Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Виртуальный урок Татарского языка.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
1.36 Mб
Скачать

Двадцать девятый урок

Эт өрә, мәче мыраулый. Тычкан чиный, ат кешни, сыер мөгри, ә кәҗә белән сарык бәэлдиләр. Ә балык бернәрсә дә әйтми.

Әлфия: Минем әни мәчебезне бик ярата, шуңа күрә минем бүген песигә нәрсә дә булса аласым бар. Рәмзия, син минем белән кибеткә барасыңмы?

Рәмзия: Ярар, барырмын. Ләкин без авылда мәчегә кибеттән бернәрсә алмыйбыз.

Искәндәр: Авылда шулай инде: эткә дә, мәчегә дә ашарга кибеттән аласы юк. Мәчегә авылда һәрвакыт сөт бар, ә эткә калган аш, сөякләр.

Хәбир: Мин дә, кызлар, сезнең белән барыр идем, ләкин бүген вакытым юк: концерт белән балалар бакчасына барасым бар…

Искәндәр: Ә синең, Хәбир, этең бармы?

Хәбир: Әйе, безнең кечкенә генә этебез бар. Тагын безнең тутый кошыбыз бар.

Марат: Минем өйдә мәче генә бар, ә менә минем Зөлфия апаның бик акыллы эте бар иде…

Әлфия: Нигә «бар иде» дисең? Әллә үлдеме?

Марат: Белмим, эте ничектер, ә Золфия апа үзе һәлак булды… Бу чыннан да булган хәлне сезгә сөйлисе бар икән.

Рәмзия: Нинди хәлне?

Марат: Зөлфия апа һәм аның эте турында. Ышансагыз ышаныгыз, ләкин бу чыннан булган хәл. Тыңлагыз:

Зөлфия апа үзе генә кечкенә шәһәрдә яши иде. Пенсиягә чыккач, аның эше юктан эче пошты, һәм ул сапаниель сатып алган иде. Моңа кадәр Зөлфия апаның беркайчан да эте булмады, ләкин бу спаниельне ул үлеп яратты. Этнең исеме Актырнак иде. Зөлфия апа өчен ул иң якын дус булып китте. Алар һарвакыт бергә, беркайчан аерылмадылар. Ә Актырнак бигрәк акыллы эт булып чыкты. Ул хуҗабикәсен гел тыңлап тора иде. Хәтта бераздан соң аның бөтен хәрәкәтләрен кабатлый башлады. Әйтик, Зөлфия апа чәй эчәргә утыра. Актырнак шунда ук аның каршына урындыкка менеп утыра иде дә аягы белән чынаяк алырга тырыша иде. Зөлфия апа телефизордан сериал караганда, Актырнак та канәфид нәкъ кеше сыман утырып, күзләрен экраннан алмый торган иде. Ә сериалның мәзәкле урыннарында ул авызын ачып көлеп җибәрә торган иде…

Рәмзия: Марат, бу чыннан да булган хәлме?

Марат: Әйттем бит инде. Бу чыннан булган вакыйга… Ә соңрак Зөлфия апага бер бик яхшы уй килде. Шуны әйтәсем килә: Зөлфия апага һәрвакыт яхшы идеяләр, фикерләр килеп тора иде. Менә шул чакта ул Актырнакны сөйләшергә өйрәтмәкче булды. Эт бит бөтен нәрсәне Зөлфия апа артыннан кабатлый, әмма сөйләшмәде генә. Ә Зөлфия апага сөйләшергә әңгәмәдәш кирәк булгандар, дип уйлыйм… Озак уйлагач, апа, базарга барып, сөйләшә торган өч-дүрт тутый кошларын алып кайткане да һәм аларны Актырнакка бареп ашаткан. Ләкин бу да булышмаган.

Шулай бервакыт Зөлфия апа белән Актырнак балконга чыкканнар. Менә шул чакта килеп чыккан ул бәхетсезлек. Зөлфия апа балконда, урындыкка менеп, юган керне элмәкче булган, ә урындыкның бер аягы сынык булган икән. Актырнак Золфия апаның егылып китүен күреп «Сак булыгыз!» – дип өреп әйткән. Ә Золфия апа яраткан спаниеленә сокланып һәм аптырап караган да: «Абау! Этем сөйләшә башлады бит!» – дип кычкырган һәм, урындыктан да, балконнан да егылып төшкән. Кызганычка каршы, Зөлфия апа җиденче катта яши иде…

Рәмзия: Нинди кызганыч хәл!

Искәндәр: Бу чыннан да булган хәлме соң, Марат?

Марат: Бу чыннан булган вакыйга… Ә Актырнак өреп елап җибәргән дә аска карап: «Бигрәк кызык бу кешеләр! Алдан үзләре сөйләшергә өйрәтәләр, ә соңыннан аларга әйткәнне тыңламыйлар!» – дигән.

Искәндәр: Гомеремдә ышанмыйм! Ничек инде эт сөйләшергә өйрәнсен инде?!

Хәбир: Марат, ә син бу вакыйганы нәкъ шулай булганын кайдан беләсең соң?

Марат: Бу булган хәлне миңа елый-елый Актырнак үзе сөйләгән иде…