Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Дополнительная подготовка.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
15.02.2016
Размер:
116.12 Кб
Скачать

1 Нче вариант

1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә вакыйга кайда бара?

А) татар авылында;       ә) казак авылында;          б) кыргыз авылында;

2. Дүшән кем ул?

А) кыргыз бае;      ә) балалар укытырга килгән мөгаллим;    б) академик;     

3. Алтынай укыган мәктәп кайда урнашкан?

А) урман янында;          ә) тау башында;                б) авыл эчендә;

4. Алтынай нинди кыз?               А) саран;      ә) тырыш;          б) акылсыз;             

5. Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?

А)әйе, ул  Алтынайны шәһәргә укырга җибәрә;  ә) юк, ул шәһәргә китеп бара;   б) әйе, ул Алтынайны мәктәпкә эшкә калдыра;

 

2 нче вариант

1. Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрендә кайсы халык тормышы турында сүз бара?

А) татар халкы;       ә) казак халкы;          б) кыргыз халкы;

2. Алтынай кем ул?         А) кыргыз баеның кызы;    ә) ятим кыз;    б) Дүшәннең сеңелесе;

3. Алтынай укыган мәктәп нинди?

А) компьютерлар белән җиһазландырылган;       ә) бер байның ат сарае булган;

Б) авыл кешеләре салган матур мәктәп;

4. Дүшән нинди кеше?               А) нык ихтыярлы;        ә) усал;             б) тырыш;        

5. Алтынайның хыялы тормышка ашамы?

А)әйе, ул институт тәмамлый;      ә)юк,  ул укуын ташлый;    б) әйе, ул авылына укытучы булып кайта.    (Эшләр җыеп алына.)

- Укучылар, әсәр сезгә кайсы ягы белән ошады?

-Сүзкүптән булган вакыйгалар турында барса да, әсәр безгә ошады. Дүшән - бик тырыш мөгаллим. Алтынай да аның кебек башлаган эшен ташламый.

-  Без үзебез дә Алтынай кебек укучылар, безнең дә Дүшән кебек беренче укытучыбыз бар.                                                                                                                                    

- Сез алар турында ниләр әйтә аласыз? (Өйгә бирелгән эшләр                                                                                                                               тикшерелә. Укучылар үз язмаларын укыйлар.)                                           

-Укытучы өчен укучысының чын кеше булуы - зур бәхет. Безнең 90 еллык тарихы булган гимназиядә  дә бик күп күренекле шәхесләр укыган. Алар арасыннан фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, артистлар, инженерлар, язучылар, шагыйрьләр чыккан. Бу хакта күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит“Вахитов мәктәбен сагынып” дигән шигырь язган.                              

Хәзер шул шигырьдән өзек тыңлыйк.  (4  укучы сөйли.) (5 нче слайдта шигырьдән өзек  күрсәтелә.)

 

И кайда сез, яшьлек елларыбыз –

Вахитов та укып йөргән чак,

Киләчәккә илтер хыялларны

 Ал төсләргә генә төргән чак.

           Исән калып, кырыс кырауларда

          Без чәчәкләр кебек сулмадык,

          Җиргә имин еллар килде, диеп,

          Өмет белән иркен суладык.

Уку каты иде, шуңа күрә

Мактау булды иң-иң көчлегә;

Башка мәктәпләрнең”5”лесе дә

Тормый иде безнең “3”легә.

 

  Кемдер инде бүген ат казанган

  Һәм лауреат дигән исемле,

   Безнең сабакташлар арасыннан,

  Микроскоп белән карасаң да,

Табып булмый юньсез кешене.

          Кемдер бүген, әнә, академик,

           Галим, врач, шагыйрь, инженер...

           Һәркайсысы, тырыш хезмәт куеп,

           Шушы мәктәп тапкан энҗедер.

Ә шулай да мәктәп сагындыра,

Ә күңелдә моңсу җыр тора,

Яшь чакларга кайтып, элеккечә,

Их, тагын бер кереп укырга.

         Ул чагында инде, элеккечә,

         Тартмас идек кызлар чәченнән,

             Ул чагында инде фәннәрнең дә

           “5”ле алыр идек барсыннан.

Рәхмәт мәктәп сиңа... һәм гафу ит.

Кичер безне барсы өчен дә...

Иң мөһиме – лаек иттең безне

Кеше дигән бөек исемгә.

 - Укучылар, безнең гимназиядә дә  укытучы эшен турыдан-туры дәвам итүчеләр шактый. Директорыбыз Ф.Ф. Хисаметдинова, укытучыларыбыз  Р.Т. Әхмәдиева, Г. С. Галиуллина, Д. М. Мөдәрисова, Ф.М. Бакирова,  Г. М. Корбанова, И. М. Хәсәнов, В.Н. Исхакова, А.М. Хисамов, сыйныф җитәкчегез Л. М. Низамова да  М.Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаган. Алар да, кайчандыр, сезнең кебек парта артына утырып,  дәресләр тыңлаган.  Зур уку йортларында белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайтканнар.