
- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •Эшчәнлек барышы:
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
Программ эчтәлек: 1. Дүрткә кадәр санау күнекмәсен ныгыту; нинди яшелчәләр барлыгын һәм аларның күпме булуын сөйләргә өйрәтү, карточкаларда ясалган яшелчә һәм түгәрәкләрнең бер үк санда икәнлеген күрсәтә белү; балаларны карточкаларда ясалган түгәрәкләр санынча, уенчыкларны табарга өйрәтү; фотографияләрдә күрсәтелгән предметларның юнәлешләрен (алда, артта) билгеләү буенча күнегүләр уздыру. 2. Игътибарны, хәтерне үстерү. 3. Математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: бердән дүрткә кадәр түгәрәкләр ясалган дүрт карточка. Төрле яфрак рәсемнәре - дүрт имән яфрагы, өч каен яфрагы, ике өрәңге яфрагы, бер миләш яфрагы. «Кояш һәм смешариклар зарядка ясый» рәсеме, «Дүрт куян йокларга җыена» рәсеме. Тарату материалы: зур һәм кечкенә туплар, конфетлар, зур һәм кечкенә кишерләрнең яссылыктагы рәсемнәре, икегә бүленгән буш карточкалар.
Эшчәнлек барышы:
«Көзге яфраклар» дидактик уены.
Көз болытларны куа, Соры күк буйлап. Яфраклар бии тышта, Нинди уй уйлап?..
Балалар, бу шигырьдә кайсы ел фасылы турында сөйләнә? (Көз турында.) Көз көне яфраклар нинди төстә була? (Сары, кызыл, ки-шер төсендә.) Дөрес, төрле төстәге яфраклар агачлардан җиргә коела. (Тәрбияче бүлмәнең төрле урыннарында имән, каен, өрәңге, миләш яфракларын таратып чыга.) Балалар, сезнең өстәлләрегездә түгәрәкләр ясалган карточкалар бар. Сез бүген карточкаларыгызда ничә түгәрәк булса, шулкадәр үк яфраклар да табарга өйрәнерсез. (Башта тәрбияче биремне ничек үтәргә кирәклеген күрсәтә.) Балалар, сезгә үз карточкагызны туры килә торган яфраклар төркеме янына куярга кирәк, (Тәрбияче үзе янына дүрт баланы чакыра. Башка балалар биремнең дөрес эшләнгәнлеген тикшерәләр, алар яфраклар һәм карточкалардагы түгәрәкләрне санап баралар.) Карточкалар дөрес туры китерелгәнме, юкмы икәнлеген ничек тикшереп карап була? (Балалар карточкалардагы түгәрәкләр өстенә яфракларны куялар.)
«Рәсемне сурәтлә» уен күнегүе.
(Тәрбияче балаларга кояш һәм өч смешарик сурәтләнгән рәсемне күрсәтә, алар анда зарядка ясыйлар.) Балалар, игътибар белән карагыз әле: смешариклар нәрсә эшлиләр? (Алар зарядка ясый.) (Б. а.) Кайчан зарядка ясарга кирәк? (Иртән.) (Б. а.) Санагыз әле: ничә смешарик бар икән? Үзегезнең карточкаларыгызның өске юлына смешариклар санынча зур туп рәсемнәрен куеп барыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Аскы юлга зур туплар кадәр үк кечкенә тупларны тезеп чыгыгыз. (Балалар биремне үтиләр: тупларны, конфетларны саныйлар, аларның ничә булуын һәм кайда урнашуларын сөйләп баралар. Тәрбияче дүрт куянның йокларга җыенганын сурәтләгән икенче рәсемне күрсәтә. Тәрбияче шигырь укый.)
Ана куян балаларга: - Йокларга вакыт, диде. Караватка ятыгыз, Тышта инде төн килде.
Балалар, бу кайчан була? (Кич белән.) (Б. а.) Ничә куян йокларга җыена? (Дүрт.) Хәзер карточканың аскы юлына куяннар никадәр булса, шулкадәр үк зур кишерләрне куеп чыгыгыз. Аскы юлга ничә кишер куйдыгыз? (Дүрт.) Өске юлга, аскы юлда ничә кишер булса, шулкадәр үк кечкенә кишерләрне тезеп чыгыгыз. Өске юлга ничә кеч-кенә кишер тездегез? (Дүрт.) Афәрин, булдырдыгыз!
«Бармаклар» — бармаклар өчен гимнастика.
Хәзер бармаклар белән уйнап алабыз.
Бу бармакның йокысы бар, Тукта, тыныч, шауламагыз!
Бу бармак караватта, Кояш та тиздән чыгар.
Бу бармак черем итә, Кошлар сайрар урамда,
Бусы күптән төш күрә, Бармаклар уянганда.
Бу бармак йоклап китә.
(Балалар бер куллары белән икенче кулларының бармакларын, бөгә барып, йодрыкка җыялар. Бармаклар уянганда юлын әйткәндә, алар кулларын өскә күтәрәләр һәм бармакларын турайталар.) Афәрин! Ба-лалар, башта бармаклар нәрсә эшләделәр әле? (Йокладылар.) Йокы вакыты кайчан? (Төнлә.) (Б. а.) Аннары нәрсә эшләделәр? (Уяндылар.) Бу кайчан була? (Иртән.) (Б. а.) Дөрес! Бармакларыгыз да ял итте.
«Дөрес бас» дидактик күнегүе.
(Тәрбияче смешарикларның уенчыкларын ике урындыкка куя. Ча-кырылган бала урындыклар арасына баса. Тәрбияче тагын балаларны чакыра.) Әмир, син Крошның алдына, ә Нюшаның артына бас. Әйт әле: син кайда басып торасың? (Мин Крошның алдында һәм Нюшаның артында басып торам.) Синнән алда ничә смешарик бар? (Алда бер смешарик бар.) Синең артыңда ничә смешарик бар? (Артта да бер смешарик бар.) Дөрес! Камил, син — Крош сул ягыңда, ә Нюша уң ягыңда калырлык итеп бас. Хәзер ничек басып торуыңны сөйләп бир әле? (Крош — минем сул ягымда, ә Нюша — уң ягымда.) Синең янда ничә смешарик басып тора? (Уң ягымда берәү һәм сул ягымда да бер смешарик бар.) (Тәрбияче бу биремне ничек үтәргә кирәклеген аңлата. Биремне бишалты бала үтәргә тиеш.)
Рефлексия.
Балалар, сезгә нәрсә ошады? Уйлап кара әле: иң төгәл итеп, җиренә җиткереп, син кайсы биремне үти алдың? (Б. а.) Афәрин, сез барлык биремнәрне дә үтәдегез!