Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Дополнительная подготовка.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
15.02.2016
Размер:
116.12 Кб
Скачать

3. Төп өлеш.

-Әйе, укучылар, сез бик бәхетле. Матур киенеп, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә килгәнсез. Әти-әниләрегез хәерле юл теләп озатып калган. Хәзер дә якты, җылы сыйныфларда белем аласыз. Укыр өчен китапларыгыз, язарга дәфтәрләрегез бар. Ә тормыш һәрвакыт болай җиңел булмаган. Җылы мәктәпләрдә рәхәтләнеп укый алмаганнар. Без бу хакта кайсы әсәрне укып белдек? Әсәрдә нәрсә турында сүз бара.                                                                                               3 нче слайд (язучының портреты, әсәр исеме)

  - Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен укыдык. Язучы кыргыз халкының авыр тормышы турында яза.

- Укый-яза белмәгән халык балаларын да укытырга теләми. Дүшәннең теләгенә каршы килә.

- Дүшән кем ул? Ул бу авылга кайдан килгән?

- Дүшәнне авылга балалар укытырга мөгаллим итеп җибәргәннәр. Ул армиядә укырга-язарга өйрәнгән.

-Тормыш яхшырсын өчен, ул кешеләрне наданлыктан коткарырга тели.

Авыл кешеләренә бу турыда нәрсә дип әйтә? Әсәрдән шул урынны табып укып күрсәтегез.    (Әсәрдән өзек табып укыла. 197 нче бит)

- Халык Дүшәнне аңлыймы, аңа булышамы?

- Дүшәнгә беркем дә булышмый. Ул  бер байның ат сараеннан мәктәп ясый.

- Ишегалдын чүп-чардан арындыра, сарай стеналарына яңа балчык сылый, мич чыгара, идәнгә салам түши.

- Әти-әниләре укытырга теләмәгән балалар мәктәпкә теләп йөриләрме?

- Дүшән һәр көнне балаларны авыл буенча йөреп җыя. Һәрберсенә берәр дәфтәр, каләм, кара такта бирә, каләмне ничек тотарга икәнлеген аңлата.                                                                                                                                   

- Киләчәктә тормышның әйбәт булачагы, балаларның зур тәрәзәле мәктәптә укыячагы турында сөйли.

- Балалар үзләре теләп мәктәпкә баралар. Мөгаллимнәрен тыңлыйлар, яраталар.

- Дүшәнгә тагын нинди авырлыкларны җиңәргә туры килә?

- Мәктәпкә барганда, инеш аша чыгарга кирәк була. Кыш җиткәч, боздай салкын су аякларны туңдыра.

-  Дүшән балаларны яланаяк килеш инеш аша ташый. Авыл байлары аннан көләләр. Дүшән игътибар да итми.

-  Дәресләрдән соң Алтынай белән, басып чыгар өчен, елгага таш салалар.

- Кем ул Алтынай? Ни өчен ул Дүшәнгә булыша?

- Алтынай – ятим кыз, абыйсында яши.

-  Абыйсының хатыны аны өйдә эшләтеп кенә тотарга тели. Ә кызның бик укыйсы килә.  

Алтынай  үзе бу хакта нәрсә дип әйтә? Әсәрдән өзек табып укыгыз.

 “Карагыз сез миңа, карагыз! Мин нинди бәхетле! Мин укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен, үзем генә түгел, бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен!” -  ди. (202 нче бит)                                                                  4 нче слайдта языла.

- Укучылар, кызның исеменә игътибар итегез әле! Алтынай исеме нәрсәне аңлата? 

- Алтынай – бөтен җиргә нур сибүче, караңгы дөньяны яктыртучы дигән мәгънәне аңлата.

- Әсәрдәге Алтынай да укытучысы ярдәмендә дөньяның яктылыгын күрә башлый.

Дүшән нәрсә турында хыяллана?

- Дүшән Алтынайны зур шәһәргә җибәреп укытырга тели. Аның зур кеше булачагына ышана.

-Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?

- Алтынайны Дүшән зур шәһәргә укырга җибәрә. Ул анда тырышып укый. Авыр чакларда укытучысын искә төшерә.                   

-Алтынай үзе бу турыда нәрсә ди? Әсәрдән шул урынны табып укыйк әле.

- “Югары белемгә ирешү минем өчен бик авыр булды. Хәзерлегем бүтәннәргә караганда түбән иде, шуңа күрә  көн төн тырышырга туры килде. Бик авырга килгән чакларда, юк, булмас, ташлармын, ахрысы, дип өметсезлеккә бирелеп уйлаган вакытларым да аз булмады. Ләкин беренче мөгаллимемнең киңәшләрен исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабалану-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым.” (211 нче бит)

-Укучылар, укытучының бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз? Дүшән укытучы буларак бәхетлеме?

- Дүшән  бәхетле. Аның укучысы Алтынай зур уку йортын тәмамлый.

- Ул галим була, академик дәрәҗәсенә ирешә. Авылдашлары аның белән горурлана.

-Әйе,  менә шундый мөгаллим һәм аның дан казанган укучысы турында сөйли Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре.

 Укучылар,  хәзер тест биремнәрен дә эшләп алыйк.