Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ишмуратов, Г. С. Воспоминания. К 65-летию Победы в Великой Отечественной войне. Г. С. Ишмуратов, 2010.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
10.09.2019
Размер:
3.09 Mб
Скачать

Истәлекләр

Нинди гүзәл, бәхетле дөньяда яши адәм баласы! Җәй көннәре котырып үскән куе үләнле, аллы-гөллле чәчкәләргә күмелгән хәтфә болыннар… Барлык тере җан иясенә тормыш бирә торган саф һава, куанычлы, җылы нурларын сибеп торган якты кояш. Челтерәп аккан серле чишмәләр, иксез-чиксез елга һәм диңгез киңлекләрендә йөзеп баручы параходлар… Болар барысы да туган илебезнең гүзәл табигатен, безнең тормышыбызның нинди матур, тулы, күптөрле икәнлеген сүрәтләүче күренешләр.

Авыл картлары сөйләве буенча безнең авылны элек ерып чыга алмаслык куе урманнар урап алган була. Бу урынга безнең ата-бабаларыбыз татар халкын күчереп утырту белән бәйле канкойгыч фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә күченеп килгәннәр. Безнең авыл халкын һич тә икеләнмичә мишәрләр дип исәпләргә мөмкин. Моны безнең ата-бабаларыбызның борынгы исем һәм фамилияләре дәлилли.

Мин Татар Талкышы авылында туганмын. Заманында безнең авылда биш мәхәллә мәчете булган. Минем әти-әнием үз хезмәте белән яши торган крестьяннар иде. Әни әтинең өченче хатыны, ә әти әнинең икенче ире булган. Мин гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен, миннән соң тагын дүрт бала туган. 1928 елда, миңа дүрт яшь чагында, безнең авылны хөкүмәт карары буенча биш аерым бистәгә бүлгәннәр. Коллективлаштыру чорында бу авыллардан җиде колхоз оештырылган. Бу вакытта мин кечкенә булуыма карамастан, томан эчендәге кебек кенә булса да Талкыштагы өйләрнең урнашу тәртибен хәтерлим. Ә инде безнең Кызыл Аланга күченүебезне бик ачык итеп, бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Нәкъ менә шушы авыл минем кече Ватаныма әйләнде. Минем үз гомеремдә бу авылның табигатедәй матурлыкны бүтән очратканым булмады. Кызыл Алан авылы ике елга арасындагы калкулыкта урнашкан. Авыл үзе көньяктан төньякка сузылган ике озын урамнан һәм бу урамнарны үзара тоташтыручы берничә тыкырыктан гыйбарәт иде. Авылның уртасында, күл янындагы иң матур урында мәчет төзеделәр. Авылны төрле яклап күпләгән инеш-күлләр, иксез-чиксез болыннар дәрьясы урап алган. Язларын без, бала чагалар ярларына сыеша алмыйча, болыннарны басып китәрдәй булып ярсуланып аккан ташу галәмәтен карарга елга-күлләр буена җыела идек. Ташу сулары кипкәч, болыннар яшел сусыл, хәтфә үләннән тукылган келәмнәр белән каплана. Соңрак, җәйге челләләр якынлашкач, үләннәр котырып үсә һәм печән өсте башлана. Язгы ташу вакытларында актарылып аккан елгалар исә үзләренең эллеккеге көчләрен югалтып, саф суларын челтерәтеп тын гына агучы кечкенә инешләргә әйләнәләр. Аларның тын, кечкенә култыкларында төнбоеклар үсә, ә инеш ярлары буйлап үтеп чыга алмаслык урман чытырыдай камышлар куелыгы. Каядыр шушы камышлар арасында кыр үрдәкләре бәбкә чыгара. Без, авыл балалары, шушы матур табигатьнең кочагында тәгәрәп үстек. Җәйләрен көннәр буе инеш суында чупылдап су коенулар, балык тотулар, урамда һәм болыннарда төрле уеннар уйнаулар... Кыш көннәрендә исә инеш-күлләрне боз каплау белән шугалакта, тау-калкулыклардан чана-чаңгыда шуулар, болында һәм урманнарда куян эзләре буйлап чаңгыда йөрүләр... Болар барысы да балачакның оныта алмаслык гүзәл мизгелләре!

