Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ризаэтдин Фәхретдин.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
236.03 Кб
Скачать

Инша «Гыйлем эзәп ерак юлга…»

Данилевич Виктория, 10А класс

… Гыйлем өйрәнү – гүзәл эш. Һәр кеше үз тормышында үзенә лаеклы урын таба алырга тиеш. Кемдер төрле илләргә йөрергә ярата, кемдер өйдә тырышып китап укый, ә кемдер кешеләр белән бик еш аралаша.

Болар өчен төрле вакыт, төрле кагыйдә булырга тиеш. Шуңа күрә безнең галимнәребез моңа бик нык игътибар итәргә тырышканнар. Шулар арсында Р. Фәхреддинның урыны бигрәктә игътибарга лаек. Аның кешеләр белән аралашу, төрле кешеәрнең аралашуына багышланган бик күп әсәрләре бар. Шулар арасында «Нәсыйхәт « дигән китабы да бар. Менә шул китапта кешегә карата мәрхәмәтлелек ,игътибарлык , гыйлем туплау кебек мәсьәләләре үзәгендә.

Шундый гыйбрәтле юллар бар: «Гыйлем өйрәнү_- үзе бер зур нәрсә. Ләкин аны куллана белергә кирәк.». Шунлыктан ул бу китабында моны ачык итеп аңлатырга тырыша. « Гыйлем өйрәнү- һәрникадәр гүзәл эш булса да бозык ният укыганында гүзәллеге кимер. Ул гыйлем начарлыкка алып бармасын ,ул яхшы ниятләр өчен генә туплансын»,- дип кисәтү ясый.

Шуңа күрә мин белем туплаганда үземә шундый сорау куям: бу ни өчен миңа кирәк ,кешегә файда китерер микән? Төрле телләр өйрәнгәндә- рус телеме, татар телеме, инглиз телеме- иң беренче чиратта: «Болар миңа нинди файда китерә?» дип мин уйлыйм

Уйлап торам да эшкә керешәм: сүзләр ятлыйм, җөмләләр төзим.Шул телне яхшы белгән кешеләр турында үзем өчен мәгълүмат туплыйм. Ризаэддин Фәхреддинның телгә багышланган шундый матур сүзләре бар: «телләр өйрәнүем белән эчем һәм тышым нурлансын иде. Беркадәр булса да башкаларга өйрәтсәм иде» .

Телләр өйрәнү – гыйлем туплау үзе бер ысул,чөнки дөнья юлларында йөргәндә һәр бер телнең кирәге чыга. Р. Фәхреддин бу турыда болай дигән:» «Гыйлемем сәбәпле олугъ һәм хөрмәтле кеше булып та халык арасында кадрем югары булсын, сүзем дә йөрсә һәм шул сәбәпле дин юлында хезмәт итсәм дә ниятем изге булыр». дигән.

Инша «Минем яраткан укытучым»

Яруллина Гөлчәчәк, 9Б класс

Укытучы кеше – укучы балаларга

гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат.

Р. Фәхреддин

Укытучы кеше – үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны үзенең дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кулланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр. Бозык холыклы укытучыларның – үзләренең укучыларына начар үрнәк – күчергеч булып торулары һәм шуның нәтиҗәсендә кешелек җәмгыяте өчен булган зарарлары – йөзләрчә һәм меңнәрчә надан кешеләрнең зарарларына артык булып чыга.

«Укытучы каршысына тезелеп утырган һәм нәрсә - дөрес, нәрсә - ялган икәнлеген аера белмәгән балаларга дөреслекне танып белергә өйрәтә, гүзәл холыкларының да иң гүзәле булган гаделлекне таба белергә һәм үзләренә дә гадел булырга өйрәтә», дигән укытучыбыз Р. Фәхреддин.

Р. Фәхреддин укытучылар алдында мөһим һәм җитди таләп куя: әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңы – барысына да бертигез итеп хөрмәт күрсәт; йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, бик яхшы булачак...

