Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

2

.docx
Скачиваний:
15
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
24.18 Кб
Скачать

Тема:      Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары”

Максат: 1. Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте

                   белән таныштыруны дәвам итү.

              2.Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә

                  бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

              3. Укучыларны тормышта гел   уяу  булырга,  әти-әни сүзен  

                  тыңларга,  олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Материал:  портрет, дәреслек, презентация, аңлатмалы сүзлек, рәсемнәр, интернет материаллары,әдәби әсәрләрдән өзекләр.

Кулланылган әдәбият: Әдәбият: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен дәреслек- хрестоматия / М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина. – 5 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр.,2011. – 335 б. : рәс. б-н.

                                 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.  Слайд.

  • Хәерле көн, укытучы апа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн һәммәбезгәдә!

  1. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

  • Укучылар, әйдәгез әле Нәрсә соң ул хыял һәм чынбарлык? соравына җавап бирәбез. Слайд

Хыял – мечта, грёза, фантазия и воображение.

Чынбарлык - действи́тельность, реа́льность; реа́льный мир.

  • Әйдәгез укучылар, сезнең белән бераз хыялланып алыйк.

Мин сезгә кәгазь битләре өләшәм. Сез шул битләргә, хәзерге моментта кайда булырга теләгегез бар икәнен язарсыз.

  • Мин, мәсәлән, хәзерге вакытта  дәрес биреп тормас идем. Минем Аквапаркта буласым, суда йөзәсем килә. Ә сез нәрсә турында хыялланасыз икән? Белик әле.

  • Укучыларның язылган хыяллары укыла.   Слайд.

  • Укучылар, бу хыялларны  чынга ашырып булыр микән?

  • Менә без сезнең белән хәзер Аквапаркка(тагын башка җирләргә) барып төшсәк ничек  әйбәт булыр иде!

  • Ә анда ничек барырга соң?  Укучылар җавабы.

  • Укучылар, бу мөмкин әйберләрме? Тормышта булган бу маҗаралы хәлләрне кайларда күререгә мөмкин соң?

    (Укучы:  Киноларда, әкиятләрдә күрергә була.   Слайд

  • Укытучы: Балалар, без китсәк, безнең турыда кемнәр нәрсә уйларлар соң, кемнәр борчылыр безнең өчен.?

  • Менә укучылар, безнең кебек маҗаралы хәлләргә очраган геройлар да бар. Укучылар сез маҗаралы, маҗара дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз.  Карап китик.

Аңлатмалы сүзлек:

1.Баштан үткән, күрелгән кызыклы яки күңелсез хәл, көтелмәгән вакыйга. Юлдагы маҗаралар.

2.Хәвефле,куркыныч вакыйга, фаҗига.

3.Очраклы хәл. Маҗарага тап булу. Слайд

Укучылар бүген без сезнең белән Г. Кутуйның маҗаралы повесте “Рөстәм маҗаралары” белән танышуны дәвам итәбез.   Слайд

Слайд.

Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда, берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли.

Слайд.

60 нчы елларда әдәбиятта Рөстәм Кутуй исеме барлыкка килде.Ул әтисе юлыннан китте. Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итте. Ул - шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче.Әтисе Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте.Аңа хәзер 72 яшь. Аның “Мин җирдән барам” (“Я иду по земле”), “Җир яфрагы” (“Лист земли”), “Тамырлар”(“Корни”)- шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.Ә проза әсәрләреннән:”Яңгыр килә” (“Доҗдь будет”),”Шундый- шундый тормыш”, (“Такая җизнь”), “Көләм, буылам, елыйм” (“Смеюсь,  задыхаюсь и плачу”).

Слайд. Газзи Кашаф сүзләре:

Кутуй ул әсәрне язарга күптән җыена иде. Безнең иҗади бәхәс шактый озын булды. Гадел Кутуй абаганың үзенчәлеге турында озак уйлануын, галимнәр белән киңәшүен,үзенең дә фәнни нигездә язуын, шуны исбат итәчәген әйтте. Ләкин аның исбат ителүе икенче кисәктә күрсәтелергә тиеш иде. Язучы әсәрнең икенче, өченче кисәкләрен язаргаөлгерә алмый.”

 

Слайд. Маҗаралы сүзенә аңлатмалы сүзлектән аңлатмасын кабатлап алу.