Алты яшемдә мин мәктәптә укый башладым. Сыйныфташларымнан ике яшь чамасына кечерәк булсам да мине мәктәпкә алдылар. Әллә бу вакытка яхшы гына саный һәм укый белгәнгә, әллә тагы башка сәбәпләр буенча Алексей-мөгаллим (безнең укытучыбыз, керәшен татары Алексей Иванович Бахтинны без шулай дип йөртә идек), миңа: “Синең буең шактый озын, яшеңә бер-ике елны өстибез дә, укы рәхәтләнеп,”– диде. Мөгаен, олырак сыйныфташларымның мине кыерсыткан чаклары да булгандыр, ләкин андый очраклар хәтергә кереп калмаган. Авылда өч сыйныфлык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Талкыш җидееллык мәктәбенә күчтем. Уку миңа бик җиңел бирелде. Талкышта тагы өч ел укыганнан соң, Чистайдагы икенче номерлы татар мәктәбенә укырга кердем. 1940 елда унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтына укырга кердем. 1941 елда Биләр районы Такталы мәктәбендә физика һәм математика укытучысы буларак хезмәт юлымны башлап җибәрдем. 1942 елның 8 августында Биләр район военкоматы повесткасы буенча армия сафларына чакырылдым. Мине Саранск шәһәрендәге пулемётчылар хәзерләү училищесына укырга җибәрделәр. Монда ике ай укыганнан соң, мин фронтка эләктем. Ул вакытта фронт сызыгы Мәскәүдән хәйран ерак, немецларны башкаладан 450-500 чакрымнарга куганнар иде. 1943 ел ахырына кадәр безнең часть Калуга өлкәсендәге Сухиничи шәһәренә якын Жиздра елгасын сакладык. Мөгаен безнең частьлар Орлов-Курск дугасының төньяк өлешен хасил иткәннәрдер, 1943 елдагы уңышлы операциядән соң, без киң масштаблы һөҗүм итүгә кушылдык. Ләкин бу минем хәзерге уйлануларым. Ул вакытта гади солдатлар түгел, кече офицерлар да мондый нечкәлекләрне белмиләр иде. Кайбер вакытларда үзебезнең частьнең кая урнашканлыгын төгәл генә белми идек. Бу һөҗүм вакытында мин беренче тапкыр яраланып хәйран озак вакыт госпитальдә яттым. Соңрак мине 47 нче Армииягә җибәрделәр. Польша җирләрен азат итү өчен барган сугышларда мин тагы яраландым. Брест шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәваландым. Монда минем кулыма очраклы гына авылдашым, туган абзыемның адресы кулыма эләкте. Аның миннән ерак түгел генә дәвалануы ачыкланды. Мин аңа хат язып салырга булдым һәм бик тиз җавап хаты алдым. Ләкин бер-беребездән ерак булмасак та, безгә күрешеп сөйләшү насыйп булмады. Хәрби хезмәттәге солдат кешесенең вакыты үз карамагында түгел шул. Дәваланып терелгәнсең икән, приказ аласың да турыдан-туры алгы сызыкка. Шулай терелгәннән соң, мин яңадан фронтка кайттым. Бу юлы беренче танк дивизиясе составына эләктем. Язмыш юллары мине Памирания якларына илтте. 1945 апрелендә мин Берлин өчен барган каты сугышларда катнаштым. 28 апрельдә соңгы тапкыр яраландым һәм август аена кадәр Берлин янындагы госпитальдә дәваландым. Шушы соңгы яраланудан соң, минем өчен яңа тормыш башланды. Бу тормышта мәңгелек караңгылык хөкем сөрә. Бу тормышта бары тик тавышлар, исләр, тоемлау хисләре генә. Әлбәттә, бу минем өчен дә, якыннарым өчен дә зур кайгы иде. Тик бөтен ил иң канкойгыч сугышлардан булган сугышта җиңеп чыгуны бәйрәм итеп шатланганда, кайгыга батып йөрү дөрес эш түгел. Газиз Ватан өчен сугышларда мәңгегә чит җирләрдә ятып калганнарның якыннары кайнар күз яшьләре түктеләр. Ә мин сукыраеп инвалид булып калсам да, исән калдым! Димәк, минем язмышым шулай язылган булган, димәк, мин әле ни өчендер кирәк! Госпитальдә чагында ук миңа хәрби бүләкләр бирү турындагы документларны алдым. Аларны миңа безнең часть командиры тапшырды. Ул документлар тапшыру өчен мине махсус эзләп тапкан. Ә инде бүләкләрнең үзләрен өлкән лейтенант дәрәҗәсе белән бергә Чистайга кайткач алдым. Авылга кайтышлый мин Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар бүлегенә кердем. Сугышта сукырайган инвалидларны үз сафларына кабул итүче мондый оешма барлыгы турында мин госптитальдә ятканда ишеткән идем. Казанда ул вакытта минем кебек сукыр фронтовикларны кабул итүче махсус интернат бар иде. Монда аларны Брайль системасы буенча укырга-язарга, төрле һөнәрләргә, музыкага өйрәтәләр иде. Мин интернатка урнашу турында сөйләштем. Шулай да авылга кадәр кайтып килеп, әти-әни белән күрешеп аларның ризалыгын алырга булдым. Без тормыштагы иң җитди адымнарны бары тик ата-ана рөхсәте белән эшли идек. Шундый тәрбия иде безнең буын кешеләрендә.

