Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ризаэтдин Фәхретдин.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
236.03 Кб
Скачать

10 Нчы а сыйныфы укучысы

Хәялеева Адилә Камил кызы.

Киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем, фикер иясе, ялкынлы каләм остасы, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, филолог, журналист, дин әһеле, педагог Ризаэтдин Фәхретдин XIX йөз азагы XX йөз башларында татар әдәбияты, мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен алып тора.

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17нче гыйнваренда Татарстанның Әлмәт районы Кичү Чаты авылында мулла гаиләсендә туа. Беренче дәресләрне атасы һәм анасыннан ала. Ризаэтдин Фәхретдин күп вакытын китаплар күчереп язуга багышлый. Татар теленнән башка гарәп, фарсы, рус телләрен өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлагач , балалар укыта , яшь галим фәнгә тартыла.

1891 нче елда Ризаэтдин Фәхретдин Уфага күчеп килә, Риза Казый исеменә лаек була. Диния нәзарәте архивында тупланган чыганакларны өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә. Шул вакытларда “Сәлимә һәм гыйффәт”, “Әсма” повестьларын бастыра. Ул “Тәрбияле ана”, ”Тәрбияле ата”, ”Тәрбияле бала”, ”Гаилә”, ”Нәсыйхәт” һәм башка тирән эчтәлекле, тәрбиягә, Ислам диненә, аерым шәхесләргә багышланган китапларын яза.

Оренбургта яшәү вакытында Ризаэтдин Фәхретдин үзенең гыйльми данын еракларга тарата. Аның даны чит мәмләкәтләргә, бигрәк тә төрки һәм ислам дөньясында киң тарала. Чит мәмләкәтләрнең галимнәре белән тыгыз иҗади элемтәдә тора. Хезмәтләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп - әхлак ягыннан камил кеше тербияләүгә зур игътибар итә. Китаплар, мәкаләләр яза. Тәрбия, әхлакка багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китаплары бүгенге көндә дә әһәмияткә ия. 100 томга якын төрле темага хезмәтләр яза.

Халыкка эчкерсез киңәш бирү, якты, азат тормышка өндәү хезмәтләре арасында “Җәвамигуль - Кәлим шәрхе”китабы аерым игътибарга лаеклы. Галим хәдисләрне 1916 елда Оренбург шәһәрендә китап итеп бастыра. Китап 344 хәдистән тора. Хәдисләрнең күбесе дини - иҗтимагый, әхлакый, педагогик мәсьәләләр турында. Халыклар дуслыгы, изгелек эшләү, сабырлык, юмартлык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар, матур эш-гамәлләр мактала. Гаилә һәм мәктәп тәрбиясе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, дуслык, һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирә.

Динне яхшы белергә, хөрмәт итәргә, кадерләргә, аның васыятьләрен үтәргә тырышырга куша. Галим бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау, аларга хөрмәт белән карау, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсен дә күтәрә. Хәзерге вакытта дингә караш үзгәрде. Яңа мәчетләр салына, дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

Мин һәр хәдисне дә кызыксынып укып чыктым. Минемчә, бу хезмәте бүгенге көндә дә бик әһәмиятле. Әгәр дә без бу хәдисләрне укып өйрәнсәк, үтәргә тырышсак, нәтиҗәләр бик куанычлы булыр иде. Ул безне әхлаклы, сабыр, тыйнак, тәрбияле чын кеше булу серләренә өйрәтә.

Әдәбият дәресләрендә Мәүлә Колый хикмәтләре, Утыз Имәнинең иҗатыннан үрнәкләр, Каюм Насыйриның “Тәрбия китабы”н , Габделҗаббар Кандалыйның әсәрләрен өйрәнгәндә Ризаэтдин Фәхретдиннең хәдисләрен дә укыдык. “Балаларга угет-нәсыйхәт” китабыннан файдаландык.

Кайбер хәдисләрне үзем өчен язып та алдым:

- Кеше сүгү әхлаксызлык. (7 хәдис)

- Воҗданыңа рәхәтсез итә торган нәрсәне эшләмә, куй... (22 хәдис)

- Кеше үз серен үзе сакларга тиеш. (39 хәдис)

- Ахмаклык - дәвасы табылмый торган хасталыклардан икәнлеге мәгълүм. (33 хәдис)

- Һәр авырлык соңында җиңеллек булуы белән Коръән Кәрим вәгъдә кыладыр. (73 хәдис)

- Вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин ләкин бу вакытлар вә гомерләрне без файдасыз вә мәгънәсез нәрсәләргә дә сарыф итәбез. (145 хәдис).

- Эшсез тору адәм баласын ялкаулыкка өйрәтә. (220 хәдис).

- Адәм баласы әүвәле хатасыннан дәрес алырга, вә икенче мәртәбә шул хатаны булдырмаска тиеш. (223 хадис)

- Сәламәт акыл сәламәт тәндә генә булганлыктан, сәламәтлек хосусына игътибар итәргә вә әһәмият бирергә тиешле. (197 хәдис).

Бу хәдисләр гади генә кебек, әмма бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Дәрестәме, сәламәтлек яисә тәрбия сәгатьләрендәме, укытучылар һәрвакыт безне Риза Фәхретдин нәсыйхәтләре белән таныштырып торалар.

“Балаларга үгет- нәсыйхәт” китабы, минемчә, һәр гаиләнең өендә булырга тиеш. Бу - тәрбия китабы. Бу китапта барлык әдәпләргә дә билгеләмә бирелгән. Яхшы хәлләр-күркәм халыклар, начар хәлләр – ямьсез холыклар, дини бәйрәмнәребез турында язылган.

