккач, без чыршы һәм наратларны караган идек. Әйтегез әле: бу агачлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Чыршы ылысының энәләре кыска, ә наратның озын.) Дөрес! (Тәрбияче балаларга чыршы сурәтләнгән рәсемне күрсәтә.) Әйтегез әле: бу рәсемдә нәрсә ясалган? (Чыршы.) Чыршының энәләре озынмы, әллә кыскамы? (Чыршы энәләре кыска.) Дөрес! Хәзер чыршыга тагын да игътибарлы булып карагыз әле. (Тәрбияче чыршыны җентекләбрәк карарга вакыт бирә.) Әйтегез әле: өстәге чыршының өстәрәк урнашкан ботаклары нинди озынлыкта? (Алар кыскарак.) Ә астагы ботаклар нинди? (Алар озын.) (Тәрбияче рәсемдәге сурәтләрне күрсәтә.) Камилә, әйт әле: кыска ботаклар кайда урнашкан? (Өстә.) Рәхмәт, хәзер, Әмир, син озын ботакларның кайда урнашканнарын әйтеп бир. (Аста.) Дөрес, агач биегрәк булган саен, ботаклары кыскара, ә астагы ботаклар озынрак. (Тәрбияче балаларның игътибарын агачка юнәлтә.) Ләйлә, рәсемгә карап, без яңа гына үткәннәрне кабатлап чык әле. (Биегрәк булган саен, агачның ботаклары кыскарак, ә түбәндә алар озын.) (Тәрбияче балаларга каен агачы сурәтләнгән рәсемне күрсәтә. Ул агачка кошлар кунган.) Рәдиф, әйт әле: бу рәсемдә нәрсә ясалган? (Ботакларына кошлар кунган каен агачы.) Ә кошлар агачның һәр ботагына да кунганмы? (Юк, алар ике ботакка гына кунган.) Өске ботакта ничә кош бар? Ания, минем янга кил дә, бергәләп саныйк. (Бер, ике - барлыгы ике кош.) Хәзер барыбыз бергә кабатлыйк. (Бер, ике - барлыгы ике кош.) (Бу вакытта тәрбияче кошларга күрсәтеп тора.) Илзирә, минем янга кил дә аскы ботакта утыручы кошларны сана әле. (Бер, ике, өч - барлыгы өч кош.) Дөрес, бергәләп саныйк! (Бер, ике, өч - барлыгы өч.) Кайсы ботакта кошлар саны күбрәк? (Аскы ботакта кошлар күбрәк.) Кайсы ботакта алар әзрәк? (Өске ботакта әзрәк.) Ничек уйлыйсыз, аскы ботакка ни өчен күбрәк кош кунган? (Аскы ботак озынрак.) Дөрес! Ә кайсы ботакта кошлар саны әзрәк? (Өске ботак кыскарак, шуңа анда әзрәк кош кунган.) Афәрин!

  1. Динамик пауза.

Балалар, минем янга килегез дә түгәрәк ясап басыгыз. Минем арттан кабатлагыз.

Безнең алда киң имән, Балалар кулларын як-якка җәяләр,

Баш очында биеге. аннары бергә җыялар,

Кинәт барлык чыршы, нарат өскә күтәрәләр,

Безгә зур сәлам бирде! агачларны сәламлиләр.

Урманда рәхәт икән,

Тик кайтыр вакыт җиткән! Бер урында әйләнеп алалар.

  1. «Яңа ел гирляндасы» дидактик күнегүе.

Балалар, минем кулда ике гирлянда бар. Алар белән Яңа ел чыршысын бизәргә кирәк. Гирляндаларның төсләре нинди? (Зәңгәр һәм яшел.) Аларның берсе озын, ә икенчесе кыскарак. Кайсы озын икәнлеген ничек белергә була? (Бер гирлянданы икенчесе янына куеп карарга кирәк.) Дөрес, әйдәгез, шулай эшләп карыйк. Сезнең өстәлләрегездә дә икешәр гирлянда бар. Аларны янәшә куеп карагыз әле. Бер башларыннан тигезләп куегыз. Лилия, кайсы гирлянда озынрак булып чыкты? (Зәңгәр төстәге гирлянда яшеленә караганда озынрак.) Дөрес, хәзер зәңгәр гирляндага өч шар, ә яшеленә ике шар куегыз. Раилә, әйт әле: кайсы гирляндага күбрәк шар куеп булды? (Зәңгәр гирляндага өч шар куеп булды.) Ни өчен? (Чөнки ул озынрак.) Ильяс, ә кайсы гирляндага әзрәк шар куйдың? (Яшел гирляндага ике генә шар куйдым.) Ни өчен? (Чөнки ул кыскарак.)

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә бүген нәрсә ошады? Бүген иң уңышлы бирем дип кайсын саныйсыз? (Б. а.) Иң кызыклы биремне дә әйтегез әле.