Ата-ана күңеле моның белән килешә аламы, үзләре исән була торып, сугыш утын исән килеш кичеп чыккан газиз улларын чит-ят кулларда калдыра аламы соң? Минем әти-әни дә бу турыда ишетергә дә теләмәде. Чит җирләрдә йөреп, ничә еллар күрешмәгәннән соң, мине үзләреннән аерып җибәрүгә катгый рәвештә каршы төштеләр. Шулай мин үзебезнең авылда яшәп калдым. Инде бу вакыйгалардан соң ничә еллар үтте, күпме сулар акты. Мин әти-әниемә ул вакытта үз сүзләрендә торып, мине авылда калдырганнары өчен гомерем буе рәхмәтле булдым. Чөнки нәкъ менә туган авылымда мин үземә тиң сөйгән ярымны таптым. Ләкин бу турыда алдарак сөйләрбез.

Миңа, бар эшне дә үз куллары белән эшләргә, эшемнең нәтиҗәсен күререргә күнеккән кешегә дөм караңгылык шартларына ияләшү бик авыр булды. Әти-әниемнең, абый-сеңелләрнең тавышларын ишетү, туган йортның бүлмәләре буйлап йөрү, балачактан таныш җиһазларны капшау, балачакта кайтып кермәгән авыл урамнары буйлап атлау, күрше-күләннең таныш тавышларын ишетү һәм боларның берсен дә күрә алмау газаплы, бик газаплы иде… Ә инде бу халәтнең мәңгелек, күз алдын каплаган караңгы пәрдәнең беркайчан да ачылмаячагын аңлау тагы да авыррак иде.

Элеккеге танышларым, күршеләр, авыл картлары һәм карчыклары минем хәлне белергә килделәр, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуыма шатландылар. Ләкин арада: «Болай гомерең буе сукыр яшәгәнче, үлүең яхшырак» диючеләр дә табылды. Мондый сүзләргә каршы мин авыр сулап: «Шушы халәтемдә кайтырга туры килде шул. Бу минем теләктән генә тормый, кеше тормышы Ходай тәгалә кулында. Мин сукыр килеш булса да әйләнеп кайтканмын икән, димәк, язмыш шулай кушкан,» – дип җавап бирә идем. Мондый очракларның күбесендә берни дә әйтмичә, үз уйларыма чумдым. Дәхшәтле сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең мондый мәгънәсезлекләренә үпкәләү дөрес булмас иде.

