Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
40
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

2. Дәрес теҙелеше

Укыту эшенең берәмлеге булган дәрес үз эченә укытучы һәм укучылар бергәләп эшләвенең мөстәкыйль төрләрен ала, икенче төрле әйткәндә, аларны дәреснең структур өлешләре дип атарга мөмкин. Башлам, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, күнекмәләр булдыру, өйгә эш бирү, йомгак — аларның һәрберсе үзенчәлекле вазифа башкара, үз бурычын үти.

Вакыт ягына ки л сәк, ул дәрес өлешләре арасында алар­ның эчтәлеге һәм вазифаларына карап бүленә. Гадәттә, актуальләштерү өчен — 9—10 минут, яңа теманы аңлатуга — 15—20 минутка кадәр, күнекмәләр булдыруга — 15 минут, калган өлөшләргә 2—3 минут тәкъдим ителә. Ләкин дәрес, бигрәк тә әдәбият дәресе мондый кысаларга сыеша алмый, еш кына аерым өлешләр бер-берсе белән кушылып китә, кайбер элементлар исә бөтенләй төшеп кала.

Башлам (оештыру моменты) — әдәбият дәресе өчен бик мөһим кисәк. Ул кыска, ләкин укучыларның игътибарын жэлеп итеп, аларны дәрескә алып кереп китәрлек булырга тиеш. Әдәбият, әҫәр турында сөйләшү өчен, алдан әҙерлек, билгеле бер эмоциональ ждрлек тудыру, балаларның күңел пәрдәләрен ачу кирәк. Шуңа күрә башлауда үзенчәлекле эш төрләрен, алымнарны кулланырга мөмкин. Билгеле бер юнәлештәге сораулар, эпиграф, музыка, әдәби әсәрдән өзекләр тыңлау, картиналар, иллюстрациялар карау һ.б. нәкъ менә дәрескә рухи әҙерләү өчен хеҙмәт итә. Башламда еш кына «бүген без фәлән хикәяне укыйбыз», «бүген фәлән язучының ижаты белән танышачакбыз» дигән жөмлә ишетергә туры килә. Алар туйдыра, укучыга тәэсире зур түгел. Әдәбият дәресе башламына иждди якын килү, һәр дәрес максатына ярашлы матур, кызык башлам уйлау бөтен эш барышына юнәлеш бирә, аның нәтижәлелеген күтәрә.

Актуальләштерү яки белемнәрне, өй эшен тикшерү әлеше һәр дәресне инде өйрәнелгән материал белән бәйләргә ярдәм итә, укучыларның аңлау-үзләштерү дәрәжәсен күҙәтеп бару, укытучы эшенең нәтижәлелеген контрольдә тоту мөмкин­леген бирә. Ул күп эш төрләрен үз эченә жъш: эчтәлек сәйләү, сорауларга жавап бирү, әңгәмә уздыру, яҙма эшне тикше­рү һ.б. Бу өлешнең өҫтәмә вазифалары өйгә бирелгән эшнең үтәлешен тикшерү, тәрбия, укучыларның белемен бәяләү, күнекмәләрне ныгытудан тора. Еш кына актуальләштерү вакытында укучыларга бирелгән шәхси эш-биремнәр тикше­релә, йә булмаса яңа темага бәйле, ләкин өйгә бирелмәгән мәсьәләләр дә күтәрелә. Кайчакта мондый эш яңа теманы аңлату элементы белән кушылып китә. Миҫал китерик. Г. Тукайның тормыш юлы һәм «Исемдә калганнар» әҫәре белән укучылар V сыйныфта танышты. Х сыйныфта исә болар иҫкә төшерелә, актуальләштерүгә бәйләп, язучының тормы-шы-ижаты хакында белемнәр тирәнәйтелә.

Актуальләштерү өчен башламнан соң махсус вакыт куела. Ләкин аны дәреснең башка әлеше эчендә карарга да, бүлеп, берсен дәрес башында, берсен яңа теманы аңлату белән бәйләп уздырырга да мөмкин.

Яңа материалны аңлату әлеше дәреснең төп эчтәлеген үз эченә ала. Әдәбият дәресендә яңа материал — язучы биогра-фиясе яки чор турында сәйләү дә, әҫәр белән танышу яки аны анализларга өйрәтү дә, әсәрнең тел-стиле турында сөйләшү яки сочинение язу да булырга мөмкин. Укытучының аңлатуы-күрсәтүе генә түгел, бәлки укучыларның эзләнүе, күзәтүе, укуы, әсәрне тыңлавы һ.б. яңа теманы аңлату вазифасын үти.

Күнекмәләр булдыру яки укучыларга белемнәрне гамәлдә файдаланырга өйрәтү әлеше ике мәсьәләгә игътибар итә: үзләштергәннәрне хәтердә калдыру һәм алга таба мөстәкыйль куллана алырлык төшендерү. Әдәбият дәресләрендә бу, ба-рыннан да элек, әҫәр анализларга өйрәтү һәм нәзари мәсь­әләләр белән бәйле. Биредә алымнар буларак биремнәр үтәү, текстка яңадан кайту, эзләнү, уку, тыңлау һ.б.ны әйтергә мөмкин.

Өйгә эш бирү — балаларны укырга, белем алырга, эшләргә күнектерүнең мөһим шарты. Әдәбияттан өйгә эш бүлекне йә әсәрне укып чыгу, сәйләргә әзерләнү, әсәрнең планын төзү, сәнгатьле укырга өйрәнү, ятлау, әсәрнең теле өстендә эшләү кебек биремнәр булырга мөмкин.

Өйгә эш балаларның көче ж,итәрлек булса гына үтәлә. Шуңа күрә өй эше эшләү вакыты (һәр фәннән) 30—40 ми­нуттан артмаска тиеш.

Өй эше биргәндә, укытучы сыйныфтагы укучыларның әдәби үҫеш дәрәж,әсен иҫәпкә ала. Шуңа күрә өй эшен төркөмләп (көчле, уртача, йомшак үзләштерүче) яки шәхси бирү тәжрибәсе бар. Әдәбияттан өй эшенең берничә вариантыннан, сайлап алып, үзләре теләгәнен эшләргә кушу уңай нәтижә бирә.

Өй эше һәрчак аңлатып, кирәк икән, мисаллар белән эш­ләп күрсәтеп бирелә. Ул дәреснең теләсә кайсы аралыгына керә ала. Ләкин, гадәттә, дәрес ахырына Йомгак ясау башлам кебек үк әһәмиятле. Ул укучыны яңадан бер кат дәрестә өйрәнгәннәрне күздән кичерергә мәжбүр итә, иҫтә калырга тиеш булган мөһим урыннарга уку-чының игътибарын юнәлтә. Гадәттә, йомгак башламда кузга-тылган мәсьәләнең ждвабы, ноктасы кебек тә аңлашыла. Аны зуррак нәтижәләр ясау, укучыларның үз гомумиләштерүләрен тыңлау, сорауларга жавап һ.б. рәвештә эшләргә була.

Бу структур киҫәкләр дәрестә тулысынча да, өлешчә дә кулланылырга мөмкин. Дәреснең максатына карап, кай-берләре төшеп тә кала. Аларның эзлеклелеге дә, дәвам-лылыгы да дәрес максатына бәйле.