Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк

Программ эчтәлек: 1. 5 саны турында аңлатма бирү; балалар-ны 5 кә кадәр санарга өйрәтү; предметларның ераклыклары төрле булса да, аларның саны тигез булуын күрергә өйрәтү; түгәрәк турын-дагы күзаллауны ныгыту, «зур», «кечкенә» сүзләрен куллану. 2. Хә-терне, сөйләмне, күзаллауны, музыкаль сәләтне үстерү. 3. Үзеңнең

сәламәтлегеңне кайгырту Күнекмәләрен булдыру.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: җыелмалы касса, смешарикларның уенчыклары яки рәсемнәре (бишәр), чиләкләр яки аларның рәсемнәре (бишәр), күңелле музыка язылган аудиотасма.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Смешариклар чыныгалар» дидактик күнегүе.

Хәерле иртә, балалар! Уңайлырак итеп утырыгыз, аркаларыгызны төз тотыгыз! Бер-берегезне сәламләгез әле, менә шулай итеп кәефегезне күтәрәчәксез! Афәрин! Смешарикларның көчле һәм чыдам буласылары килә. Алар, һәр иртә саен салкын су белән коена башласалар, бервакытта да авырмаячакларын бик яхшы беләләр. Шуңа да Керпе, Крош, Бараш, Лосяш (тәрбияче смешарикларның уенчыкларын яки рәсемнәрен җыелмалы кассаның өске юлына тезеп чыга), чыныгыр өчен, һәр иртәне салкын су белән коенырга булганнар. Моның өчен алар чиләкләр сатып алганнар. (Тәрбияче җыелмалы кассаның аскы юлына, нәкъ смешариклар астына өч чиләк урнаштыра.) Бар-лык смешарикларга да чиләкләр җиттеме? (Юк, берсенә җитмәде.) Санагыз әле: ничә смешарик бар икән? (Тәрбияче берәр баланы үзе| янына чакыра, яки барлык балалар белән бергә кычкырып саныйлар: бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт смешарик.) Ничә смешарик бар? (Дүрт.) (Б. а.) Зөлфия, чиләкләр ничәү, шуны безгә санап әйт әле? (Бер, ике, өч - барлыгы өч чиләк.) Ничә чиләк? (Өч.) Карина, смеша-риклар һәм чиләкләр саны турында нәрсә әйтеп була: аларның кайсы күбрәк? (Смешариклар күбрәк.) Дөрес, алар дүртәү. (Б. а.) Ләйсән, әйт әле: чиләкләр әзрәкме, әллә смешариклармы? (Чиләкләр әзрәк.) (Б. а.) Дөрес, чиләкләр әзрәк, алар өчәү генә. Дүрт саны зурракмы, әллә өч санымы? (Б. җ.) Кайсы сан кечерәк: өчме яки Дүртме? (Б. җ.) Смешариклар һәм чиләкләрнең саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Тагын бер чиләк алырга кирәк.) Дөрес! Смешариклар тагын бер чиләк сатып алдылар. Менә ул! (Тәрбияче җыелмалы кассага тагын бер чиләкне урнаштыра.) Чиләкләр ничәү булды? (Дүрт.) Дүртенче чиләк ничек барлыкка килде? Смешариклар тагын бер чиләк сатып алдылар, һәм алар дүртәү булды. Хәзер смешариклар һәм чиләкләр турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Һәр смешарикның үз чиләге бар. Димәк, смешариклар һәм чиләкләр тигез.) Афәрин! Балалар, безнең янга тагын бер смешарик — Нюша килде. Хәзер смешарикларның саны күбрәк булдымы, әллә әзрәкме? (Б. җ.) Алар ничәү булдылар? (Б.җ.) (Тәрбияче смешарик л арны саный: бер, ике, өч, дүрт, биш — барлыгы биш смешарик. Тәрбияче «биш» сүзен интонация белән аерып чыгара һәм куллары белән гомумиләштерүче хәрәкәт ясый.) Балалар, хәзер сез тагын бер тапкыр әйтегез әле: смешариклар барлыгы ничәү булды инде? (Б. җ.) Дөрес, аларның саны артты. Алар хәзер бишәү. (Балалар тәрбияче белән бергә тагын бер тапкыр смешарикларны саныйлар. Чиләкләр һәм смешарикларның санын чагыштыралар һәм дүрт, биш саннары турында сөйләшәләр.) Балалар, смешарикларны санагыз әле. (Бер, ике өч, дүрт, биш - барлыгы биш.) Чиләкләрне санагыз. (Бер, ике, өч, дүрт — барлыгы дүрт.) Балалар, уйлап карагыз әле: смеша-риклар һәм чиләкләрнең саны тигезләшсен ечен, без нәрсә эшли ала-быз? (Б. җ.) смешариклар тагын бер чиләк сатып алдылар. Менә ул! (Җыелмалы кассадагы бишенче смешарикның астына чиләк урнаш-тыра.) Хәзер смешариклар һәм чиләкләрнең саны ничәү булды? (Алар бишәү.) (Башта җитмәгән чиләкне эстиләр, аннары аны алып куялар һәм шулай ук бер смешарикны да алып куялар. Эш барышының һәр этабындаберәр бала уенчыклар һәм чиләкләрне санап бара. Кайсы сан күбрәк, әзрәк икәнлеген дә әйтеп барырга кирәк.) Булдырдыгыз! Менә, балалар, хәзер смешариклар һәр иртә саен салкын су белән коеналар. Чын спортчыларга чыныгу беркайчан да комачау итмәячәк. Чыныгу сәламәтлекне ныгыта. Сез дә үз сәламәтлегегезне саклагыз, аны ны-гытыгыз. Көчле, сәламәт, чыдам булыгыз.