Яшьлек, яшьлек инде ул. Иптәшләремнән калышмыйча тулы канлы, актив тормыш белән яшәү теләге миндә шулкадәр көчле иде. Мин кыска гына вакыт эчендә үзлегемнән Брайль системасы буенча укырга-язарга өйрәндем һәм Чистай шәһәрендәге сукырлар китапханәсенең даими укучысы булып киттем. Безнең авылдан унөч чакрым ераклыктагы китапханәгә сеңелләрем Рушания яки Хәлимә белән кайбер вакытта атта, кайбер вакытларда җәяүләп тә бара идек. Монда мин китаплар алып кына калмыйча, сукырлар оешмасында танышкан яңа дусларым белән аралашыр өчен дә йөри идем. Китапханәдә дә мине күреп алдылар һәм редакция коллегиясе составына сайладылар. Педагогик белем алып сугышка кадәр бераз булса да укытучы булып эшләгәнгәме, авылда мин гел мәктәпкә тартыла идем. Ул вакыттагы авыл мәктәбе укытучылары коллективы, күбесенчә, хатын-кызлар һәм яңа гына укуларын бетереп кайткан яшь кызлардан тора иде. Алар мине чит итмәделәр, үзләренең утырмаларына чакырып тордылар. Шулай сугыштан соңгы тормышымның минем өчен бик авыр булган беренче айларын, елларын бизәп җиңеләйттеләр. Бу изгелекләре өчен мин аларга гомерем буе рәхмәтле идем. Шулай айлар-еллар үтә торды. Минем әти-әнием бу кызларның берсенә яучы җибәрү турында да сүз кузгаткалый башладылар. Ул вакытта әни белән минем арада менә шундый сөйләшү булган иде:

– Әни, – дидем мин. – әгәр дә минем сукыр икәнемне белә торып, минем белән үзе теләп тормышын бәйләргә теләгән кыз бала табылса, һәм бу карарны минем яки әти-әнисе ягыннан кысусыз бары тик үзе генә кабул итсә, бары тик шушы очракта гына мин өйләнәчәкмен.

– Ай-һай! Бу адымга артык җитди карамыйсыңмы? – диде әни.

– Ә минем хәзерге хәлемдә бары тик шулай гына уйлау кала. Борынгы мәкальдәгедәй, үзе абынган еламас, – дидем мин.

Шушы сөйләшүдән соң бу турыда минем белән башка сүз кузгатучы булмады. Ә авыл тормышы шулай үз җае белән ага бирде. Сугыш чоры авылы томышы авыр булса да, аның күңелле мизгелләре дә аз булмады: аулак өйләрдә кич утырулар, тальян гармун тартып, җырлар җырлап авыл яшьләре белән төне буе урам әйләнүләр. Тальян гармунымны тартып, моңлы авыл көйләренә җырлаганда мин күңелемдә булган барлык моң-зарларымны ачып сала идем. Бу җырларда сугышкача булган бәхетле көннәремне сагыну да, шушы яшемнән сукыр булып калуымның газаплы ачысы да, шул ук вакытта киләчәккә якты өметләр дә бар иде. Бу җырларга кушылып вәгъдәләшкән сөйгән ярлары кире кайтмаган яшь кызлар, ирләре сугыш кырларында ятып калган тол хатыннар, күпме күз яшьләре түгеп, күңелләрен бушаттылар. Аларның күбесе иртән мине күреп, туктатып, тальян гармунда уйнап-җырлап аз гына вакытка булса да моң-зарларын оныттырып, сөйгәннәре белән бергә булган бәхетле мизгелләргә алып кайткан өчен рәхмәт әйтәләр иде.

