
- •1/1 Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •1/2 Әбиеңнен Өлкәннәр көне белән котла.
- •1/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.
- •2/1 Якын дусларың турында сөйлә.
- •2/2 Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •2/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
- •3/1 Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •3/2 Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •3/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •4/1 Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •4/2 Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •4/3 Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап, тәрҗемә ит.
- •5/1 Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •5/2 Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •5/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
- •6/1 Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •6/2 Күршеңә туган авылы (шәһәре, районы) турында сораулар бир.
- •6|3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •9/1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •9/2 Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •9/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •10/1 Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •10/2 Югары уку йортында белем алучы апаңа уку йорты турында сораулар бир.
- •10/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •11/1 Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •11/2 Дустыңны туган көне белән котла.
- •11/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
- •12/1 Яраткан язучың турында сөйлә.
- •12/2 Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
- •12/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
- •13/1 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •13/2 Сыйныфташыңа спорт төрләре, олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •13/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыль булган җөмләлрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •14/1 Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •14/2 Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •14/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •15/1 Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •15/2 Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •15/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •16/1 Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •16/2 Әниеңне Халыкара хатын –кызлар көне белән котла.
- •16/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •17/1 Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •17/2 Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •17/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •18/1 Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •18/2 Авырган дустыңа шалтыратып хәлен сораш.
- •18/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •19/1 Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •19/2 Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •19/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •20/1 Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •20/2 Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.
- •20/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
16/2 Әниеңне Халыкара хатын –кызлар көне белән котла.
Кадерле әнием!
Сине Халыкара хатын –кызлар көне белән котлыйм. Сиңа озын гомер, нык сәләмәтлек, шатлык, гаилә бәхете, эшеңдә зур уңышлар телим.
Синең кызың (улың) ......
16/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
8 нче сыйныф, дәреслек, 134 нче бит, 1 нче күнегү.
17/1 Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган һәм халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче – татар рәсем сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур шәхес.
Бакый Урманче – талантлы рәссам, скульптор.
Ул 1897 нче елда Буа районында туа. 1907 нче 1914 нче елларда Казандагы “Мөхммәдия” мәдрәсәсендә укый, аннары авылда укытучы булып эшли.
Б.Урманче Казан сәнгать училищесын тәмамлый, төрле шәһәрләрдә яши. 1958нче елда Казанга кайта. Бу елларда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Рәссам бик күп атаклы шәхесләрнең портретларын яза.
Ул 1990 нчы елда вафат була.
17/2 Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
Син нинди музейга бардың?
Ул кайда урнашкан?
Бу музей кайчан ачылган?
Син музейга кем белән бардың?
Сез анда нәрсә карадыгыз?
Музейда ничә зал?
Нинда заллар?
Сиңа музейда нинда экспонатлар ошады?
17/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
18/1 Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
2013 нче елда безнең шәһәребездә универсиада булачак. Шул сәбәпле шәһәребездә бик күп спорт сарайлары төзелә һәм спотр белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә.
Сәламәт булу өчен һәркем физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга тиеш. Үзеңне чыныктыру – бу мөһим эш.
Кышын да, җәен дә саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмы өчен бик файдалы. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
18/2 Авырган дустыңа шалтыратып хәлен сораш.
Хәлләрең ничек?
Нәрсә булды?
Син ничек дәваланасың?
Табиб килдеме?
Табиб сиңа нинди киңәш бирде?
Нинди дарулар эчәсең?
Булышамы?
Мәктәпкә кайчан киләсең?
18/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
19/1 Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
Минем дусларым бик күп һәм буш вакытларымда мин дусларым белән аралашырга яратам. Бергәләп урамда йөрибез. кинога барабыз, спорт белән шөгыльләнә-без. Укыган китаплар, караган фильмнар турында фикер алышабыз. Бер – беребез-гә дәресләр әзерләшергә ярдәм итәбез. Туган көннәребезне билгеләп үтәбез. Шулай ук без бергәләп музыка тыңларга, компьютерда уйнарга яратабыз.
Без күбрәк җәй көне аралашабыз, чөнки кышын уку күп вакытны ала.