  1. «Түгәрәккә басыгыз» дидактик күнегүе.

Балалар, кулга-кул тотынышыгыз һәм зур түгәрәк ясап басыгыз. Ә хәзер кечкенә түгәрәк ясагыз. (Балалар кулларын бер җәеп, бер җыеп басалар.) Балалар, менә бу матур көй ныграк ишетелгәндә, сезгә зур түгәрәк, ә көй әкрен ишетелгәндә, кечкенә түгәрәк ясап басарга кирәк. (Уен ике-өч тапкыр кабатлана.) Көй ныграк ишетелгәндә, сез нинди түгәрәк ясадыгыз әле? (Зур.) Ә әкрен көй уйнаганда, нинди түгәрәк ясадыгыз? (Кечкенә.)

  1. «Кызлар һәм малайлар» дидактик күнегүе.

(Тәрбияче үзе янына биш кыз һәм биш малайны чакырып чыгара.) Кызлар, сез бер-берегездән бер кул сузымы ара ераклыкта басыгыз, ә малайлар янәшә басыгыз. Балалар, кызлар һәм малайларның саны тигезме? Моны белер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Санарга.) Дөрес, санарга кирәк. Балалар, бергәләп кызларны саныйк. (Кызларны саныйлар.) Ничә кыз булды? (Биш кыз.) Хәзер бергәләп малайларны санагыз. Бездә ничә малай бар икән? (Биш малай.) Малайлар һәм кызлар, парлашып басыгыз. Балалар, кызлар һәм малайларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Кызлар никадәр булса, малайлар да шуның кадәр.) Дөрес, бер артык бала да калмагач, кызлар никадәр булса, ма-лайлар да шуның кадәр булып чыга. Малайлар, кызлар, үз урыннары-гызга басыгыз. Балалар, әйдәгез, кызларны һәм малайларны тагын бер тапкыр саныйк. (Балалар саныйлар.) Ничә кыз? (Биш.) Ничә малай? (Биш.) Кызлар һәм малайларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Алар бертигез - бишәр.) (Б. а.) Балалар, ни өчен соң кызлар күбрәк күренә. (Б. җ.) Дөрес, кызлар таралып баскан, бер-берсеннән ерак торалар, күп урын алалар, шуның өчен алар күбрәк күренә. Чынлыкта алар тигез — бишәр. (Б. а.) Афәрин! Үзегезне мактап алыгыз — кул чабыгыз!

  1. Рефлексия.

Балалар, бүгенге дәрестә сезгә нәрсә күбрәк ошады? Кайсы биремне уңышлырак үтәдегез? (Б. а.) Нинди бирем сезнең өчен кызыклы булды?