Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ризаэтдин Фәхретдин.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
236.03 Кб
Скачать

6 Нчы укучы.

Агара күңелләр,

Сафланадыр һәр җан .

Ак юл сиңа, дөнья,

Юлдаш булсын Иман!..

7 Нче укучы.

Язгы гөлемдер – иман, Тугры юлымдыр – иман,

Ана телемдер – иман. Йөрәк канымдыр – иман.

Гүзәл холкымдыр – иман, Туар таңымдыр – иман,

Сөйгән халкымдыр – иман. Кайнар җанымдыр – иман.

Ана.

Телне ачыйк таңда «Бисмилла» дип, Телне ачыйк иртән «Бисмилла» дип,

Шөкер кылып бирмеш һәр көнгә. Йөзне борып кыйбла ягына.

Иманнарның ак һәм сафлыгы да Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,

Аллаһның тиңсез иркендә. Иман нуры җанда кабына.

8 Нче укучы.

Айлы мәчетләр эченнән Ул яктылык, ул көч, беләм,

Ак нурлар сирпи төcле. Үткәннәргә бәйләнә.

Иман сүзләре яңгырый – Халкымның яшәешендә

Шундый саф, шундый көчле. Бер гадәткә әйләнә.

Йөрәкне, җанны уятып,

Шундук җылытыр төсле.

Әйдәгез, бергәләп тойыйк

Шул яктылыкны, көчне.

(Укучылар сәхнәнең алгы өлешенә, палас җәелгән баскычларга утыра. Бабай, Әби, Ата, Ана сәхнәдәге тар сәкедә кул эшләрен башкара.)

Әби. Улыбыз бер атналык булып килә, бабасы. Исем кушарга кирәк иде. Әтисе бик матур исем дә тапкан.

Бабай. Дөрес, балага 40 көн тулганчы исем куштырып калырга кирәк. Бәби туе үткәрербез, Алла теләсә.Ә аңарчы үзем дә, азан әйтеп, исемне кушып куйыйм әле булмаса. Алып кил Баланы, килен. Исем кушу – зур тантана. Матур исем – зур хәзинә.

(Ана «баланы» бишектән ала. Әби баланың мендәрен Әтисенә бирә. Ул мендәр өстенә салынган баланы Бабай каршысына алып килә.)

Бабай. (башта азан әйтеп дога кыла, аннары баланың колагына исемен әйтә). Исемең Ильяс углы Ислам булыр!

(Дога кылалар. Әни баланы Әтисе кулыннан алып, бишеккә илтеп сала.)

Ана.

Улым, улым, улчыгым,

Бәләкәй алтын орчыгым,

Шәкерт булса, яхшы булса,

Үзенә булыр янчыгым.

9 нчы укучы. (утырган килеш сөйли).

Ак челтәрле тәрәзәдән

Бишек җыры яңгырый.

Япь-яшь ана сабыена

Борынгы җырлар җырлый.

Ана. (бишек тирбәтеп, җырлый).

Әлли-бәлли итәр бу, Йокла, улым, йом күзең,

Мәдрәсәгә китәр бу. Йом, йом күзең, йолдызым.

Тырышып сабак укыгач, Төнлә йокың кала да,

Галим булып җитәр бу. Еглап үтә көндезең.

10 Нчы укучы.

Ә җыр һаман дәвам итә, Саф әле бала күңеле

Нурландырып күңелне. Начар уйлар юк анда.

Борынгы бишек җырлары Ананың йөрәк җылысы

Зур хәзинә түгелме? Зур урын ала җанда.

Укытучы. Әйдәгез, хәзер әти-әниләрнең изге ниятләре, теләкләре белән сугарылган бер бишек җырын тыңлап китик әле.

(Укучылар бергәләп икенче бишек җырын җырлый. Бишекне Әби тирбәтә. Ана тегү тегә яки өстәл тирәсендә эшли.)