Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
488
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,

1 Калынлыкларына карап чагыштыру

Программ эчтәлек: 1. 1 һәм 2, 2 һәм 3 предметтан торган җыелмаларны аера белү күнекмәләрен ныгыту; «зуррак», «кечерәк», «тигез» төшенчәләрен аңларга өйрәнү; 3 кә кадәр санау күнекмәсен булдыру; балаларны иңе, буе, калынлыклары төрле булган предметлар-ны аерырга өйрәтү. «Киңрәк», «таррак», «киң», «тар» төшенчәләрен аңлаткан күнегүләрне эшләү. 2. Логик фикерләүне, тапкырлыкны, игътибарлылыкны үстерү. 3. Башкаларга ярдәм итү теләген тәрбияләү; биремнәрне ахырына кадәр тыңлап бетерергә һәм төгәл итеп үтәү күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: уенчык-смешариклар, төрле зурлыктагы предметлар: озын һәм кыска таяк-лар, тар һәм киң такта кисәкләре, калын һәм нәзек баулар. Тарату материалы: һәр балага җитәрлек кызыл һәм зәңгәр төстәге икешәр кисемтә тасма, аларның озынлыклары тигез, әмма киңлекләре төрле булырга тиеш; өстәлдә вак уенчыклар куелган поднослар; һәр балага яшелчә маскалары.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Смешарикларның ничә яшелчәсе бар?» дидактик күнегүе.

Балалар, түгәрәк ясап басыгыз әле: кулга-кул тотынышыгыз һәм сул як күршегезгә елмаегыз, аннары уң як күршегезгә елмаегыз. Без бер-беребезгә күтәренке кәеф бүләк иттек. Ә хәзер, өстәлләр артына утырышып, үз урыннарыгызны алыгыз. («Смешарики» мультфильмдагы фонограмма яңгырый.) Балалар, бу көйне танып алдыгызмы? Ул кайсы мультфильмда ишетелә әле? Бүген безгә кунакка безнең дусларыбыз смешариклар килделәр. Смешариклар яз көне түтәлләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш орлыклары утырттылар. Һәр смешарикиың үз түтәле бар иде. Нюша кабак утыртты, Керпе - баклажан, ә Крош - кишер. Хәзер уңышны җыеп алыр вакыт җитте. Кызык: Нюшаның ничә кабагы, Керпеның ничә баклажаны, Крошның ничә кишере бар икән? (Б. а.) Нәсимә, Нюша тора торган өске юлга бер кабак куй әле. Булды, ә хәзер, Кәрим, икенче юлга ике баклажан куй. Куйган вакытта, игътибарлы бул, икенче баклажан нәкъ кабак астына туры килергә тиеш. Рәхмәт. Ания, ә син өченче юлга әч кишер тезеп чык. Алар нәкъ баклажаннар астына туры килергә тиеш. Ания, син ничә кишер тезеп куйдың? (Мин өч кишер куйдым.) Дөрес! Ә хәзер санагыз һәм әйтегез әле, кайсылары күбрәк: кабаклармы, баклажаннармы, әллә кишерләрме? Кабаклар ничәү? (Бер.) Баклажаннар? (Бер, ике — барлы-гы ике.) Балалар, ничек уйлыйсыз, кайсылары күбрәк: кабаклармы, әллә баклажаннармы? (Кабакка караганда баклажаннар күбрәк.) Сез ни өчен шулай дип исәплисез? (Б. җ.) Хәзер кишерләрне санагыз әле? (Бер, ике, өч - барлыгы өч.) Ничек уйлыйсыз, баклажаннар күбрәкме, әллә кишерләрме? (Баклажаннарга караганда кишерләр күбрәк.) Ни өчен алай дип уйлыйсыз? (Чөнки кишерләр өчәү, ә баклажаннар икәү генә.) Дөрес, балалар, сез бик акыллылар

  1. «Киңлекләрен чагыштырыгыз» дидактик күнегүе.