Минемчә, укытучылар сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми торган, укучыларын ачуланмый торган, үзен кулда тотып, дәрәҗәсен саклый белгән ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы зат булырга тиеш.

Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәръяктан камил шәхес булып җитешүе өчен җаваплылык укытучыларга йөкләтелгән. Шуның өчен мин иншамны үземнең укытучыларыма багышлыйм.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Көтә - көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп,

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Бу шигырь юлларын кем генә белми, кем генә хәтерләми икән! Һәркемнең күңелендә беренче сентябрь мәңге онытылмаслык булып кереп кала. Беренче тапкыр ашыга - ашыга мәктәпкә барып, укытучы апаның шук, шаян сабыйларны каршы алуын мин бүгенгедәй хәтерлим. Укытучы безне елмаеп та, кызыксынып та каршы алды. Шушы көннән башлап ул безне белем иленә сәяхәткә алып чыкты. Бу сәяхәт озын, катлаулы, күңелле һәм мавыктыргыч иде. Моның өчен укытучыларыбыз көчләрен дә, вакытларын да кызганмадылар.

Укытучы һөнәре бик авыр һәм җаваплы һөнәр, чөнки һәр баланың үз җаен табарга кирәк. Шулай ук укытучы укучыларга дәресне дөрес һәм җиңел итеп аңлата белергә тиеш.

Шагыйрьләр дә шул һөнәргә багышлап төрле хикәяләр, җырлар, шигырьләр язалар:

Балаларның теле - кыңгырау

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез -

Сез иң галим кеше икәнсез.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Безнең мәктәптә төрле укытучылар бар. Алар безгә төрлечә карыйлар.

Кайбер укытучылар югары дәрәҗәдә аңлата беләләр, бик кызыклы итеп дәресне алып баралар. Алар бар булган белемен балаларга бирәләр: укырга, язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәтәләр.

Кайберләре балаларга бертигез карыйлар, бөтен укучыларны да үз балалары итеп күрәләр. Алар дәрес алдыннан безнең белән бергә төрле темаларга сөйләшәләр, киңәшләр бирәләр, хәлләребезне сорашалар, кирәк вакытта аңлап юаталар да. Миңа шундый укытучылар бик ошый!

Минем берничә яраткан укытучым бар. Аларның берсе татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Бикмөхәммәтова Ләйсән Гаделҗан кызы. Ул йомшак күңелле, бик аралашучан кеше, укучыларның хәленә керә белә. Авыр вакытларда беренчеләрдән булып ярдәм кулын суза.Укучыларны бер – берсен хөрмәт итәргә, үзара дус һәм ярдәмчел булырга өнди. Ул безгә тормыш, яшәү фәнен өйрәтә, безнең күңелләребезгә белем орлыкларын сала. Ләйсән Гаделҗан кызы әниебез кебек назлы, һәрчак көләч йөзле, тыйнак укытучы. Мин аңа түбәндәге шигырь юлларын багышлыйм:

Һәрчак көләч йөзең каршылады

Әнием кебек назлап озаттың.

Күпме кирәк укучыларыңа

Тыйнаклыгың өчен яраттым.

Шулай ук мин безнең сыйныф җитәкчесе Макеева Марина Юрий кызы турында да шундый ук фикердә. Ул рус милләтеннән булса да, безне рус, татар балаларына аермый. Һәрберебезгә дә бертигез карый. Балаларның укуында өлгерешләрен күзәтеп, әти - әниләргә хәбәр итеп тора. Тырышлыгын бер дә кызганмыйча, яшь буынга тәрбия бирүдә армый-талмый эшли. Мин укытучыларымны бик хөрмәт итәм! Сез дә укытучыларыгызны хөрмәт итә белегез!

Күпме кыенлыклар кичергәнсез

Биргән чакта безгә тәрбия.

Тырыш хезмәт өчен һәр укучың

Хөрмәт белән бүген баш ия.