- •1/1 Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •1/2 Әбиеңнен Өлкәннәр көне белән котла.
- •1/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.
- •2/1 Якын дусларың турында сөйлә.
- •2/2 Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •2/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
- •3/1 Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •3/2 Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •3/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •4/1 Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •4/2 Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •4/3 Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап, тәрҗемә ит.
- •5/1 Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •5/2 Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •5/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
- •6/1 Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •6/2 Күршеңә туган авылы (шәһәре, районы) турында сораулар бир.
- •6|3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •9/1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •9/2 Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •9/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •10/1 Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •10/2 Югары уку йортында белем алучы апаңа уку йорты турында сораулар бир.
- •10/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •11/1 Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •11/2 Дустыңны туган көне белән котла.
- •11/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
- •12/1 Яраткан язучың турында сөйлә.
- •12/2 Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
- •12/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
- •13/1 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •13/2 Сыйныфташыңа спорт төрләре, олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •13/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыль булган җөмләлрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •14/1 Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •14/2 Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •14/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •15/1 Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •15/2 Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •15/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •16/1 Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •16/2 Әниеңне Халыкара хатын –кызлар көне белән котла.
- •16/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •17/1 Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •17/2 Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •17/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •18/1 Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •18/2 Авырган дустыңа шалтыратып хәлен сораш.
- •18/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •19/1 Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •19/2 Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •19/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •20/1 Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •20/2 Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.
- •20/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
3/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
Исем фигыль – имя дейсвия. Кушымчалары - -у/-ү.
Бүләк ул – игътибар, дуслык, ихтирам итү, ярату билгесе. (Подарок это – знак внимания, дружбы, уважения, любви).
Туган көн яки мәктәпне тәмамлау уңаеннан бүләк тапшыру бик урынлы.
(Дарить подарок на День рождение или с окончанием школы очень уместно).
Бүләк урынына акча тәкъдим итү әйбәт түгел. (Вместо подарка предлагать деньги не хорошо.)
Аны вакытында тапшыру күңелле. (Приятно, когда его во время дарят).
Китап бүләк итү дә– яхшы гадәт. (Дарить книгу – хорошая традиция).
4/1 Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
Безнең мәктәбебез Идел буе районында, Матюшина урамында урнашкан. Ул 3 катлы, матур, якты. 1 нче катта сыйныф бүлмәләре, ашханә, остаханә, спорт залы, бик матур актлар залы урнашкан. 2 нче катта сыйныф бүлмәләре, укытучылар бүлмәсе, директор бүлмәсе..
Минем яраткан фәннәрем ...., ...., ..... . .... кабинеты .... катта. ...... (нәрсәдән?) безне ..... (кем?) укыта. Бу дәрестә без ...., ...., ..... . ...... кабинеты .... катта урнашкан. ...... (нәрсәдән?) безне ..... (кем?) укыта. Бу дәрестә без ...., ...., ..... .
4/2 Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
Мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?
Син нинди телләр өйрәнәсең?
Син ничә тел беләсең?
Синең туган телең нинди?
Сиңа нинди телләр ошый?
Татар теле нинди тел төркеменә керә?
Татар теле, әһәмияте ягыннан, дөньда ничәнче урында тора?
Ә Россиядә ничәнче урында?
4/3 Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап, тәрҗемә ит.
Тамыр сүзләр (слова, состоящие только из корня): Казан, кеше (человек), һәйкәл (памятник), мәйдан (площадь), галимнәр (ученные), биналар (здания), шәһәр (город).
Ясалма сүзләр (слова образованные при помощи словообразующих окон-чаний): тарихи (от слова тарих - итория, исторический), көрәштәшләренә (от слова көрәш – борьба, при помощи окончание - тәш образовалось слово соратник), казанлылар (от слова Казан, при помощи окочаний -лы образовалось слово казанцы), матурлыгына (от слова матур – красивый, при помощи окочаний -лык образовалось слово красота).
Кушма сүзләр (слова образованные при помощи соединения двух корней и пишутся слитно (сложные слова): башкалабызда – столица, баш+ кала; китапханәсе – библиотека, китап + ханә; күпсанлы – множественный, күп + сан;
Тезмә сүзләр (слова образованные при помощи соединения двух или нес-колько корней и пишутся раздельно (составные слова): Муса Җәлил, Татарстан Милли китапханәсе, Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее;
Парлы сүзләр (слова образованные при помощи соединения двух корней и пишутся через дефис (парные слова): герой –шагыйрь, дус-тату, фәнни-тикшеренү;
5/1 Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз. Һәр ел фасылы үзенчә бик матур. Минем яраткан ел фасылым җәй. Җәй – елның иң җылы, иң матур вакыты. Җәен көннәр эссе, аяз була. Җәй – ял вакыты, безнең җәйге каникулларыбыз була.
Җәен мин .... (авылда, бакчада) ял итәм. Дусларым белән су коенам, кояшта кызынам, көймәдә йөрибез, волейбол, футбол уйныйбыз. Урманга да барабыз. Анда без җиләк, гөмбә җыябыз, ял итәбез. Шулай ук мин ... (әти-әниемә, әби- бабама) йорт эшләрендә дә булышам.
Җәй көне июнь аенда Сабантуй бәйрәме була, ә 30 нчы августта Республика көнен бәйрәм итәбез.
Мин җәй ел фасылын яратам, чөнки җәен .... (минем туган көнем, озын каникуллар була, көнннәр җылы була).