
- •Реферат Тема: м.З.Зәкиевнең фәнни методик эшчәнлеге
- •Казан – 2012
- •1. Кереш
- •2. М.З.Зәкиевнең томыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат
- •3. Татар синтаксисы: Югар уку йортлары өчен дәреслек (Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис)
- •4. “Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков” хезмәтенең төзелеше турында
- •4.2. Рус һәм татар телләрнең ситаксисын чагыштырма планда өйрәнүнең кыскача тарихы
- •. “Гади җөмлә синтаксисы”
- •4.4. Бер составлы җөмләләр синтаксисы (3-45 битләр).
- •Кушма җөмлә синтаксисы
- •Файдаланган әдәбият
. “Гади җөмлә синтаксисы”
Сөйләмнең бик күп төрле үзенчәлекләре гади җөмләгә бәйле өйрәнелә. Шуңа күрә синтаксис фәненең “Гади җөмлә синтаксисы” дигән бүлеге иң зур урынны алып тора. Бу бүлектә сөйләм интонациясе, сүзләр бәйләнеше, җөмлә кисәкләре, җөмлә калыплары (схемасы һәм модельләре), җөмлә төрләре, сүз тәртибе проблемалары җентекләп өйрәнелә. Хезмәтнең 1 нче кисәгендәге “Гади җөмлә синтаксисы” өлешендә рус һәм татар телләренең синтаксислары чагыштырылып, түбәндәге фикерләр әйтелә.
Җөмлә – мәгънәгә ия һәм интонация белән әйтелүче синтаксик берәмлек.
Җөмлә төрләре билгеләнә (15-26 битләр).
1. Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбенә бәйле рәвештә: раслау һәм инкяр җөмләләр.
2. Әйтү максаты буенча: хикәя, сорау, өндәү җөмләләр.
3. Гади һәм кушма җөмләләр.
4. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр.
5. Җәенке, җыйнак җөмләләр.
6.Тулы һәм ким җөмләләр.
Ике тел синтаксисының аермалы һәм уртак якларын күрсәтү йөзеннән авторлар җөмләнең баш кисәкләренең кулланылыш үзенчәлекләренә дә игътибар итәләр.
Җөмләнең баш кисәкләре (26-38 битләр).
Җөмләнең констркутив, формаль һәм мәгънәле үзәген булдырып, ия һәм хәбәр җөмләнең баш кисәкләре дип әйтелә, ике телдә дә. Үзара бәйләнешләре предикативлык белдерә.
38-45 битләрдә хәбәр һәм исемнең ярашуы аңлатыла. Исем хәбәр, тезмә хәбәр, ия һәм хәбәрнең ярашуы, исем хәбәрнең ярашуы, фигыл хәбәрнең ярашуы, рус телендәге ярашуның кыен очраклары.
Җөмләнең иярчен кисәкләре (45-74 битләр).
Ике телдә дә: подчинител.связ. баш кисәкләр яки үзара.
Аергыч, приложение- ияртүче сүз килгән килештәге исем белән белдерелә.(татар телендә юк.): чарадейкою – зимою околдован, лес стоит(Тютч.), тәмамлык, хәлләр, аныклагыч.
Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүз, кереш сүзләр турында әйтелеп, рус һәм татар телләрендә аларның ничек кулланылуы әйтелә.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре (74-80 битләр). Тиңдәш ияләр, тиңдәш хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр. Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган ярашкан аергычлар.Тиңдәш кисәкләрнең ярашуы. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.
Җөмлә кисәкләренең аерымлануы (80-84 битләр). Аергыч һәм хәлләрнең аерымлануы һәм ике телдә дә ничек кулланылуы мисаллар белән аңлатыла.
4.4. Бер составлы җөмләләр синтаксисы (3-45 битләр).
Бер составлы җөмләләрне классификацияләү: билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез, инфинитв җөмләләр(баш кисәк бәйсез инфинитив белән белдерелгән), сүз җөмләләр.
Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше (45 – 59 битләр)
Грамматик бүленеш (сөйләмдә сүзләр бәйләнеше), синтагматик бйәләнеш (интонациягә игътибар ителә) һәм актуаль бүленеш (әйтелешнең коммуникатив структурасына бәйле) бүленеш.
Рус һәм татар телләрендә сүзләр тәртибе.(60-83 битләр).
Җөмләдәге сүзләр тәртибенең функцияләре., баш кисәкләрнең тәртибе, иярчен кисәкләрнең тәртибе, эндәш һәм кереш сүзләр тәртибе турында мәгълүмат бирелә.
Хезмәтнең 84-89 нчы битләрендә өстәлмәләр турында әйтелә, ике телдәге сөйләмдә өстәлмәләрнең бирелеше күрсәтелә. Ә 89-91 битләрдә ким җөмләләр хакында сүз бара.