Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска

Программ эчтәлек: 1. Балаларны 4 саны белән таныштыру; 4 кә кадәр санарга; геометрик фигураларны аерырга өйрәтү (түгәрәк, квадрат, өчпочмак); юнәлешләр белән бәйле күнегүләр уздыру (алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска). 2. Фикерләүне, игътибарны, хәтерне үстерү. 3. Балаларда математикага кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: җыелма-лы касса; куян һәм башлыкларның яссылыктагы рәсемнәре (дүрт куян һәм дүрт башлык); смешариклар - Ябалак, Нюша; өч кыршау. Тара-ту материалы: һәр балага эш дәфтәре, төрле геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак).

Эшчәнлек барышы:

  1. «Ябалак башлык бәйли» дидактик күнегүе.

Хәерле иртә, балалар! Уңайлырак итеп утырыгыз, аркаларыгызны төз тотыгыз. Бер-берегезгә елмаегыз һәм сәламләгез! Балалар, урамда нинди ел фасылы әле? (Көз.) Көзгә хас сыйфатларны атап китегез әле? (Б. җ.) Дөрес, көз көне салкын була башлый, кошлар җылы якларга очып китәләр, агачлардагы яфраклар саргаялар һәм коелалар. Сез барысын да бик әйбәт беләсез. Карагыз әле: бүген безгә кем кунакка килгән? (Ябалак.) Дөрес! Сез миңа әйткәнчә, хәзер урамда көз. Ябалакның көзге эшләре арта. Баренье кайнатырга кирәк, гөмбәләр киптерергә кирәк, куяннарга башлыклар да бәйлисе бар. Ябалак бик кайгыртучан, ул куяннарның салкында туңуларын теләми. Шуңа да ул үзе белән янәшә яшәүче куяннар өчен башлыклар бәйли. Менә ул куяннар һәм башлыклар. (Тәрбияче җыелмалы кассаның өске юлына — өч куян, ә аскы юлына ике башлык урнаштыра.) Балалар, Ябалак барлык куяннарга да башлыклар бәйләп өлгергәнме? (Бер куянга җитми,) Ничә куян барлыгын санап, миңа әйтегез әле? (Тәрбияче бер баланы үзе янына чакыра йә барлык балалар белән бергә саныйлар: бер, ике, өч - барлыгы өч куян.) Ничә куян? (Өч.) (Б. а.) Вәсилә, санап күрсәт әле: башлыклар ничәү икән? (Бер, ике — барлыгы ике башлык.) Ничә башлык? (Ике.) Азалия, әйт әле: куяннар күбрәкме, әллә башлыклармы? (Куяннар күбрәк.) Дөрес, куяннар күбрәк, алар барлыгы өчәү. (Б. а.) Карина, син дә әйт әле: башлыклар әзрәкме, әллә куяннармы? (Башлыклар әзрәк.) (Б. а.) Дөрес, башлыклар әзрәк — алар икәү. Өч саны зурракмы, әллә ике санымы? (Б. җ.) Нинди сан кечерәк: икеме, өчме? (Б. җ.) Ә куяннар һәм башлыкларның саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Тагын бер башлык бәйләргә кирәк.) Дөрес! Менә Ябалак тагын бер башлык бәйләп өлгерткән. Менә ул. (Тәрбияче җыелмалы кассага өченче куян астына тагын бер башлык урнаштыра.) Хәзер башлыклар ничәү булды? (Өчәү.) Өченче башлык каян барлыкка килде? (Ябалак башта ике башлык бәйләде, аннары өченчесен бәйләде. Шуннан өч башлык булды.) Хәзер куяннар һәм алар өчен бәйләнгән башлыклар турында нәрсә әйтеп була? (Һәр куянның үз башлыгы бар, димәк, аларның саннары тигез.) Булдырдыгыз! Сез бик дөрес җавап бирдегез! Менә карагыз әле: монда тагын бер куян йөгереп килде бит. Хәзер куяннар күбрәк булдымы, әзрәкме? (Б. җ.) Алар ничәү булдылар? (Б. җ.) (Тәрбияче куяннарны саный: бер, ике, өч, дүрт – барлыгы дүрт куян булдылар. Тәрбияче дүрт санын интонация белән аерып әйтә һәм кулы белән гомумиләштерүче хәрәкәт ясый.) Ничә куян булды? Дөрес, хәзер куяннар тагын да күбрәк. Алар дүртәү. (Балалар тәрбияче белән бергә тагын бер кат куяннарны санап чыгалар. Куяннар һәм башлыкларның санын чагыштыралар, шулай ук 3 һәм 4 саннарын да чагыштырып карыйлар.) Балалар, куяннары санап чыгыгыз әле? (Бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт куян.) Башлыкларны санагыз? (Бер, ике, өч — барлыгы дүрт башлык.) Балалар, хәзер уйлап карагыз әле: куяннар һәм башлыклар саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк икән? (Б. җ.) Ябалак: бу куянга да башлык бәйләргә уйлаган. Менә ул башлык. (Дүртенче куян астына тагын бер башлыкны урнаштыра.) Хәзер санагыз әле: куяннар һәм башлыклар күпме булды икән? Хәзер дүрт куян һәм дүрт башлык булды. (Башта җитешмәгән бер башлыкны өстиләр, аннары аны алып куялар, яңадан өстиләр, шуннан соң бер куянны алып куялар. Һәр адым саен берәр бала уенчыкларны саный, шуның нигезендә теге яки бу санның ничек барлыкка килүе аңлатылып барыла. Нәрсәләрнең күбрәк яки әзрәк булганлыгы, кайсы санның зуррак йә кечерәк булуы ачыклана.) Афәрин, балалар! Сез бу биремне дә үти алдыгыз.