Мәктәптә еш кына төрле тантаналар, концертлар уза, ул вакытта бу бәйрәмнәр гел гармун көенә үтә торган иде. Мин мондый чараларның даими катнашучысы булып киттем. 1946 елның көзендә безнең мәктәпкә Мөслим авылыннан яшь кыз, башлангыч сыйныф укытучысы килде. Яңа укытучы Бибинур исемле иде. Бибинур балаларны җырларга, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә, коллектив һәм парлы биюләр биергә өйрәтеп класстан тыш эш алып бара башлады. Бу репетицияләрдә бердәнбер гармунчы буларак, мин дә катнаша идем. Репетицияләрдән соң минем укытучылар бүлмәсендә, укытучыларның дәфтәр тикшерүләрен, иртәнге дәресләргә әзерләнүләрен тыңлап озаграк утыргалаган чакларым да булгалады. Эш аралаш алар минем белән сүз катып, безнең арада кызыклы әңгәмә бәйләнеп китә иде. Шулай бу укытучы кызлар минем бик якын дусларыма әйләнеп киттеләр. Араларында минем күңелемә хуш килгәне дә бар иде. Ләкин кыяюланып, аның кулын сорап тәкъдим ясаганчы, миңа бик күп уйланырга һәм йокысыз төннәр уздырырга туры килде. Ниһаять, мин кыюлык җыеп сүз башладым, тик бер-ике сүз әйткәннән соң минем кыюлыгымның эзе дә калмады, әллә кая юкка чыкты. Мин турысын әйтә алмыйча шигырь юллары белән катыштырып язган запискамны аның уч төбенә салдым да йөгереп китеп бардым. (Сукыр фронтовик нәрсә язганын үзе күрмичә, үз куллары белән язган бу записканы Бибинур-апа бүгенге көнгә кадәр саклый. Аның эчтәлеге болайрак: «Тормыш иптәшем син булсаң, шатлыгымнан күккә очар идем». Р. Гәрдиев искәрмәсе). Икенче очрашканда мин аңа: «Зинһар өчен җавап бирергә ашыкма. Тормышыңны минем белән бәйли алырсыңмы, яхшылап уйла. Беркемнең дә киңәшен сорма. Бу карарны бар тик син үзең кабул итергә тиеш. Бары тик шушы очракта гына без бергә була алачакбыз. Җиде кат уйла – бер кат кис,» – дидем мин. Чынлап та бу сөйләшүдән соң хәйран вакыт үтте. 1947 елның унҗиденче мартында без никаһлашып ир-белән хатын булдык һәм әти-әни йортында яши башладык. Безнең өчен яңа тормыш, бердәм гаилә тормышы башланды. Авыл халкы безнең өйләнешүне үзенә күрә бер зур вакыйга итеп кабул итте. «Ничек инде шулай, бу чибәр кыз яп-яшь килеш үз гомерен инвалид белән бәйләде?»– дип уйлаучылар, төрле имеш-мимеш һәм гайбәт сөйләүчеләр дә булды. Ләкин без ул вакытта яшь һәм бәхетле идек, мондый сүзләр безнең шатлыгыбызны боза алмады. Шулай ук безнең өйләнешүебезгә чын күңелдән шатланучылар һәм бәхетле, озын, тигез гомер теләүчеләр дә шактый булды. Мондыйлар арасында күбесе безне таныштырган һәм кавыштырган мәктәп укытучылары иде. Ул вакытта егерме бер яше тулар-тулмас Бибинур, бу карарны әти-әнисеннән башка үзе кабул иткән иде. Аның бу адымы турында туганнарына минем әти хәбәр итәргә булды һәм аның әти-әнисе, әбисе, кечкенә энеләре һәм сеңелләре торган Мөслим авылына китте. Бибинур үзе дә күп балалы ишле гаиләдән иде. Бу хәбәрне ишеткәч Бибинурның әнисе аңын югалтып егыла. Бәхетле гаилә тормышына әзерләгән кызың шушы яшеннән тормышын сукыр белән бәйләп, үзен корбан итсен әле. Егылмас җиреңнән егылырсың. Бибинурның әнисе ул вакытта нәкъ менә шулай уйлый иде. Туганнары арасында да “Әле соң түгел, Бибинур, балаларыгыз туганчы акылыңа кил, кире кайт!”– диючеләр булды. Ләкин мондый сүзләр озакка бармады. Бибинурның әтисе, хәзер минем бабай безнең авылга шалтыратып минем белән телефоннан сөйләште һәм безне танышу өчен үзләренә кунакка чакырды. Безнең бу телефоннан сөйләшүдән соң ул тормыш иптәшен “Безгә кияүнең яхшысы эләкте, тавышы да, сөләшү манеры да яхшы кешенекенә охшаган,”– дип, көченнән килгәнчә тынычландырган. Үземнең беренче тапкыр Бибинурның туган авылы Мөслимгә баруымны гомеремдә дә онытасым юк. Әлбәттә, яңа туганнарым белән беренче тапкыр күрешеп танышу минутларында мин бик читенсендем, оялдым. Сөйгәнем, бар яклап та ышанычлы терәгем, Бибинурның янымда булуы миңа көч бирде, үземә ышанычымны арттырды. Безнең кавышуыбызга каршы булсалар да, мине бик яхшы каршы алдылар, үз уллары кебек бу ишле гаиләгә кабул иттеләр. Алга таба да мин алардан үземә карата начар сүз ишетмәдем. Киресенчә, алар миңа көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Бу булышлык минем үз көчләремә ышанычымны арттырды, үземне чынлап та гаилә башлыгы дип санарга ярдәм итте. Ә беркадәр вакыт узгач, Бибинур миңа әнисе белән әбисенең аның белән аерым сөйләшүләре турында сөйләде. Юк, алар Бибинурны тормыштагы бу адымы өчен әрләмәгәннәр. Бары тик аның бу юлны үзенең сайлавын, хәзер аның үз гаиләсе булуын һәм тормышта ни генә булмасын, барысы өчен дә үзе җавап бирергә тиешлеге турында әйткәннәр. Безгә кадәр бернинди гайбәт сүзләре килмәсен, әти-әниеңнең йөзенә кызыллык китерәсе булма дигәннәр. Без Бибинур белән алга таба да шушы киңәшләргә колак салып яшәргә тырыштык. Мөмкин булган барлык чараларга бары тик бергә йөрергә тырыштык. Авыл йортларында уза торган кунак ашлары (бу кунакларда идән уртасына эскәтер җәелеп кунаклар аның әйләнәсенә аякларын бөкләп утыралар иде), Чистайда даими уза торган укытучылар конференцияләре – барсына да без гел парлап йөрдек. Әлбәттә, мин үземә кешеләрнең игътибар итүләрен тоя идем. Күбесе сукыр кеше белән аралашу түгел, үз гомерләрендә сукырны бер тапкыр да күрмәгән кешеләр, минем ничек итеп тупсалардан атлап чыгуымны, ничек итеп утыруымны, ничек итеп кашыкны кулга алып ашавымны күзәтәләр иде. Мондый чакларда минем тормыш иптәшемә бик авыр булгандыр, ләкин ул бервакытта да зарланмады.

