
- •Реферат Тема: м.З.Зәкиевнең фәнни методик эшчәнлеге
- •Казан – 2012
- •1. Кереш
- •2. М.З.Зәкиевнең томыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат
- •3. Татар синтаксисы: Югар уку йортлары өчен дәреслек (Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис)
- •4. “Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков” хезмәтенең төзелеше турында
- •4.2. Рус һәм татар телләрнең ситаксисын чагыштырма планда өйрәнүнең кыскача тарихы
- •. “Гади җөмлә синтаксисы”
- •4.4. Бер составлы җөмләләр синтаксисы (3-45 битләр).
- •Кушма җөмлә синтаксисы
- •Файдаланган әдәбият
Кушма җөмлә синтаксисы
Сөйләм төзелешен тулысынча күз алдына китерү өчен, җөмләләрнең төрләрен, модельләрен, сүзләр бәйләнешен, урнашу тәртипләрен белү генә җитми, бәлки, үзара бәйләнешкә кереп, сөйләм оештыруларын да өйрәнергә кирәк. Чөнки сөйләм бер җөмләдән генә тормый, бик күп җөмләләр кушылмасыннан ясала. Сөйләм барышында логик эзлеклелек булсын өчен, мөстәкыйль булмаган җөмләләр дә, мөстәкыйль җөмләләр дә, хәтта абзацлар да үзара бәйләнгән булырга тиешләр. мөстәкыйль булмаган җөмләләр, үзара оешып, бер синтаксик бөтен – кушма җөмлә хасил итәләр. Мөстәкыйль җөмләләрнең һәм абзацларның үзара бәйләнешләрен өйрәнү өчен, сөйләм тоташ текст хәлендә алына.
Кайбер белгечләр гади җөмлә - гади уйны, кушма җөмлә катлаулы уйны белдерә дип раслыйлар. Бу чынбарлыкка туры килми, чөнки җәенке гади җөмләдә фикер, кушма җөмләдәге фикергә караганда, бик күпкә катлаулы булырга мөмкин. Гади һәм кушма җөмлә бер-берсеннән төзелешләре белән, ягъни структур яктан гына аерылалар.
Кушма җөмлә, гади җөмлә кебек үк, бербөтен тәшкил итәргә тиеш. Әгәр шулай булмаса, ул мөстәкыйль җөмләләргә таркалыр иде. Бу бөтенлек анда мәгънәнең эчке бер бөтенлеге, аерым өлешләрнең структур яктан оешканлыгы һәм бер-берсенә грамматик бәйләнгән булуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1
Шулай итеп, “Сопоставителҗный синтаксис русского и татарского языков” хезмәтендә без кушма җөмләләрнең һәр ике телдә дә ничекк кулланылуын, ничек төзелүен күрәбез.
Монда кушма җөмлә (3-98 битләр) турындагы мәгълүмат үз эченә тезмә кушма җөмлләр (19-30 битләр), иярченле кушма җөмләләр (30-77 битләр), катлаулы кушма җөмләләр (77-78 битләр), күп иярченле кушма җөмләләр (79-91 битләр) турындагы мәгълүматларны туплаган. Шулай ук аерым туры сөйләм (91-94 битләр), кыек сөйләм (94-96 битләр), уртак сөйләм (97-98 битләр) турында да кыскача мәгълүмат бирелеп, рус һәм татар телләрендә аларның чагылышы күрсәтелгән иде.
Йомгак
Бүгенге көндә, җәмгыятебездәге икетеллелек шартларында, туган телебезнең камил саклануы, безнең туган телебездә хаталарсыз аралашу мөмкинлегебез тууы өчен тел тармакларының үзенчәлекләрен белү зарур. Татар теленең рус теле белән тыгыз элемтәдә булуы, бер-берсенә тәэсирләре нәтиҗәсендә җанлы сөйләмдә күп хаталар очратырга мөмкин. Әлеге хаталар туган телебез структурасын какшатмасын өчен һәркем тел кагыйдәләрен белергә тиеш.
Татар һәм рус телләрен чагыштырма аспектта өйрәнү, ике телнең һәртөрле үзенчәлекләрен аңлауга, сөйләмдә генә кулланыла торган түгел, ә язылышта да чагылыш табучы кагыйдәләрне камил белүгә нигез булып тора.
Тикшеренү барышында М.З.Зәкиевнең Ф.С.Сафиуллина белән берлектә эшләгән хезмәтенә җентекле күзәтү ясалды. Галимнәрнең телебезне өйрәнүгә керткән өлешләрен, татар һәм рус телләренең үзара тәэсире нәтиҗәсендә туган кайбер хаталар, ә кайбер очракта аермалы якларны да ачыклаулары, мисаллар ярдәмендә нигезләүләре, синтаксисны өйрәнүне җиңеләйтә, аңлау дәрәҗәсен үстерә.
Әлеге хезмәтнең актуальлеге – рус һәм татар телләрен чагыштырма аспектта өйрәнү нәтиҗәсендә туган телебез үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнүгә, аңлауга һәм синтаксис фәненең кызыклы якларын ачыклауга ярдәм итү. Шуның нәтиҗәсе буларак, тел өлкәсендә эшләүчеләр, телне өйрәнүчеләр өчен мәгълүматка бай, нигезле җирлек туа. Синтаксис фәненең тел тармакларының бүтәннәре арасында тоткан урынын билгеләү мөмкинлеге туа һәм бу, үз чиратында, телнең нечкәлекләрен аңлап, бүтән телләр төзелеш белән чагыштырып карарга да ярдәм итә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: тел галиме буларак, синтаксис фәнененә яңа килеп керүчеләрнең әйдәп баручы остазы буларак, академик буларак М.З.Зәкиев чын мәгънәсендә куллану өчен уңайлы хезмәтләр язып, гомеренең яртысыннан күбрәген әлеге өлкәгә багышлый. Фән дөньясында үз урынын табып, хөрмәт казана алган.