  1. «Түгәрәкләр, квадратлар, өчпочмаклар» дидактик күнегүе.

(Тәрбияче балаларга геометрик фигуралар салынган тартманы күрсәтә.) Балалар, бу тартмада геометрик фигуралар бар. Аларны безгә! Нюша алып килгән. Алар ничек дип аталалар? (Геометрик фигуралар.) Сез нинди геометрик фигураларны беләсез? (Б. җ.) Нюша түгәрәкләрне, квадратларны, өчпочмакларны бер-берсеннән аерып куярга сорый. (Тәрбияче һәр балага төрле-төрле геометрик фигураларны таратып чыга: түгәрәк, квадрат, өчпочмак.) Балалар сезнең һәркайсыгызның кулында геометрик фигура бар. Кемнәрдә квадрат - кулларыгызны алга сузыгыз. Кемнәрдә өчпочмак — алар артка куегыз. Кемнәрдә түгәрәк — алар кулларын өскә күтәрсен. Афәрин! Хәзер кемнең кулында квадрат - шулар кулларын аска төшерсен. Кемнең өчпочмак - кулыгызны сулга куегыз. Кемнәрнең түгәрәк — кулларын уңга суз-сыннар. Барлык юнәлешләрне дә дөрес күрсәттегез. Хәзер һәр фигу-рага үз кыршавын табыгыз. Сезнең алда өч кыршау тора. Аларнын берсе эчендә — түгәрәкләр, икенчесендә — квадратлар, өченчесендә -өчпочмаклар. Сезнең һәрберегезнең кулында берәр геометрик фигура бар, шуларга карап, үз кыршавыгызны табыгыз һәм аның эченә кереп басыгыз. Хәзер һәркем дә үз урынына дөрес басканмы, юкмы икәнлеген тикшереп алыйк. (Бу биремне ике, өч тапкыр башкаралар.)

  1. Эш дәфтәрләрендә үтәү өчен бирем.

(Рәсемдә алмагач ясалган.) Балалар, рәсемгә игътибар белән карагыз. Рәсемдә нәрсә ясалган? (Алмагач.) Алмагачтагы алмаларны күрсә­тегез әле? (Күрсәтәләр.) Сез күрсәткән алмалар кайда үсә? (Агачт.а.) Алмагач төбендә ятучы алмаларны да күрсәтегез әле? (Күрсәтәләр.) Сез әле генә күрсәткән алмалар кайда ята? (Алмагач төбендә.) Алмагачта — дүрт алма, ә аның төбендә өч алма бар. Мәрьям, әйт әле: алмалар кай­да күбрәк? (Бала авыррак җавап бирсә, агачтагы һәр алмадан аның төбендә яткан алмаларга кадәр сызык уздырып, аларны тоташтырырга мөмкин.) Агач төбендәге ничә алма парсыз калды? (Бер.) Агач төбендә ятучы алмаларның саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Б. җ.) Дөрес әйтәсез, алмагач төбендә алмалар саны әзрәк. Алар өчәү. Агачта алма-лар саны күбрәк. Алар дүртәү. Кайсы сан зуррак: (кечерәк)? Дүртме, әллә өчме? (Б. җ.)

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә бүгенге дәрестә иң күбе нәрсә ошады? Ничек уйлыйсыз, сезгә бүген кайсы эш җиңел бирелде? (Б. җ.) Афәрин, сез барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез. Смешариклар белән бергә-бергә сез бик күп яңалыклар белдегез.