  • Укытучы: Укучылар “ Югалу” бүлегендә сүз нәрсә турында бара?

(Югалу.  Рөстәмнең югалуы.) Слайд

  • Укучылар: Сез укучылар югалган балалар турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез кемнән, кайдан ишеткәнегез бар? Кая китеп югала икән алар?

Слайд.

Укучылар, бу куркыныч сезгә дә янарга мөмкин. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- белмәгән кешеләр белән  аралашмаска.

- өйдә үзең генә калганда ишекне бикләп утырырга.

- белмәгән кешеләргә ишекне ачмаска.

- чит – ят машиналарга утырып итәргә  ярамый.

  • Укытучы: Бала югалу кемгә кайгы – хәсрәт китерә, балалар?

  • Укытучы: Бу бүлектә Рөстәмнең югалуы өчен кемнәр бочылдылар?

(Әнисе, әтисе, әбисе бик борчылдылар.)

  • Укытучы:Әти-әни рөхсәтеннән башка, сорамыйча берәр җиргә китәргә ярыймы укучылар?

  • Укучылар,  Рөстәмгә нәрсә турында әбисе әкият сөйли ?( Абага)

  • АСезнең дә әбиләрегез бармы балалар? Сез аларны яратасызмы? Ничек итеп яратасыз?

  • Укытучы: Абага нинди үлән ? Аның чәчәк атканын күргәнегез бармы? (Абага - карап торышка гап- гади үсемлек. Ләкин беркемнең дә, беркайчан да аның чәчәкләрен күргәне юк. Бары тик борынгы ышануларда гына абага июнь аенда, тын һәм караңгы төн уртасында дини бәйрәм - Иван Купала бәйрәме алдыннан чәчәк ата диелә. Хыялый кешеләр бу гаҗәеп чәчәкне эзләгәннәр, ул могҗизалы көчкә ия - җиргә яшерелгән хәзинәләрне табарга ярдәм итә, дип уйлаганнар.Ләкин, инде күптән билгеле булганча, абаганың чәчәге юк. Безнең урманнарда абагалар үсә. Ул- күпьеллык үсемлек.Абага дымлы, күләгә урыннарда үсә.Тропик урманнарда абагалар аеруча күп төрле. Анда алар җирдә генә түгел, агач ботакларында һәм кәүсәләрендә дә үсәләр.Абаганы шулай ук бүлмә гөле итеп тә үстерәләр.)

  1. Яңа материалны аңлату этабы.

  • Укытучы: Рөстәмнең югалуы инде маҗаралы хәлләрнең башы укучылар. Бүген инде без бу маҗаралы хәлләр белән тагы да танышырбыз.

“Яз җиткәч”, Сихерле чәчәкләр”, “Кем сорый” бүлекләрен укып чыгу.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

  • Укытучы: Укучылар, әби сөйләгән әкият Рөстәмгә ничек таэсир итә?

  • Укытучы: Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестенда абаганың чәчәк атуы ничек сурәтләнә?

  • Укытучы: Укучылар, сез Рөстәм шикелле күренми торган кешегә әйләнсәгез нишләр идегез?

  • Сез дә сәбәпсез дәрес  калдырасызмы укучылар? Әгәр дә дәрес калдырасыгыз булса, авырып калдырырга мөмкин, берәр төрле сәбәп булырга мөмкин Сезгә укытучыларыгызны  килмәвегез турында  кисәтергә  кирәклекне онытмагыз яме.

  • Рөстәм нинди бала икән укучылар, әйдәгез аңа сыйфатлама биреп карыйк.

  • Укытучы:  Рөстәмнең югалуы инде маҗаралы хәлләрнең башы укучылар. Алдагы бүлекләрдә без бу маҗаралы хәлләр белән танышырбыз.

слайд.

  1. Өйгә эш:

1.Бу бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.

2. Үзегез белән яки гаиләдәге берәр кеше белән булган маҗаралы хәлне искә төшереп, сөйләргә әзерләнергә.

  1. Йомгак.

  • Без бүген сезнең белән нәрсә өйрәндек?

  • Рөстәм Кутуй кем ул?

  • Укучылар, югалмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Рөстәм ни өчен абага үләнен эзләргә китә?

  • Абага үләне чәчәк атамы?

  • -Дәрес тәмам, рәхмәт  акыллыларым. Чыгарга  мөмкин.