![](/user_photo/2706_HbeT2.jpg)
- •1/1 Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •1/2 Әбиеңнен Өлкәннәр көне белән котла.
- •1/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.
- •2/1 Якын дусларың турында сөйлә.
- •2/2 Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •2/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
- •3/1 Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •3/2 Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •3/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •4/1 Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •4/2 Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •4/3 Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап, тәрҗемә ит.
- •5/1 Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •5/2 Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •5/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
- •6/1 Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •6/2 Күршеңә туган авылы (шәһәре, районы) турында сораулар бир.
- •6|3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •9/1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •9/2 Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •9/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •10/1 Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •10/2 Югары уку йортында белем алучы апаңа уку йорты турында сораулар бир.
- •10/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •11/1 Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •11/2 Дустыңны туган көне белән котла.
- •11/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
- •12/1 Яраткан язучың турында сөйлә.
- •12/2 Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
- •12/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
- •13/1 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •13/2 Сыйныфташыңа спорт төрләре, олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •13/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыль булган җөмләлрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •14/1 Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •14/2 Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •14/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •15/1 Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •15/2 Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •15/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •16/1 Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •16/2 Әниеңне Халыкара хатын –кызлар көне белән котла.
- •16/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •17/1 Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •17/2 Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •17/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •18/1 Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •18/2 Авырган дустыңа шалтыратып хәлен сораш.
- •18/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •19/1 Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •19/2 Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •19/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •20/1 Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •20/2 Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.
- •20/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
9/1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.
Татарстан Идел буена урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең кв. км. Халкы – 3 миллион 700 мең кеше. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкилләре яши. Татарстан Республикасы составында бик күп шәһәрләр, районнар, бистәләр, авыллар бар. Иң зур шәһәрләр – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башкалар. Татасртан аша 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә бик күп.
Татарстан - эре промышленность үзәге. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары җитештерелә. Чаллыда – “КамАЗ” автомобильләре, “Ока” маши-налары, Чистай шәһәрендә - “Восток” сәгатьләре эшләнә.
1990 нчы елдан республикабыз – Татарстан Республикасы дип йөртелә. Татарстан-да ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Татарстан Республика-сының үз флагы, гимны, гербы бар.
Республикабызда бик күп театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли.
Бүгенге көндә Татарстан – зур сәяси (политический), икътисади (экономический), фәнни (научный), мәдәни (культурный) үзәк.
9/2 Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
Син ничек укыйсың?
Сиңа нинди фәннәр ошый?
Ни өчен бу фән ошый?
Син нинди билгеләргә укыйсың?
Сиңа уку җиңелме? Ни өчен?
Яхшы укыр өчен нәрсәләр эшлисең?
Дәресләрне әзерләргә күпме вакыт китә?
9/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Без тыныч, яхшы күңелле кешеләр (баш к.) белән аралашырга яратабыз. Психологлар (баш к.) күңелсезлекләр турында кешеләргә (юнәлеш к.) сөйләмәскә, начар кәефне (төшем к.) сиздермәскә киңәш (баш к.) бирәләр. Ачулану кешеләргә (юнәлеш к.) начар тәэсир итә. Һ.б.
10/1 Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
Казан – борынгы шәһәр. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Аның мәйданы – 288 кв. км. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр 7 районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.
Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. Монда Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы урнашкан. Шулай ук Казанда бик күп һәйкәлләр, музейлар, кинотеатрлар, театрлар, спорт сарайлары, сәүдә үзәкләре, югары уку йортлары бар.
Казан - эре промышленность үзәге. Биредә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары җитештерелә.
Бүгенге Казан зур, матур. 2005 нче елда Казан 1000 еллыгын бәйрәм итте. Мин туган шәһәремне бик яратам һәм аның белән горурланам.
10/2 Югары уку йортында белем алучы апаңа уку йорты турында сораулар бир.
Син нинди уку йортында белем аласың?
Ул кайда урнашкан?
Анда нинди белгечләр әзерлиләр?
Син кем булачаксың?
Ничәнче курста укыйсың?
Нинди бүлектә?
Анда ничә ел укырга кирәк?
Институтны тәмамлагач, кайда эшләячәксең?
10/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Дәреслек, 4 нче бит, 3 нче күнегү.