Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ишмуратов, Г. С. Воспоминания. К 65-летию Победы в Великой Отечественной войне. Г. С. Ишмуратов, 2010.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
10.09.2019
Размер:
3.09 Mб
Скачать

От составителя

Скоро исполнится 65 лет с того момента, как отгремели победные залпы Великой Отечественной войны. В этой страшной, жестокой войне советские люди проявили беспримерный героизм, бескрайнюю любовь к своей Родине. Сегодня мы, потомки людей самоотверженно сражавшихся за нашу свободу и мирное небо над головой, с глубоким волнением и трепетом встречаем 65-ю весну всенародного праздника – Победы в Великой Отечественной войне. Чем дальше в прошлое от нас уходит военное время, тем острее мы осознаем величие ратного и трудового подвига военного поколения наших соотечественников.

Великая Отечественная война связала судьбы многих людей в одну нить. Огненный смерч войны прошел по всей стране. Война принесла страдания и горе в каждый дом, в каждую семью, опалила несколько поколений людей нашей страны. Судьбы миллионов людей были покалечены. Фронтовики, потеряв зрение в боях, были обречены жить в условиях вечной темноты.

Сегодня рядом с нами остается все меньше седоволосых солдат и ветеранов тыла. Память об ушедших ветеранах войны хранится в сердцах детей и внуков, близких и в воспоминаниях, которые они оставили после себя.

К 65-летию Победы в Великой Отечественной войне Республиканская специальная библиотека для слепых Республики Татарстан предлагает вашему вниманию воспоминания фронтовика, потерявшего зрение на войне, Ишмуратова Габбаса Садыковича.

Габбас Садыкович Ишмуратов имеет знаки: “Отличник ВОС” и “Почетный член ВОС”. Вступив в послевоенные годы в ряды Всероссийского общества слепых, он всю свою жизнь посвятил незрячим. Долгие годы Габбас Садыкович руководил Чистопольской территориальной организацией слепых Татарского отделения ВОС. Несмотря на все испытания, он не терял веру в себя и в светлое будущее. Все свои силы и энергию направил на улучшение работы организации, которой он руководил, на реабилитацию инвалидов по зрению. Сотни незрячих благодаря Габбасу Садыковичу нашли свое достойное место в обществе.

Книга включает в себя “Послесловие после жизни” – воспоминания о Г. С. Ишмуратове председателя Чистопольской местной организации ВОС Гардеева Рифката Гарайхановича. “Послесловие после жизни” содержатся краткие биографические сведения о Габбасе Садыковиче. Потом идут воспоминия о детстве, военной и послевоенной жизни самого Г. С. Ишмуратова; несколько стихотворений Гардиева Р. Г., посвященных Габбасу Садыковичу; фотографии разных лет, включая и довоенные, на которых запечатлены годы жизни Габбаса Садыковича.

Издание является совместным трудом сотрудников Республиканской специальной библиотеки для слепых, Чистопольской местной организации ВОС и ее председателя Гардеева Рифката Гарайхановича. Воспоминания записаны и отредактированы Р. Г. Гардиевым с рукописей, записанных под его диктовку Габбаса Садыковича его женой Бибинур. Материал в книги дан на двух государственных языках. Материал с русского языка на татарский язык переведен ведущим методистом библиотеки Закировой Гелюсой Тафкиловной.

Книга издана в рамках разработанного и реализуемого сотрудниками Республиканской специальной библиотеки для слепых Республики Татарстан проекта “Ваш подвиг не забудем, ВЕТЕРАНЫ”!, целью которого является сбор воспоминаний незрячих ветеранов и сохранение сведений о них для будущих поколений.

Книга, на наш взгляд, будет интересна не только незрячим и специалистам, работающим с ними, но широкому кругу читателей.

Республиканская специальная библиотека для слепых РТ выражает благодарность супруге и семье Г. С. Ишмуратова, Чистопольской местной организации ВОС и ее председателю Гардееву Рифкату Гарайхановичу за предоставленные и использованные в издании книги материалы.

Төзүчедән

Менә тагы туган илебезгә кояшлы яз килде. Бөтенхалык бәйрәме – Бөек Җиңүгә дә санаулы гына көннәр калып бара. Бүген без, Ватан һәм халкыбыз тынычлыгы өчен сугыш кырларында һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ватандашларыбызның балалары һәм оныклары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең алтмыш бишенче язын тирән дулкынлану белән каршылыйбыз. Канкойгыч сугыш еллары елдан-ел бездән ераклаша барган саен, илебез халкының сугышчан һәм хезмәт батырлыгы тагын да бөегрәк булып күз алдыбызга килеп баса.