Безнең авылдагы тормышыбыз гел бер агым белән барды: язын – бакча эшләре, җәен – печән өсте, ә көзләрен мәктәпләрдә яңадан укулар башлана. Мин көчемнән килгәнчә үземнең гаиләм, туганнарым җилкәсендә утыра торган авыр йөк, эшкә ярамый торган артык кашык булмаска тырыштым. Көндәлек авыл хуҗалыгы эшләрен яңадан сукыр килеш эшләргә өйрәндем. Өйләнешүебезнең икенче елында без өй төзү эшенә тотындык. Әти белән туган абзый салга төяп Кама аръягыннан бүрәнә чыгардылар, урманнан һәм шәһәрдән үгез җигелгән арбага төяп төзелеш материалларын ташыдык. Мин бу эшләрнең берсеннән дә читтә калмаска тырыштым, башкалар белән бер дәрәҗәдә эшләдем. Ниһаять, 1948 елның җәендә без йортны җиткереп чыктык. 1949 елның 19 июнендә беренче улыбыз Гаяз туды. Күптән көтелгән мәхәббәт җимешебез, сабыебызның дөньяга килүе минем тормышымда булган иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Бу вакыйганың авыл сабантуена туры килүе минем өчен бу көнне тагы да бәхетлерәк, бәйрәмчәрәк итте.

