Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зэкиев.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
110.08 Кб
Скачать

3. Татар синтаксисы: Югар уку йортлары өчен дәреслек (Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис)

М.З.Зәкиевнең татар теленең синтаксик төзелешен тикшерүгә нигезләнеп язылган хезмәтләре байтак. Аларның беришләре синтаксисның һәр төр бүлекләренә атап язылган булса, кайберләре татар һәм рус синтаксисын тикшереп эшләүгә нигезләнә. Әлеге тикшерү эшененең нигезе итеп алынган синтаксисны чагыштырма планда өйрәнгән хезмәттән тыш, тагын бер “Югары уку йортлары өчен дәреслек”кә тукталып үтәсе килә.

Китап 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында нәшер ителгән.

Дәреслектә синтаксис терминының, фәненң килеп чыгышы, өйрәнү объекты, үз алдына куйган бурычлары, синтаксик берәмлекләр, аларның төрләре һ.б. турында киң планда язылган.

Синтаксис сүзе – грек теленнән кергән термин. Грек телендә sintaxis – төзү яки төзелеш дигән сүз. Бу термин ике мәгънәдә кулланыла: телнең сөйләм төзелеше һәм сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән мәгънәләрендә.

Игътибар итәргә кирәк: телнең сөйләм төзелеше диелә, ә тел төзелеше түгел. Ни өчен? Чөнки тел һәм сөйләм сүзләре икесе ике төшенчәне аңлата. Тел ул – аралашу коралы, ә сөйләм – аралашу ысулы. Димәк, сөйләм – телнең хәрәкәттәге халәте. Синтаксис телнең әнә шул хәрәкәттәге халәтен өйрәнә.

Телне һәм сөйләмне аерып карауны XIX йөз ахырында – XX йөз башында яшәгән швейцарияле лингвист Фердинанд де Соссюр фәнни нигезләгән. Аңа кадәр синтаксисны тел төзелешен яки телдәге җөмләләр төзелешен өйрәнә дип аңлатканнар, телне кулланганда (сөйләп торганда) туган үзенчәлекләренә игътибар итеп җиткермәгәннәр. Фердинанд де Соссюрдан соң тедне һәм сөйләмне аерып карау әкренләп рус синтаксисына да керә башлаган. Татар синтаксисына ул XX йөзнең 60 нчы елларында кабул ителгән. Синтаксис сөйләм төзелеше белән бер үк вакытта тел төзелешен дә өйрәнә. Ләкин монда беренче чиратта сөйләм күз алдында тотыла.

Синтаксисның килеп чыгышы турындагы мәгълүматлар бирелгәннән соң, галим әлеге хезмәтендә “Гади җөмлә синтаксисы”, “Кушма җөмлә синтаксисы”, “Текст синтаксисы”, “Пунктуация” кебек зур бүлеләргә бүлеп, татар теденең синтаксик торшын тасвирлап бирә. Соңыннан “Татар синтаксисы фәненең кыскача тарихы” бүлегендә синтаксис өлкәсендә эшләгән галимнәрнең исемнәрен атап, аларның фәнни хезмәтләре, мәкаләләре турында мәгълүмат бирә. Милләт формалашу чорында татар синтаксисы фәненә Александр Троянский (1814, 1860), Мартиньян Иванов (1842), Александр Казем-Бек (1846), Мөхәммәдгали Мәхмүдов (1857), Каюм Насыйри (1860) кебек галимнәрнең керткән өлешләре турында языла. XIX гасырда, нигездә, татар синтаксисы фәненә нигез салына. Төп синтаксик категорияләрне билгеләгәндә, рус теле грамматикалары файдаланыла, рус теле белән чагыштырып, татар сөйләменең үзенчәлекләрен ачуга ныклы омтылыш ясала.

Ш.Иманаев (1910), Әхмәтһади Максуди (1910), Гаймад Нугайбәк (1910), Галимҗан Ибраһимов (1911), Г.Сәгъди, Җ.Вәлиди кебек галимнәребез татар синтаксисы өлкәсендәге эшчәнлекләрен милләт формалашкач алып баралар. Ягъни милли тел мәктәпләрдә укытыла башлагач, татар телендә беренче дәреслекләр чыгаруга нигез салалар.

Милли күтәрелеш елларында татар синтаксисы фәнендә Җ Вәлиди (1919), М.Корбангалиев һәм Х.Бәдигый (1919), Г.Алпаров (1926,1927) кебек галимнәрнең хезмәтләре үз урыннарын алалар.

Ә инде беодәм совет халкын төзергә омтылу чорында татар синтаксисы фәне М.Зәкиев (1950), В.Хангилдин (1959), Г.Әмиров (1961), Ә.Фатыйхов (1962), С.М .Ибраһимов (1964), Ф.С.Сафиуллина (1966), Ш.Н.Асылгәрәев (1968), Р.г.Сибәгәтов һ.б. күп кенә галимнәребез исемнәрен үз тарихына кертеп калдыра. Кайберләре бүгенге көндә инде синтаксис фәне өлкәсендә эшләми. Шулай да хәзерге көн синтаксис фәнен җитәкләп баручылар сафында булганнары да байтак.

Әлеге язмалардан күренгәнчә, дәреслек татар синтаксисы фәненең үткәндәге торышы турында сөйләүләрдән алып, аның бүгенге көндә кулланылышта булган кагыйдәләрен аңлату белән дәвам ителеп, синтаксис фәненә гомерләрен багышлаган галимнәрне атау белән төгәлләнә.

Тикшерү эшебезнең асылына күчик, ягъни шул гаимнең телләрне чагыштырма палнада өйрәнүгә керткән өлешен билгеләргә ярдәм итүче хезмәтен карап үтик.