Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зэкиев.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
110.08 Кб
Скачать

4.2. Рус һәм татар телләрнең ситаксисын чагыштырма планда өйрәнүнең кыскача тарихы

Билгеле булганча, бер генә фәнне өйрәнү дә, телнең бер генә күренешен генә өйрәнү дә аның тарихын өйрәнүне башлап җибәрмичә тормышка ашырыла алмый. Әлеге хезмәт тә үз эченә ситаксис фәненең һәм ике тел синтаксисын чагыштырмача планда өйрәнүнең тарихын аңлатуны үз эченә алган.

Рус һәм татар телләрен чагыштырма планда карау элементлары инде XIX гасырда ук язылган рус грамматикаларында ук күренә. Әлеге грамматикаларның авторлары, иң элек, укытучылар булалар, рус телле аудиториядә татар телен русча укыталар. Әлеге хезмәтләрдә без нәкъ менә синтаксисны чагыштырма планда өйрәнгән беренче язмаларны да очрата алабыз.

Мөхәммәдгали Мәхмүтов үз хезмәтенең язылу максатын түбәндәгечә билгели: “Әлеге китапны бастырганда минем иң беренче теләгем ватандашларымны, ягъни русларны, татар теле белән таныштыру булды.” Китап эчтәлегеннән аңлашылганча, М.Мәхмүтов татар һәм рус телләренең аермалы һәм охшаш якларын күрсәтә. Мәсәлән, килешләрен өйрәнгәндә болай ди: “Татар телендә фигыльнең иялек килешендә килүче исемне таләп итү кирәге юк, әмма рус телендә фигыльләр әлеге килеш белән идарә итәләр, мәсәлән: желать, требовать, ожидать кебек фигыльләр. Ә татар телендә бу очракта исем төшем килешендә килә яки баш килештәге кебек кушымчасыз кулланырга мөмкин.”1

XIX гасыр грамматиклары арасында, махсус бурычы итеп татар һәм рус телләрен чагыштырма планда өйрәнүне билгеләгән галим булып Каюм Насыйри таныла. “Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах” дигән хезмәтендә ул болай ди: “Мисаллардан рус кешесе татар теленең үзенчәлекләрен аңлар, татар кешесе рус теленең үзенчәлекләр белән танышыр, һәркем өйрәнеләсе телнең асылын аңлар һәм аны аңлауда ярдәм итүче чаралар белән танышыр”. Бу грамматикада татар һәм рус телләре ситаксисы категоряләренең сиситемалаштырылган чагыштыруын күрәбез. 1891 нче елда К.Насыйри махсус чагыштырма грамматика бастыра, анда рус һәм татар телләренең гади җөмләләре, җөмлә кисәкләренең чагыштырылуы күрсәтелә.2

Рус һәм татар телләренең җөмләләрен беренче тапкыр чагыштырып карау руслар өчен чыгарылган татар теле дәреслеләрендә һәм татарларны русчага өйрәтүче рус теле дәреслекләрендә дә күренә. XIX гасырның икенче яртысында шундый дәреслекләрнең берсе – А.Ваһаповның “Үзи-үзидән өйрәткеч, татарларга русча һәм русларга татарча сөйләшергә” (Казан, 1852 - 1911).

Татар һәм рус телләрен чагыштырма планда өйрәнү, әлеге курс буенча дәреслекләр төзү эше максатчан һәм тулырак рәвештә Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң башлана. Бу өлкәдә аеруча зур тырышлыкларын күрсәтүчеләр булып М.Корбангалиев һәм Р.Газизов тордылар. 1925 нче елда ук инде алар түбәндәге фикергә игътибар итәләр: “ Чит телне өйрәнгәндә аның билгеле бер сүзләрен өйрнүгә генә игътибар итмичә, сөйләмнең формаларына һәм сүзләрнең үзара мөнәсәбәтенә игътибарны күз алдында тотарга зарур.”1 Шунда М.Корбангалиев һәм Р.Газизов ике телдәге исемнәрнең бирелеше, аерым сүзләрнең урнашуы, тиңдәш хәбәрләрнең ия белән ярашулары, аерымланган хәл фигыль һәм сыйфат фигыль ярдәмендә иярчен җөмләләрнең ярашулары һ.б. турында тулы мәгълүмат бирәләр.

Шулай ук синтаксисны чагыштырма планда өйрәнү буенча мәгълүмат М.Корбангалиевның “Татар теле дәреслеге. Татарлардан башкаларга татар телен читтән торып өйрәнү өчен.” китабында бирелә. (Казан, Татгосиздат, 1941)

Татар һәм рус телләренең ситаксисын чагытырма планда өйрәүче махсус хезмәтне Р.Газизов яза. Ул “Опыт сопоставительного освещения грамматических особенностей русского и татарского языков.” дип атала. (Казан, Татгосиздат, 1952).

1958 нче елда әлеге өлкәгә карган хезмәтләрне вузлар өчен дигәне басылды.2 Шушы хезмәтне тулыландырып, рус телендә басылган хезмәт тә бар. Анда татар һәм рус телләренең күп кенә синтаксик күренешләре чаглыш тапкан. 3

Шулай ук Р.А.Юсупов һәм Р.Г.Сибәгәтова хезмәтләрендә ике телнең чинтаксик күренешләрен рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк булу мәсьәләсе әйтелә. Сибәгәтова хезмәте тулысынча фигыль, исем сүзтезмәләрне һәм төрле конструкцяләрне тәрҗемә итүне күз алдында тотып язылган.

Ике тел өчен дә җөмләләрне өлешләргә таркату үзенчәлекләрен карау һәм әлеге күренешнең тәрҗемәдә кирәклеген ассызыклаган хезмәт Ф.С.Сафиуллина тарафыннан языла.1

Әлеге хезмәтләрне өйрәнү, алар белән танышып чыгу, татар һәм рус телләренең синтаксисын чагыштырма планда өйрәнү өчен гаять зур күләмдә практик һәм теоретик материалны белүне таләп итә.