Тормыш авырлыкларына карамастан, без авыл вакыйгаларының үзәгендә кайнадык: тормыш иптәшем авыл комсоргы, мәктәп пионервожатые кебек иҗтимагый эшләрне башкарды, мәктәптә балалар белән класстан тыш түгәрәкләр алып барды һәм мине дә бу эшкә тартты. Бер генә бәйрәм дә, сайлаулар һ.б вакыйгалар бездән башка үтмәде. Тик мин барыбер эшкә урнашу турында хыялландым. Сугышка кадәр мин мәктәптә математика фәненнән укыткан идем, күзләрем сукырайгач саннарны, формулаларны күреп, тактага язып аңлатуны таләп иткән бу хезмәтне мин инде башкара алмый идем. Бу елларда мин тормыштан артта калмаска тырышып бик күп китаплар укыдым. Чистайдагы сукырлар китапханәсенә барып китаплар алу өчен авыл белән шәһәр арасын юл уңып ат очраган көннәрдә ат арбасында, күбрәк очракта җәяүләп үтәргә туры килә иде. Бу араны без Бибинур белән икәүләп, кулыбызга күтәрә алган кадәр китаплар күтәреп таптый идек. Бу китаплар минем авылдагы бертөслерәк булган караңгы көннәремне, төннәремне бизи, үзлегемнән уку мөмкинлеге бирә, дөньядагы вакыйгалар һәм яңалыклардан хәбардар булырга ярдәм итә иде. Бу елларда миндә юридик белем алу теләге дә булды. Күңелемдә йөрткән теләгемне тормышка ашыру, юрист һөнәре буенча укуга яхшырак әзерләнү нияте белән мин тыңлаучы буларак, Чистайдагы кичке сукырлар мәктәбендә укый башладым. Ләкин бу хыялымны тормышка ашырып булмады.

1957 елда мин гаиләм белән Чистайга күчтем. Бу вакытка улыбыз Фәрвәз белән кызыбыз Фирдәүс туып безнең гаилә ишәйгән иде. Күченгәч тә без Чапаев урамындагы агач йортта яшәдек. Алга таба миңа сугыш ветераны буларак башта бер бүлмәле, соңрак ике бүлмәле фатир бирделәр. Чистайга күченү минем тормышымны тамырыннан үзгәртте. Минем өчен шәһәр сукырларының иҗтимагый тормышында активрак катнашу мөмкинлеге ачылды. Мин «Мебельщик» исемле сукырлар артеленә гади эшче булып урнаштым, соңрак мине Чистай беренчел сукырлар оешмасы рәисе урынбасары итеп сайладылар. Тормыш иптәшем Бибинурга да эш табылды, ул шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли башлады.

1964 елда Чистай шәһәренең генә түгел, барлык Кама буенда яшәүче сукырларның тормышын үзгәрткән зур вакыйга булды. Чистайда сукырлар өчен укыту-җитештерү предприятиесе ачылды. Бу эшкә минем дә күп көчем керде. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Үзәк Идарәсе бу карарны кабул иткәнче безгә бик күп инстанцияләр үтәргә, хәйран ишекләр шакырга, күпсанлы хатлар язарга туры килде. Дистәләгән сукырлар предприятиедә эшли башаладылар. Күпме яшь егетләр һәм кызлар монда үзләренең сөйгән ярларын табып гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Мин озак еллар Чистай территориаль беренчел сукырлар оешмасын җитәкләдем һәм предприятие белән тыгыз элемтәдә тордым. Ярдәмчеләрем белән бергәләп безнең оешма карамагында булган районнарны аркылыдан буйга йөреп чыктык, һәрбер күрмәүчегә барып җитеп аларны оешма сафларына тарттык. Карт кешеме, кечкенә баламы – барысына да көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Картларга көнкүреш проблемаларын чишү буенча ярдәм күрсәтелсә, балаларны махсус сукырлар мәктәпләренә укырга урнаштыра идек. Алтмышынчы елларда абыйлы-сеңелеле Сафиннар, абыйлы-энеле Плехановлар, Санниковлар, Н. Веретенников, Н. Базаров, Б. Терентьев, И. Даутова (Зиганшина), И. Багаутдинова, Н. Садыков, А. Денежкин һәм башка бик күп балалар баштарак Свияжск, соңрак Лаеш сукырлар мәктәпләренә урнаштырылды. Бу балаларның күбесе Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте системасына эшкә кайтты һәм монда үз юлларын тапты. Әти-әнисен без аларның уллары махсус мәктәптә укырга тиешлегенә төшендәрә алган Н. А. Базаров исә, хәзер Татарстандагы иң эре һәм алдынгылардан булган Алабуга сукырлар предприятиесен җитәкли. Безнең ярдәм белән бу балаларның яхшы белем алып тормышта үз урыннарын таба алганнары өчен мин чын күңелемнән шатланам һәм горурланам.

