
- •Реферат Тема: м.З.Зәкиевнең фәнни методик эшчәнлеге
- •Казан – 2012
- •1. Кереш
- •2. М.З.Зәкиевнең томыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат
- •3. Татар синтаксисы: Югар уку йортлары өчен дәреслек (Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис)
- •4. “Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков” хезмәтенең төзелеше турында
- •4.2. Рус һәм татар телләрнең ситаксисын чагыштырма планда өйрәнүнең кыскача тарихы
- •. “Гади җөмлә синтаксисы”
- •4.4. Бер составлы җөмләләр синтаксисы (3-45 битләр).
- •Кушма җөмлә синтаксисы
- •Файдаланган әдәбият
4. “Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков” хезмәтенең төзелеше турында
3 кисәктән торган әлеге хезмәт 1977 нче елда студентлар өчен уку ярдәмлеге буларак Казанда Педагогия институты җитәкчелегендә бастырыла. Ике телнең синтаксик төзелешен чагыштырма планда өйрәнү нигезендә бу хезмәтнең һәр кисәге синтаксисның бер өлешен колачлаган. Хәзер әлеге хезмәткә киңрәк планда тукталып китик.
1 нче кисәге кереш өлеш белән башлана һәм анда синтаксис турында мәгълүмат бирелә, аның өйрәнү предметы һәм үз алдына куйган бурычлары, хәл ителәсе мәсьәләләр турында язылган.
Синтаксис телне процесста өйрәнә, ягъни сөйләмне өйрәнә. Әгәр дә тел аралашу коралы булып саналса, сөйләм – аралашу ысулы.
Синтаксис җанлы сөйләмне аны йөртүче телнең барлык күренешләре белән бергә тикшерә. Синтаксис язма сөйләмне өйрәнү белән генә чикләнергә тиеш түгел бу хата булыр иде. Бу хакта Шахматов болай ди: “Җөмләгә билгеләмә биргәндә без язылышта күренгән тонык чагылышын гына түгел, ә кешенең җанлы сөйләмен күз алдында тотабыз.”1 Ләкин мондый караш синтаксис бөтенләй дә язма сөйләм белән кызыксынмый дигән фикер тудырырга тиеш түгел. Ул аларны һәрвакыт исәпкә ала. Телне тикшерүче тикшерү өлкәсе итеп сөйләмнең билгеле бер кисәген алганда, әлеге сүзтезмә яки җөмлә башка сүзтезмәләр һәм җөмләләр белән тыгыз бәйләнештә булуын онытмаска, аларның интонацион һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алып барырга тиеш. Билгеле, әлеге үзенчәлекләр җанлы сөйләмдә чагылыш табып, язма сөйләмдә үз урынын тапмаска да мөмкиннәр. Сөйләмнең тулы картинасын күз алдына китерү өчен, иң элек аның җөмләдә – сөйләмнең төп берәмлегендә күренгән аерым үзенчәлекле якларын тикшерергә кирәк. Шуңа күрә синтаксис фәненең предметы булып җөмлә тора, һәм бары тик җөмләләрне өйрәнү генә аның төп мәсьәләләрен тикшереп, чишеп бирергә ярдәм итә. Сөйләмнең төп үзенчәлекләрен күрсәткән җөмлә төзелешен өйрәү максатыннан синтаксис тикшеренү өлкәсен сүзтезмәләрне, җөмлә кисәкләрен һ.б. өйрәнүдән башлый.
Синтаксисның төп мәсьәләләре:
Сөйләм төзелешенең нигезен тәшкил иткән, сөйләмнең төзелешенә тәэсир итүче тел күренешләрен өйрәнү. Мәсәлән: әйтү максатын белдергән, сөйләүченең тыңлаучыга мөнәсәбәтен күрсәтүче һ.б. тел күренешләре.
Сөйләмдәге сүзләрнең үзара бәйләнешен һәм сөйләмдә бер-берсенә ялганышын өйрәнү.
Сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнешен өйрәнү.
Сөйләмнең сүзләр белән беррәттән аралашуда кулланыла торган һәм сөйләмнең үзенчәлекле структурасын тәшкил итүче башка үзенчәлекләрен өйрәнү.
4.1 Кереш өлеш тәмамланганнан соң киләсе тема “Сөйләмнең һәм җөмләнең төп үзенчәлекләре” дип атала. Анда түбәндәге мәгълүматлар бирелә. “Сөйләмнең төп 2 үзенчәлеге бар. Бер яктан, сөйләмдә фикер формалаша, чагылыш таба һәм хәбәр ителә, ә икенче яктан – сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәте чагыла. Җөмләнең чыбарлык турында хәбәр итә алуы предикативлык дип, ә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүе модальлек дип атала. Җөмлә предикативлык һәм модальлектән башка була алмаган кебек, предикативлык һәм модальлек тә җөмләдән башка яши алмый. Мондый тыгыз элемтә предикативлык һәм модальлек арасында да хөкем сөрә. Предикативлык барлык җөмләләр өчен дә уртак, бары тик аның белдерелү формалары гына төрле булырга мөмкин, ләкин бу гына җөмләләрне классларга бүлүгә нигез була алмый. Модальлек төрле җөмләдә төрлечә була, шуңа күрә дә ул җөмләләрне классларга аеруга нигез булып тора ала.”