Безнең хәзерге матур, тыныч тормышыбыз өчен миллионлаган асыл ир-егетләрнең, хатын-кызларның яу кырларында һәм тылда чәчәк кебек матур гомерләре өзелде. Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмады, аның утлы өермәсе бөтен илебезне айкап, һәр йортка иксез-чиксез кайгы-хәсрәтләр китерде. Миллионлаган кешеләрнең тәннәрен-җаннарын яралап, язмышларын җимерде. Күпләгән ватандашларыбызның күзләрен сукырайтып, аларны мәңгелек караңгылык дөньясында яшәргә дучар итте.

Бүген сугыш ветераннары һәм тыл батырлары көннән-көн кими бара. Ләкин аларның тормышы балалары, оныклары, туганнары һәм дуслары, аларны белгән кешеләрнең күңелләрендә онытылмый, ветераннарның күңелләрендә уелып калган вакыйгалар, фронт юллары турында язылган истәлекләрендә саклана.

Кадерле китап сөюче дуслар!

Республика сукырлар китапханәсе сезнең игътибарыгызга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгы уңаеннан сугышта сукыраеп гомеренең яртысыннан күп өлешен сукыр килеш гомер кичергән сугыш ветераны Ишморатов Габбас Садыйк улының истәлекләрен тәкъдим итә.

Габбас Садыйк улы Ишморатов сугыштан соң Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте сафларына баса һәм гомеренең күп өлешен бу оешма белән бәйли. Язмыш аны никадар генә кыйнаса да, ул бирешми, үз эченә бикләнмичә, тормыштан ямь-тәм табып яши бирә. Озак еллар буена Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай сукырлар оешмасын җитәкли. Үзенең барлык көчен, күңел көрлеген, сау-сәламәт тагын ун кешегә житәрлек энергиясен үзе җитәкләгән сукырлар оешмасының эшчәнлеген яхшыртуга, бу оешмага караган күрмәүчеләрнең яшәү шартларын җиңеләйтүгә, башакаларга тормышта үз урыннанрын табарга булышуга юнәлдерә. Габбас Садыйк улының бу хезмәтләре «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте отличнигы» билгесе, «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең почетлы әгъзасы» исеме кебек олы бүләкләр белән бүләкләнгән.

Китап күрмәүче сугыш ветераннарының истәлекләрен мәңгеләштерү, алар белән башка күрмәүчеләрне һәм киң җәмәгатьчелекне таныштыру һәм киләчәк буыннар өчен дә саклап калу йөзеннән Республика сукырлар китапханәсенең Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Татарстан региональ бүлегенең Чистай җирле сукырлар оешмасы һәм аның рәисе Рифкать Гәрдиев белән берлектә эшләнелгән уртак хезмәт җимеше.

Бу басма Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Татарстан региональ бүлегенең Чистай җирле сукырлар оешмасы рәисе Рифкать Гәрдиевның “Тормышыннан соңгы язмам” дип исемләнгән Габбас Садыйкович турындагы истәлекләрен һәм аның тормыш юлы, эшчәнлеге турындагы кыскача белешмәне; Габбас Садыйк улының балачагы, сугыш һәм сугыштан соңгы чорлардагы тормышы һәм эшчәнлеге, күңелендәге хисләре сүрәтләнгән истәлеклекләрен; тормышының төрле елларын чагылдырган фотосүрәтләрне; үз эченә алган. Истәлекләр Габбас Садыйковичның үзе сөйләгәннәрдән, тормыш иптәше Бибинур апа язып алган кульязмалар буенча Рифкать Гәрдиев тарафыннан редакцияләнеп басылды. Китапта материаллар рус һәм татар телләрендә бирелә. Рус телендәге язмалар Республика сукырлар китапханәсенең әйдәп баручы методисты Гөлүсә Закирова тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителде.

Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән китап безнең китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырылучы “Сезнең батырлыкны онытмабыз ВЕТЕРАННАР” проекты кысаларында басылды.

Истәлекләр күрмәүчеләр һәм сукырлар белән бәйле оешмалар хезмәткәрләре белән беррәттән, киң катлам китап укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Республика сукырлар китапханәсе китапны чыгаруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Габбас Садыйк улының тормыш иптәше Бибинур апага һәм аның гаиләсенә, Чистай җирле беренчел сукырлар җәмгыяте рәисе Рифкать Гәрдиевка рәхмәт белдерә.

Без барлык ветераннар алдында баш иябез. Әлеге хезмәтебез батыр сугышчыларыбызга карата ихтирам, горурлану билгесе, дан булып яңгырасын!