Мин җитәкчелек иткән елларда безнең оешма Татариядәге сукырлар оешмалары арасында иң яхшылардан саналды. Моны оешмага бирелгән күпчелек мактау грамоталары, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең илле еллыгы уңаеннан тапшырылган вымпел, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең XV съездының Почет китабына кертелгән язу һәм башка фактлар дәлилли. Бу уңышлар минем генә уңышларым түгел. Мин озак еллар буена янымда булган барлык ярдәмчеләремә чиксез рәхмәтле. 1973 елда безнең оешмага Р. С. Усманова килде һәм минем алыштыргысыз сәркатибем буларак ун ел буе миңа төрле яклап ярдәм итеп торды. Оешманың иҗтимагый тормышы аның оешкан көненнән алып булган традицияләрне саклаучы, яңалыклар кертүче ирле-хатынлы Мөхәмәдьяровлар, Мөбәрәкшиннар, Г. Г. Садыкова, Л. Х. Хәкимов, З. Ш. Гарифуллин, К. Н. Исхаков Г. Г. Манюров, П. А. Сластухиннар һәм башка күпсанлы активистлар ярдәме белән гөрләп торды. Күп кенә бюро әгъзалары һәм группорглар оешма эшчәнлеген югары дәрәҗәгә күтәрүгә зур өлеш керттеләр. А. И. Бочкарева, Р. Х. Мөхибуллина, Н. А. Миронов кебек хезмәттәшләрем чын дусларыма әйләнделәр.

Мин шулай ук үземә лаеклы алмаш тәрбияләп үстерә алуым белән бик бәхетле. Балаларым тырышып укып яхшы белем алдылар, хәзер җитәкче урыннарда эшлиләр, гомумән җәмгыятькә файдалы лаеклы шәхесләр булып җитештеләр, тормышта үз урыннарын таптылар. Балаларым кечкенәдән минем сукыр икәнемне белеп үстеләр, шуңа да миңа бик игътибарлы булдылар, гел булышып тордылар. Бала чакларыннан ук мине һәрвакыт озатып йөрделәр, үсәрәк төшкәч тә сукыр кешене озатып йөрергә оялмадылар. Авылда торганда еш кына мине Чистайга больницага булсынмы, башка эшләр беләнме, җәяүләп озатып ерак араларны якын итеп йөрделәр. Авылда чагында да, Чистайга күчеп авыл йортында торганда да мич ягарга утын әзерләү, су ташу кебек эшләр алар җилкәсендә булды. Барлык уңайлыклары булган фатирларга күчкәч тә эшсез тормадылар, хуҗалык һәм көнкүреш эшләрдә булышып тордылар. Мин аларны авылларда яшәүче күрмәүчеләргә йөргәндә, ерак авылларга командировкаларга барганда да ала идем. Ул елларда без күрмәүчеләрнең яшәү шартларын яхшырту өстендә бик күп эшләр эшләдек. Менә шулай өйдә дә, эштә дә балаларым минем күзләрем булдылар. Минем шатлыкларыма шатландылар, уңышсызлыкларым булса кайгырдылар. Балаларым һәм оныкларыма чын күңелемнән нык сәламәтлек, үзем яшәгән кебек бәхетле тормышта яшәүләрен, миңа үзләре күрсәткән игелекләрне үзләренең балалары һәм оныкларыннан күрә алуларын телим.

1986 нчы елда мин эшемне калдырырга мәҗбүр булдым. Сугыш елларындагы окоплардагы хәрби тормыш, сугыштан соңгы авырлыклар какшаткан сәламәтлегем начарлана барды. Сугышта алган яралар эзсез үтми шул, елдан-ел үзләрен ныграк сиздерә башладылар. Тик, шулай да мин сукырларның иҗтимагый тормышыннан аерылмадым, төрле чараларда актив катнаштым. Мин оешманың берничә дистәгә якын эшчәнлеге дәверендә тупланган бик күп күркәм традицияләрнең бүгенге көндә дә сакланып калуына чиксез шатланам. Бездән элгәр, башлап җибәрүчеләр тарафыннан оештырылган Чистай сукырлар оешмасы алга таба да күрмәүчеләрнең тормышларын җиңеләйтү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча эшчәнлекне лаеклы рәвештә дәвам итәр дип уйлыйм.

Р. Гардиев