Балалар, беләсезме смешариклар үзләренә кузаклар килгәнне бик ярата. Менә Бараш та, бакчадагы барлык уңышны җыеп алганнан соң, үзенең дусларын кунакка чакырырга булган. Бараш өенә ике сук-мак буенча барып була, аларның берсе тар, ә икенчесе киң. Балалар, ничек уйлыйсыз, тар сукмак буйлап ничә смешарик бара алыр иде икән? (Бер.) Ә киң сукмак буйлап? (Ике.) Җавапларыгызның дөресме, түгелме икәнлеген тикшереп карыйсыгыз киләме? Сезнең алдагы тәлинкәләрдә кисемтә тасмалар ята. Аларны алыгыз да өстәлләрегезгә куегыз. Игътибар белән карагыз. Кайсы тасма киңрәк икән? (Кызыл тасма киңрәк.) Кайсы таррак? (Зәңгәр тасма таррак.) Балалар, ни-чек уйлыйсыз, моның дөреслеген ничек тикшереп була? (Б. җ.) Дөрес, тасмаларның берсе өстенә икенчесен куегыз. (Күрсәтә.) Астан алар тигез торырга тиеш. Хәзер менә кайсы тасманың киң, кайсының тар икәнлеге күренеп тора инде. (Балалар күрсәтәләр.) Тасмаларны ча-гыштырганда, өстә — тар тасманы, ә аста киң тасманы калдырып куе-гыз, менә миңа карагыз. Булдырдыгыз, биремне сез бик әйбәт итеп үти алдыгыз. Ә хәзер тагын бер биремне тыңлагыз әле. Сезгә хәзер ничә уенчыкны алып кайсы тасмага куячагыбызны истә калдырырга кирәк. Бер уенчыкны алыгыз (Нюша) һәм аны тар тасмага куегыз, ә киңенә ике уенчык куярга кирәк (Керпе һәм Крошны.) Балалар, без ничә уенчыкны тасмаларга куйдык. (Күп.) Тар тасмада ничә уенчык?

(Бер.) Киң тасмада ничә уенчык? (Ике.) Барлыгы ничә уенчык булды,

санагыз әле? (Бер, ике, өч - барлыгы өч уенчык булды.) Карагыз әле: кайсы тасмада уенчыклар күбрәк (әзрәк)? (Киң тасмада уенчыклар күбрәк.) Кәримә, әйтеп күрсәт әле: син яңа гына нәрсә эшләдең? (Мин тар тасмага бер уенчык, 9 киң тасмага ике уенчык куйдым.) Ләйлә, син ничек уйлыйсың, кайсы тасмада уенчыклар күбрәк: киңендәме, әллә тарындамы? (Киң тасмада уенчыклар күбрәк.) Дөрес, Ләйлә! Ба-лалар, афәрин, сез мине сөендердегез!

  1. «Таганнар» дидактик күнегүе.

Дусларыбыз Крош һәм Бараш таган ясарга булдылар. Крош кечкенә таган ясарга булды, ә Бараш - зурны. Моның өчен озын һәм кыска так-талар, калын һәм нечкә баулар кирәк булачак. (Б. а.) Балалар, ничек! уйлыйсыз, кечкенә таган ясар өчен, нәрсә кирәк булачак икән? (Кыска такта һәм нечкә бау.) Ә зур таганны ясар өчен, нәрсәләр кирәк? (Озын такта һәм калын бау.) Дөрес! Минем кулда нәрсә? (Такталар) Алар үзара нәрсә белән аерыла? (Берсе озын, икенчесе кыска.) Игътибар белән карагыз әле: аларның кайсы озын, ә кайсы кыска? (Куллары белән күрсәтә.) Балалар, әйтегез әле: кыска тактаны кем алыр икән? (Крош.) Ни өчен алай дип уйлыйсыз? (Чөнки Крошның кечкенә таган ясыйсы килә.) Ә кем озын тактаны алыр соң? (Бараш.) Дөрес! Карагыз әле: ә бу нәрсә? (Баулар.) Алар үзара нәрсә белән аерыла? (Бер бау калын, ә икенчесе нәзек.) Калын (нечкә) бау кайда соң? Балалар, ничек уйлыйсыз, ни өчен зур таганны ясар өчен, калын бау алырга кирәк? (Чөнки зур таганда берничә смешарик берьюлы атына ала, ә нәзек бау өзелергә мөмкин.) Дөрес! Сез барлык сорауларга да бик әйбәт итеп җавап бирдегез. Ә хәзер түгәрәккә басыгыз, кулларыгыздан тотынышыгыз һәм җыр җырлыйбыз. (Тәрбияче һәр балага яшелчә маскаларын өләшеп чыга.)

Кәрзин тотып барабыз, Бу галәмәт зур кабак,

Бергә җыр башкарабыз: Гүя олы тагарак,

Уңышны җыеп алыйк, Үзе каты, гүя таш.

Кышка дип, базга салыйк. Кәрзингә кер дә урнаш!

Ай ли-лә, җыеп алыйк, Ай ли-лә, гүя таш,

Кышка дип, базга салыйк. Кәрзингә кер дә урнаш!

Кайсыбыз нәрсә җыяр? - Арбаларыбыз тулы,

Башта җыябыз кыяр, Хуш инде басу юды.

Фасоль һәм аннан борчак, Өйгә кайта бар уңыш -

Безнең уңыш бик тә шәп. Капка ачарга булыш.

Ай ли-лә, аннан борчак, Ай ли-лә, бар уңыш -

Безнең уңыш бик тә шәп. Капка ачарга булыш.

  1. Рефлексия.

Балалар, сезгә иң ошаганы нәрсә булды? Уйлап карагыз әле: сез бүген кайсы эшне яхшы итеп эшләдегез? (Б. а.) Сез барлык биремнәрне дә бик шәп итеп үтәдегез, афәрин!