Әти-әниебез, туганнарыбыз, күршеләребез белән дус, матур, хөрмәт белән аңлашып яшәү кагыйдәләрен биргән:

“Ата-аналарыгызны изгелек итегез, сезгә дә балаларыгыз изгелек итәр”.

Туганнарыгызның серләрен саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр китерүче булыгыз: “Күршеләр белән дус һәм тату торыгыз, шатлык һәм кайгыларны уртаклашып, авыру вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса башкарыгыз.”

- Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар янына кермәгез.

-Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр...

-Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр... Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр.

-Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер.

-Үзегезнең ялгыш сөйләвегез беленсә, “ялгыштым” дип әйтүдән гарьләнмәгез.

Өй эчендә, мәктәптә, табында үз үзеңне тоту, киенү һәм үзеңне карау киңәшләре гаҗәеп файдалы. Без бу китапны гаилә белән укыйбыз. Киләчәктә гел файдалану өчен, кайбер урыннарын билгеләп барабыз. Ул безнең өстәл календаренә әйләнде.

Ризаэтдин Фәхретдин гомеренең азагына кадәр тарихи проблемалар белән шөгыльләнгән. Риза казый бу өлкәдәге мәгълүматын, карашын даими рәвештә үстергән, камилләштергән. Ул дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи хезмәтләрен яза: “Болгар тарихы” дигән зур күләмле хезмәте бар. Тарихи тикшеренүләрендә зур урынны Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихы алып тора. Без әдәбият дәресләрендә Казан ханлыгы чоры әдәбиятын өйрәндек. Шул вакытларда зур-зур уку йортлары, китапханәләр була. Дин сабакларыннан тыш математика, медицина, география, логика, тарих кебек дөньяви фәннәр дә укытыла. Күп санлы татар галимнәренең төрле тармакларда китаплар язуы мәгълүм. Казан Иделдәге халыкара сәүдәнең төп үзәгенә әверелә. Тора-бара Казан шәһәре Көнчыгыш Европаның товар алмашу үзәгенә әйләнә. Ханлыкның башкаласы баеган, зур шәһәр булып үскән.

Әмма Казан ханнары турында белешмә бирелми. Шуңа күрә дә мин Ризаэтдин Фәхретдиннең Казан ханнары турындагы язмасы кызыксындырды.

Бөек галимебезнең Казан ханлыгы чорына караган язмаларында Казан дәүләтенең 13 ханын, ханлыкның 113 еллык дәверен эченә ала.

Олуг Мөхәммәд Казан ханлыгының беренче ханы. Галим аның гаделлек белән хөкем сөрүенә шәхес һәм дәүләт эшлеклесе булуына югары бәя бирә. Аның Казан дәүләтен төзүдә бик зур хезмәтен билгеләп үтә: “... Бер уч гаскаре белен ун вә йөз меңнәр эшли торган эшләрне башкарып, үзенең гайрәтен, батырлыгын күрсәтте”.

Ризаэтдин Фәхретдин Казан турында язганда рус тарихчылары фикерен дә исәпкә алып эш итә. Казан ханлыгы чорында бик еш сугышлар булып тора. Бу сугышларның сәбәбе хыянәт, хакимлек итү өчен көрәш тә була.

Һәр ике якның да яуларын бик тәфсилләп тикшерә. Галим бер төр хөкемдарны икенче төр хаким - түрәләргә каршы куеп, аларның асылын күрсәтергә тырыша. Ханнарның алмашынып тору сәбәбен мирзаларның, бәкләрнең хыянәтендә, аларның куркак аумакайлыклары, сатлык җан булуларында күрә. Ризаэтдин Фәхретдин үз тиреләре, хакимлек өчен ватаннарын , халкын, динен сатарга әзер булган кайбер Казан идарәчеләрен, мирзалар, бәкләрне тәнкыйтьли, фаш итә, каһәрли. Бигрәк тә Шаһ Галинең хыянәте Казан ханлыгына китергән фаҗигасына аерым игътибарлы туктала. Дуслык - дошманлык, сугыш -тынычлык, яхшылык - бозыклыкларны янәшә куя.

Казанлыларның тиңдәшсез каһарманлыгын, Ватан өчен үз-үзләрен аямауларын һәм фидакарьлеген сүрәтли, аларның туган җирне, халкын саклау өчен батыр көрәшенә горурлык белдерә.

Без бетә торган түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр һәм башка милләтләр белән берлектә файдаланыр өчен килгән милләт. Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлыгын, һөнәрен милләтне күтәрелүенә ярдәм колырга тиеш ди.

Ризаэтдин Фәхретдин халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче кыю, батыр җитәкче, җәмәгать эшлеклесе булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын куя.

Бүгенге көндә президентыбыз Минтимер Шәймиевның җитәкчелек итүе дөнья күләм игътибарга лаек. Татарстанда күп милләт кешеләре бердәм, дус, хәтта катнаш гаиләләр төзеп яшиләр. Бөтен чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Ел саен Республикабызда үткәрелгән “7 йолдыз” сәнгать фестиваленә бөтен татарларның сәнгать әһелләре җыела. Аралашу, дуслашу, читтә яшәгән татарлар белән якын элемтәдә тору өстенлек итә. Шәһәребез Курган, Ленинград өлкәсе, Санкт-Петербург татарлары белән аеруча тыгыз элемтәдә. Безнең мәктәп укучылары алар белән очрашуны һәрвакыт көтеп ала.

Файдалынылган чыганаклар:

  1. Шәмһүр мәгърифәтче - галим, педагог Ризаэтдин Фэхретдин мирасын укыту - тәрбия процессында файдалану, Казан, 2004, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, 1 кисәк.

  2. Казан ханнары, казан, Татарстан китап нәшрияты,1995 ел.

  3. Җәвамигуль кәсим шәрхе, Иман нәшрияты, Казан,1995.